Нурзадә туй уздыра?

Нурзадә туй уздыра?

Интернетта менә шундый хәбәргә тап булдык бит әле! Җитмәсә, җырчы социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә туй күлмәге сайлаган фотоларын да куйган. Фото астында – котлаулар: бәхет телибез, тигез матур гомер телибез…

Нурзадәнең үзе белән элемтәгә чыгып, бу хәбәргә ачыклык кертергә булдык. Җырчының кызу урак өсте әле: мәш килеп 8нче ноябрьдә Филармониядә узачак концертына әзерләнеп йөри. Туй шул концертта булачак икән! «Тормышымны сәхнәдән башка күз алдына да китерә алмыйм. Шуңа күрә туй мәҗлесенә тамашачыларны чакырырга булдым әле. Концертта җизни, баҗай, балдыз, «теща» белән бабай, кияүнең «братлары», кайнеш, җиңги, алма апа, кода-кодачалар – бар да катнаша. Биш иң шәп тамада чакырулы», – дип сөйләде Нурзадә. Ә тамашачы боларның бәйрәмен залдан карап кына утырамы, дип аптырыйсыздыр. Юк, тамашачы төп рольдә булачак икән. Туйда нишлиләр: бергәләшеп кочаклашып җырлыйлар да, ду китереп бииләр дә. Монда да нәкъ шулай булачак.

Туй хәтле туйга буш кул белән килмиләр инде. Тик Нурзадәгә кәҗәсе түгел, мәзәге кызык. Шуңа күрә туй бүләге бәясен дә кыйммәт куймаган: 400-700 сум гына. «Бу синең туй буламы соң инде?» – дигән сорауга Нурзадә, серле генә елмаеп: «Менә анысын концертка килгәч белерсез», – дип куйды. Димәк, 8нче ноябрь көнне сәгать 18.30да Филармониядә узачак концерт-туйда күрешәбез. Бу туйның серләрен киләсе саннарыбызда да ачачакбыз әле.

Комментарии