КҮЗЕ НИШЛӘГӘН?

КҮЗЕ НИШЛӘГӘН?

Йолдызлар да – безнең кебек үк кеше дип әйткәннәре бар идеме сезгә? Ышанмасагыз – карагыз. Салават Миңнеханов хатыны Гүзәлем белән, студент елларын искә төшереп, Чаллы ашханәсенә ашарга кергән. Фоторәсемнән күренгәнчә, Гүзәлем – пилмән, ә Салават бәрәңге белән кәтлит алган. Ә ризыкның тәмле булуы турында бәхәсләшеп тә тормыйбыз – Салаватның күзләренә генә карагач та, барысы да аңлашыла. Тик бу фотосурәтне тәнкыйтьләүчеләр дә табылган, билгеле. Кемнәрдер җырчының «күзе чыгып китүгә» борчылса, икенче берәүләр «өйдә пешерүче юктыр шул…» дип, Гүзәлем бакчасына таш ыргыткан.

ХӘНИЯ ФӘРХИ ТӨПЧЕК КЫЗЫН «ОЧЫРГАН»

Изображение удалено.Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи төпчек кызын да «оядан очырган»: 5нче август көнне җырчының яраткан кызы Алсуның туе гөрләгән! Мәҗлес Башкортстанның Тәтешле районында узган, туйда барлыгы 80ләп кунак булган. «Никахыбыз узган елның 8нче августында үтте. Ирем Руслан исемле, әниемнең якташы – Тәтешле егете. Уфада яшибез. Руслан Уфа юридик институтында IV курста белем ала. Мин дә юрист һөнәрен үзләштерәм. Моннан тыш, Казан федераль университетында читтән торып хисапчылыкка укыйм», – дип белдерде Intertat.ru хәбәрчесенә Алсу. Яшь гаилә ширбәт аен Сочида үткәргән.

ГҮЗӘЛ СӘГЫЙТОВА – КИЯҮДӘ

Август ае – туйлар ае, менә тагын бер йолдыз: ТНВ каналында «Мәдәният дөньясы» тапшыруын алып баручы Гүзәл Сәгыйтованың кияүгә чыгуы турындагы имеш-мимешләр социаль челтәрләрдә утыручыларга берничә көн буена тынгылык бирмәде. Барысының да кияүне күрәсе, аның турында күбрәк беләсе килә. Бу турыда яшьләр үзләре артык игътибар булуны теләмәсә дә, сер капчыгы чишелде. Кияү егете Айнур Яруллин «Матбугат.ру» сайтының җитәкчесе Данил Сәфәровның өчтуган энесе булып чыкты. Казан егете, биология фәннәре кандидаты ветеринар клиника мөдире икән. Казанда туган булуына карамастан, татарчасы да чип чиста ди. Яшьләргә бәхетле тормыш телибез!

КАЯН КИЛЕП ЧЫККАНДЫР…

Изображение удалено.Әбри Хәбриев берничә көн элек менә шушындый фоторәсем куйды. «Кичә Балтач ягулык салу станциясендә менә шушындый җан иясенә тап булдым. Богомол! Татарстанда! Шаккаткыч җәй! Климатның үзгәрүе шушыдыр, күрәсең. Русиянең көньягында гына яши иде бит алар. Безгә дә килеп җиткәннәр!» – дип исе китеп яза ул.

Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

Комментарии