Һәркемнең үз тәмугы

Һәркемнең үз тәмугы

10 ел элек кертелгән үзара салымнан авыл халкы тәмам туйды. Соңгы елларда бу җыеннарга халыкның йөрми башлавы шуңа бәйле: җыеннарга баруның файдасы юк, барыбер үзләренчә итәләр, җыелган акчалар тәртипсез тотыла. Әле аның да яртысын урлап бетерәләр, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.

Безнең авылда быел узган җыенга халык бик аз килгән иде. Гадәттә мондый чараларны уздырган вакытта укытучылар коллективын җәлеп итәләр. Алар залда бер тирәгәрәк тупланып утырганнар. Кворум юк. Устав буенча, кворум юк икән, җыен уздырылмаган булып санала. Яңа салым кодексы буенча, этаплы җыен җитди сәбәпләр аркасында бу җыенга килә алмаучылар өчен генә, комиссия күзәтүе астында, шул ук бинада үткәрелергә тиеш. Ә андый кешеләр бездә бармак белән генә санарлык. Җыен уздырырга бинаң булмаган очракта гына аны мәктәптә яки мәчеттә үткәрергә рөхсәт ителә. Ә бездә ул положениене тупас бозалар. Мәктәптә һәм мәчеттә җыеннар уздырган булып, бер үк кешеләрне кат-кат санап, кеше санына «приписка» ясап, «түләргә» дигән тавышны җыялар да, халыктан этеп-төртеп акча җыярга тотыналар. Белеме дә чамалырак булган авыл халкы үзен алдаганнарын белсә дә, җыеннарда каршы чыкмый, үз фикерен әйтергә гайрәте җитми. Дәшмичә, кесәсендә йодрыгын төйнәп утыра.

Су челтәрләрен «Чиста су» программасы белән яңартырга керешкәнче, халыктан проект һәм аңа экспертиза ясау өчен байтак кына акча җыйдылар. Яңа су системасын эшләтеп җибәргәннән соң, өстәгерәк урамда яшәүчеләр суның начар килүенә зарлана башлады. Моның сәбәбен белер өчен, проект белән танышырга булдым. Ул проектның авыл җирлегендә булмавы миңа бик сәер тоелды. Главадан: «Җыелган акчага су челтәренең проекты эшләнде, шулай ук экспертиза үткәрелде», – дигән җавап алдым. Тик миңа проект белән танышу мөмкинлеген бирмичә, төрлечә суздылар. Проектны кулга алуга барыбер ирештем. Мондый типтагы проектлар белән эш иткән кеше буларак, миңа аның «подделка» булуын ачыклавы кыен булмады. Ксерокс аппараты белән кирәкле документларны бик оста эшләгәннәр. Проектны төзүче һәм экспертиза үткәрүче оешма телефоннары да күрсәтелгән. Шул оешмаларга шалтыратып чыктым. Ә алар, без проект төземәдек, экспертиза ясамадык, диделәр. Су линиясе примитив схема белән салынган. Әгәр дә бу проектка инженер кулы кагылган булса, өстәге урамнарда су булырга тиеш иде. Проектның «подделка» булуы турында хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән идем, җавап булмады.

Авыл җыеннарында район башлыгы Фердинат Дәүләтшин авылыбызның соңгы байлыгы булган суын тартып алып, Чирмешән коммуналь хуҗалыгына тапшырды. Коеларның лицензияләре булмавына, суга счетчиклар куярга кирәклегенә аерым басым ясап, урамдагы су колонкаларын ябарга кушты. Коммуналь хуҗалык җитәкчеләренә су тарифларын чама белән куярга кушты. Артык кыйммәт булмасын, янәсе. Чирмешән коммуналь хуҗалыгында булган лицензиянең барлык авыл коеларына да яраганлыгын исбат итәргә тырышты. Тик безгә ул гаҗәеп документны күрергә насыйп булмады. Хәзер инде үз суыбызны үзебезгә кыйммәт бәядән сатып яталар.

Авылыбыз нефть чокыры өстендә утыра диләр. Зур булмаган кырларыбызда 300дән артык нефть суырткычлары көне-төне эшләп тора. Тик нефтьчеләрдән файда гына күрмибез, ә зыяннары байтак. Алар килгәч, эчә торган суларыбызның сыйфаты шактый начарайды. Суларыбыз каты, үтә юшкынлы. Су башнябыз базалы элемтә каланчасы янында урнашкан. Ул антеннадан килгән көчле нурланышлардан суның сыйфаты яхшырмый. Нефтьчеләр бездә илле елдан артык эшли, китәргә җыенмыйлар. Димәк, суларыбыз тагын да начарланачак. Ә безгә шул техник суны эчеп, сәламәтлегебезне начарайтасы гына кала.

Көзен 80нән узган авылдашлар белән бергә гражданнарны кабул итү көнендә яңа билгеләнгән район башлыгы Рамил Айбатов янына кереп, су бәяләренең кыйммәт булуына, суның сыйфатына зарландык. Бакчаларга су сипкән өчен май-август айларын тутырып түлибез, ә халык яшелчәгә бары тик июнь башыннан алып август уртасына кадәр генә су сибә, ай ярым өчен артык түләттерәләр.

Авылда сиртмәле коелар калмады. Бердәнбер чишмәбез бар. Аның суы йомшак, чәйгә тәмле. Ул буа кырыенда урнашкан. Язын ташу вакытында, җәен көчле яңгырлар яуса, ул су астында кала. Шлюзны вакытында ачмыйлар. Юлдан чишмәгә кадәр арага вак таш җәя алмадылар. Үз тракторыбыз булса да, ул ара кышын кардан чистартылмый. Әгәр дә су бетсә, су линиясендә авария булса, инеш суын эчәргә кала. Глава белән бергә чишмәләрне карап чыгарга сөйләшкән идек. Вакыты юк, ахрысы, килмәде.

Авыл җирлеге башлыгы: «Чишмәнең тирәсен кардан чистартырга җайсыз. Аның янындагы гипстан эшләнгән коймаларны күчереп булмый. Чишмә минем баланста тормый. Халык суга мохтаҗ түгел», – ди.

Ел башында район хакимияте авылларда отчет җыеннары үткәрде. Эшем кешеләре кебек, киләләр дә, түргә менеп, куначадагы тавыклар кебек тезелешеп утыралар. Җыенга бераз җитдилек салу өчен, ялыктыргыч чыгышларын башлап җибәрәләр. Аларны тыңласаң, бар да яхшы, үсәбез. Тик никтер авыл гына үсәргә теләми.

Авыл җирлеге башлыгына: «Авылга кире кайтучы җир салымнары, су тарифлары һәм «потрава» акчалары кая китә?» – дигән сорау бирдем. Ул ык-мык килде дә: «Шул үзсалым акчаларына кушылып китә инде», – дип җавап бирде. Монда байтак суммалар әйләнә. Нефтьчеләрдән җирне таптаган өчен алынучы «потрава» акчалары 2015нче елда 224 мең сум тәшкил итсә, инфляция үсеше белән хәзер бу акчаларның күпмегә артканын чамалавы кыен түгел.

Пай җирләрен арендалаучы «Әккәрәй» җәмгыяте пайчыларга «минималка» исәбеннән түләп бара. Закон таләпләре буенча, пайчылар җирләрен арендага биргән өчен салым түли. Бездә ул 348 сум. Бу сумманы исәпкә алсаң, пайчыларга «минималка»дан да әзрәк түләнә булып чыга. Читтән килгән инвестор фермалардан, амбарлардан һәм йөк үлчәү системаларыннан бушлай файдалана. Шул салымны аренда исәбенә кертеп җибәрү һәм суларыбызга фильтлар кую мәсьәләләрен күтәреп чыгарга ниятләгән идем, барып чыкмады. Җитәкчеләргә минем гаделлек таләп итүем ошамады. Чыгышымны өзделәр. Яныма участковый белән район башлыгы ярдәмчесе килеп утырды. Бу вакытта үземне митингта властька карата канәгатьсезлек күрсәтүче җинаятьче кебек хис иттем. Миннән алдагы рәттә утыручы прокурор дәшмәде. Залдагы халык шомланып, тынып калды. Җыенны тамашага әйләндерделәр. Йомгаклау чыгышларын да ясап тормыйча, җыенны тиз генә яптылар. Коридорда очрашкач, Рамил әфәнде: «Тагын шундый чыгышлар ясасаң, штрафка тартам», – дип, миңа – үзеннән 20 яшькә олы булган абзасына янады.

Мин булдыра алганча авылга ярдәм итәргә тырышам. Минем инициатива белән урамдагы газ торбалары буялды, куркыныч тудыручы карт агачлар киселде, мәктәпне ремонтларга 30 миллионнан артык акча бирелде. Иң авыры – авылыбыздан Кузай һәм Норлат юлы трассасына хәтле биш чакрым арага асфальт юл җәйдерү булды. Бу хакта телевидениегә хәбәр бирдем. Рәхмәт, килделәр, «ТНВ» каналыннан репортаж күрсәттеләр.

Үткән елны ике күпернең берсен өр-яңадан төзеделәр. Быел икенче күперне дә яңартып, юлны тулысынча салып бетерергә ниятлиләр.

Җыеннарда элеккеге главабыз белән дә эләгешеп киткәнебез булды. Ул миңа янамады, үч тотмады, юлларны рәтләтүгә ирешкәнем өчен рәхмәт әйтте. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе дә рәхмәт җиткерде.

Гади халыкны аңгырага санап, алдап-йолдап гел «савып» торсаң, проблемалар еллар буена чишелмәсә, аның да түрәләр сүзенә карата карашын үзгәртергә хакы бар. Беребез дә мәңгегә килмәгән. Түрәләргә шуны әйтәсем килә: «Һәркемнең үз тәмугы».

Самат РИЗВАНОВ,

Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Комментарии