Гаиләсен ашаткан

Гаиләсен ашаткан

Аш бүлмәсен үз итүче җырчылар арасында хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да бар. Менә Булат Нигъмәтуллин үзенең гаиләсен тәмле ит белән сыйлаган. «Гаиләне туендырырга вакыт!» дип язып, социаль челтәрдәге битенә шушындый фотосын элде ул. Булатның җанатарлары ризыкның рецептын сорап караса да, «һөнәри сер саклап», аны-моны язмаган Булат. Тик ит өстендәге суганнарның туралышына гына карап та, бу сыйны чын пешекче әзерләгән дип уйларга мөмкин. Димәк, беренче генә пешерүе түгел! Шәрехләмә калдыручылар арасында тырнак астыннан кер эзләүчеләр дә табылган. «Ник савытын тоткасыннан тотмыйсың?» «Ач бет!» дип язганнар җырчыга.

Курткасы да иске, штраф та түләгән

Изображение удалено.Тиешсез урында калдырсаң, машиналарны гына түгел, автобусларны да (!) эвакуатор алып китә икән. Менә Зөлфәт Зиннуровның автобусын шулай «әрәм иткәннәр». «Үзәктә калдырган идем. Курыкмаган – күтәргән!» – дип уфтанган ул. Эвакуатор «хезмәте» шансон башкаручыга 2067 сумга төшкән. Тычканга үлем – мәчегә көлке дигәндәй, бер ханым Зөлфәтне тынычландырырга ашыккан. «Аның каравы, курткаң яңа бугай. Килешә. Бик матур!» – дип язган ул. Тик анысы да артистның күңелен күтәрердәй сүз әйтмәгән шул. «Әйе, өр-яңа. Өченче елын гына киям әле», – дип җавап биргән Зиннуров.

Малае үсеп җиткән

Изображение удалено.18нче сентябрь Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов өчен икеләтә мәшәкатьле көн булган. Беренчедән, җырчы хатыны Ләйсән ханым белән сайлауда катнашкан. Икенчедән, Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәмгә 14 яшь тулган. Бу уңайдан Казанның затлы ресторанында Рөстәмнең туган көнен билгеләп үткәннәр. Кунаклар арасында Салаватның иҗатташ дуслары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Фирзәр Мортазин, Данир Сабиров, Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова да булган. Рөстәм әтисе кебек үк автоспорт белән мавыга. Быел яз көне Рөстәм Фәтхетдинов Рязань шәһәрендә узган раллида беренче урынны яулаган иде.

Кием сатарга булган

Изображение удалено.Татар эстрадасының оста җырчысы (әллә биючесеме?) Мөнир Рахмаев үзен янә сәүдә өлкәсендә сынап карарга булган. Моннан бер ел элек җырчы хәләл ит сату кибете ачып йөргән иде. Бу юлы ул бөтенләй башка юнәлештә эшләргә җыена. «Туган ягым Әлмәттә һәм Казанда хатын-кызлар, ир-атлар өчен сыйфатлы кием-салым кибете ачарга телим. Киемнәрнең кайдан кайтарылачагы турында сөйләшүләр бара, әмма шунысын төгәл әйтә алам: бәяләр үтемле булачак. Кибет киләсе ел башыннан эшли башлаячак, Алла теләсә», – дип сөйләгән ул Intertat.ru хәбәрчесенә. Эшләпәләр яратучы егет кибетнең дизайнын да эшләпә формасында башкарырга тели икән. Кыскасы, кибет тә, аның дизайны да үзенчәлекле булырга охшаган.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии