Яңа сәхифә: «Йолдызлар ни кылана?»

Яңа сәхифә: «Йолдызлар ни кылана?»

Яраткан җырчыгызның тормышындагы якты мизгелләрдән хәбәрдар буласыгыз, аның белән бергә шатланасыгыз яки борчуын уртаклашасыгыз киләме? Алайса, бу сәхифә сезнең өчен. «Йолдызлар ни кылана?» танылган шәхесләрнең социаль челтәрләрен күзәтеп, иң кызыклы яңалыкларны сезгә дә җиткерә. Сез артистыгызның соңгы вакытта нәрсә белән шөгыльләнүен белеп барырсыз. Сәхнә тормышы белән аеруча кызыксынучылар – бу сәхифәбез сезнең өчен!

КАРТАЯМЫНИ СОҢ ЙӨРӘК?..

Лилия Муллагалиева базындагы кыштан калган бәрәңгеләрен чистартканда йөрәк формасындагысына тап булган. «Менә бит, әй! Яшәсен мәхәббәт йортыбызда!» – дип рухланып язган җырчы. Көзен бәрәңге алганда ничек күрми калгансыздыр, дип аптырашканнарга Лилия: «Бу бәрәңге бер өч ай элек кенә килде әле, безнең бакчадан түгел…» – дип аңлата.

Зөлфәт Зиннуров исә инде шиңеп, җыерчыклана башлаган бәрәңгегә карата үз фикерен язып калдырырга ашыккан. «Таушалган «правды» бераз. Шулай да, өлкән кешеләр: «йөрәк һаман 18дә», – дип белми әйтмидер. Картаймый, димәк», – дип, фәлсәфәгә бирелгән шансон башкаручы. Бу бәрәңгене әрәм итәргә ярамыйдыр. Бөтен гаилә белән ашаган очракта, йөрәк формасындагы бәрәңге чынлап та йорттагы мәхәббәтне мәңге яшәтер!

КАЙНАНА КИЛЕННӘН ӨЛГЕРРӘК!

Җырчы Чәчкә әни булырга әзерләнә. Ире Ирек белән түземсезләнеп кызлары тууны көтәләр. Сабый август аенда туар диләр. Яшьләрнең кечкенә бәбиләренә уйнарга иптәш тә табылган инде. Чәчкәнең 44 яшьлек кайнанасы шушы көннәрдә генә үзе дә бәби тапкан. Балага Мәдинә дип исем кушканнар. Кайнана белән килен арасындагы дуслык җепләре хәзер тагын да ныгыр, мөгаен – сабыйларны үстергәндә бер-берсенә киңәш биреп, аларның ялларын да бергә оештырырга менә дигән мөмкинлек бит! Җырчы үзе декрет ялында булса да, сәхнәне сагынуын яшерми. Дөрес булса, сентябрь аенда ук кабат сәхнәгә чыгарга җыена икән.

ДИЛӘ АВЫРГАН

Сабантуйлар дәвам итә. Дилә Нигъмәтуллина абыйсы Булат белән Барнаулдагысында катнашкан. Җырчы бу сәфәрен бик маҗаралы булды ди. «Сабантауйдан соң мине ашыгыч ярдәм белән алып китә яздылар. Әллә 30 градус эссе, әллә ике төн йокламау миңа шулай тәэсир итте – хәлем бик начарланды. Аллага шөкер, хәзер көч-хәл белән генә йөрсәм дә, янымда абыем булгач, миңа тыныч. Күтәреп булса да алып кайтам дип вәгъдә итте», – дип яза җырчы. Барнаулда милли бәйрәм 9нчы июль көнне узган иде.

«ИШӘКЛӘР КҮБРӘК»

Рифат Зарипов исә хатыны белән әлегә Грециядә ялда. Кәефе шәп булуын юморист фотоларында да чагылдыра. Менә бу фотосында да шатлыктан күкнең 7нче катына сикергән ул. Санторино утравында фотога төшкәннән соң, сәхифәсендә үзенең кичерешләре белән уртаклашкан артист: «Монда 1000нән артык чиркәү, кешедән дә күп ишәк, шушыннан ерак түгел бер утрауда соңгы тапкыр 1956нчы елны вулкан аткан, анда да булдык. Әлегә хәтле кайнап утыра!» Рифатның чит илдә булуыннан файдаланып калырга теләүчеләр дә юк түгел. «Күчтәнәч алып кайт!» – дип яза аңа дуслары.

КӘКӘЙ ИТМИ ТОРГАН ПЕСИ КИРӘК

Илсөя Бәдретдинованың сәхифәсен каравы аеруча рәхәт. Җор телле, үткен сүзле җырчы үзенең «подписчик»ларын тонуста тота белә дә инде. Әледән әле кызыклы сораулар биреп, аларны «сөйләштереп» тора ул. Матур песи баласы тотып төшкән фотосы астына Илсөя: «Нормальный эшем булса, беренче көнне үк песи баласы алып кайтыр идем… Ашамый, йонын коймый, кәкәй итми торган берәр токым юкмы икән?» – дип язып куйган. Җырчыга «Эшеңнән зарланма!» – диючеләр дә, авылга кайтып, «Кызыл Шәрык»тагы сыерларны саварга киңәш итүчеләр дә бар. Тик менә ул сораган токымлы песи баласын белүчеләр табылмаган. «Бар андый песи! Кичә уенчыклар кибетендә күрдем!» – дип кенә язып куйган берсе. Уенчык песи белән уйный торган яшьтән чыккан шул инде Илсөя. Тик мәче балаларына куйган таләпләре чынлап та зуррак шул.

Әле тагын чиләкләп җыйган җиләкләре янәшәсендә дә карточкага төшкән Бәдретдинова. «Абау, җиләктән күп нәрсә юк быел. Ходайның рәхмәте-е! Ашадык та, кайнаттык та, киптердек тә, туңдырдык та. Аш та пешереп булмыймы икән?» – дип шаярта җырчы.

Сәхифәне Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

Комментарии