«Татар телен саклау – безнең бурыч»

Хөрмәтле Президентыбыз еллык Юлламасының татарча әйтелгән өлешендә безгә шулай дип җиткергән иде. Дөрес сүзләр, билгеле, беркем дә аларга каршы түгел.

Тик менә сорау туа – бу юнәлештә нәрсә эшләнә? Милли мәгарифне саклап кына телне саклап буламы? Сакларга була милекне, байлыкны. Ә тел бит ул тере җан иясе кебек. Кулланышта, хәрәкәттә булса – ул яши, булмаса – юк. Аның кирәге бетә, тел югала.

Милли мәгарифне без инде ТАССР булган чордан ук саклый башладык. Кулланыш турында гына сүз булмады. Хәзер дә шулай дәвам итә. Чит телләрне дә шулай укыталар. Әмма тормышта кулланылмый икән, телнең кирәге бетә. Кирәк нәрсәне генә саклап була шул.

Сорау туа – Татарстанда татар теленең киләчәге бармы? Аның тормышта кулланылышы ничек һәм кайчан булыр? Бу сорауга без җавапны үзебездән һәм җитәкчеләрдән сорарга тиеш. Ягъни Республика һәм Русия белән берлектә карашларны ачыкларга. Шуннан соң инде фикер йөртергә Һәм максатчан эшләргә була.

Карашларны билгеләми торып, алга китеп булмый. Үз максатың булмаса, син икенче кешенең максатларын үтәүче буласың. Ә хәзерге Русиядә ул максат билгеле – илдә бары тик бер телне Һәм бары тик бер динне генә калдыру. Тарихка күз салсак, татарларны Алтын Урда белән бәйлиләр. Ә бит Русия дә шул Алтын Урданың дәвамчысы. Безгә ул чит ил түгел. Алтын Урдада һәрбер телгә һәм дингә тигез итеп караганнар. Русиядә дә шулай булыр дип ышанасы килә.

Галим ГАНИЕВ,

Баулы районы

Комментарии