Әбринең казлары бунт күтәргән

Әбринең казлары бунт күтәргән

Кая бара бу дөнья – хәзер казлар да акча тәме белә башлаган! Әбри Хәбринең «Instagram»ына эленгән бер видеосы моңа дәлил. Видеоның исеме: «Каз фермасы директоры үз хезмәткәрләре белән» дип атала. Ә эчтәлеге мондый: муеннарын суза-суза каңгылдашкан казларның тавышын күмәргә тырышып, Әбри алар алдында нотык тота:

– Тә-ә-әк! Җыелышны башлыйбыз! Зарплата юк, зарплата бирмәделәр. Бирмибез дә! Яфраклата түлибез! Үләнләтә түлибез, ярмалата түлибез! Аңлыйм, аңлыйм. Барыгызны да аңлыйм. Ләкин илдә кризис! Сез монда это… Держитесь, ладно? Всего вам хорошего! Давай!

Бу видео, бер яктан караганда, Медведевның Кырым пенсионерлары белән әңгәмәсен хәтерләтә. Исегездә булса, премьер-министр аларга «Акча юк, тик сез бирешмәгез!» – дип теләк теләгән иде.

Комментарии