Четерекле тема

Четерекле тема

Телевизор экраныннан гарип балаларын күрсәтеп, савыктыру өчен миллионлаган сум акча сорап халыкка мөрәҗәгать итүче ата-аналарны күреп йөрәк өши. Әлеге гаиләләргә килгән хәсрәт эчендә җаны булган беркемне дә битараф калдырмый, әлбәттә. Шул ук вакытта үзара каршылыклы уйлар тууга да сәбәпче була. Ярый да ул акчалар аларны савыктыра алса, бу проблеманы кәсеп иткән шома кешеләр кесәсенә кереп тулмаса, дип уйлап куясың. Төп зыян яшьләргә психологик басым ясалуда. Аларның, Аллаһ сакласын, әгәр балаң шундый булып туса, гомерлек иза күреп яшәргә туры киләчәк, гаиләм бу сынауга әзерме, таркалмасмы, дип уйлавында. Өлкәннәр дә, үз чиратында, оныклар, туруннар шундый булып туа күрмәсен дип борчылып, яшьләргә йогынты ясарга мөмкин. Нәтиҗәсе шул, болай да демографик чоңгылда утырган дәүләтнең киләчәгенә бик нык суга бу. Чөнки балалар тууга тискәре йогынты ясый торган вәзгыять рекламалана. Ни эшләргә соң?

Шуны күздә тотып, дәүләт сырхау балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен, еллык кереме 5 миллионнан арткан физик затларга НДФЛны 15 процентка күтәргән иде. Шул керемнәр белән идарә итүче фонд та барлыкка килде. Эшләве ничектер, белмим. Әгәр нәтиҗәле булса, андый үтенеч-ялварулар телевизорда беткән булырга тиеш иде кебек. Гомумән алганда, әгәр мошенниклык зур масштаб алган чорда яшәвебезне һәм иганәчелек тирәсендә аферистлар туплануы турындагы хәбәрләрне исәпкә алсак, шикләнерлек урын бар. Әгәр тәрбияләп тормасаң, культуралы үсемлекне дә, чүп үләннәре басып китеп һәлак итә. Яхшылык белән явызлык көрәше мәңгелек көрәш ул. Әлеге авыру балаларга җибәрелгән акчаның күпмесе генә барып җитәдер фондлар аша сөзелеп үтә торгач. Ярый да ул балаларның ата-аналары идеал булып, чыннан да баласы турында кайгыртса, башка проблемаларын хәл итмәсә яки акчасын төяп чит илгә китеп бармаса. Андый мисаллар булуын ишеткәнем бар. Шуңа күрә ярдәм ул гаиләне якыннан белгән туган-тумачасы һәм шул йортта яшәүчеләр, авылдашлар, хезмәт коллективлары тарафыннан адреслы ясалса яхшырак булыр иде. Мондый гаиләгә килгән авыр сынау туганнарны һәм күрше-күләнне үзара якынайтуга, берләштерүгә дә хезмәт итәр. Гражданлык җәмгыятенең беренче адымнары шулай башлана бит. Әнә гуманитар ярдәм барып җитүдә тоткарлыклар булгач, Украинадагы СВО сугышчыларына иганәчеләр аны үзләре илтеп бирә башлады. Ә дәүләт үз чиратында авыру балаларга карата булдыра алганын эшләсен, ләкин сәламәт балалар өлешенә зыян китермичә.

Бер уңайдан, хәзерге заманда гуманизм принципларының табигать кануннары белән каршылыкка кереп, кешелек үсешенә тискәре йогынты ясавын әйтмичә кала алмыйм. Алга киткән илләрдә, шулар эченнән Русиядә дә, кешеләр арасындагы табигый сайланышның цивилизация үсеше нәтиҗәсендә тискәре якка авышуы сизелә. Әле ярый артта калган Африка, Азия илләре тулыландырып тора алардагы бу кыйтылыкны, дөрес табигый сайланыш нәтиҗәсендә ишле бала арасыннан исән калган сау-таза адәм балалары белән. Борынгы заманда, тиешле белемнәре булмаса да, бик катгый хәл иткәннәр бу мәсьәләне, кызганып тормаганнар.

Сүземне озайтып, сәламәт балалар тусын өчен эшне экологиядән, яшьләрнең сәламәтлеген кайгыртудан, ата-ананың һәм баланың генетикасын тикшерүдән, табиблар хатасын нык киметүдән, яшь ата-ананы сәламәт бала үстерергә өйрәтү һәм ярдәм итүдән башларга кирәклеген тәфсилләп язып тормыйм.

 Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии