ӘНИСЕНЕҢ КЫЯРЛАРЫН ТОЗЛАГАН

ӘНИСЕНЕҢ КЫЯРЛАРЫН ТОЗЛАГАН

Җырчы Ләйсән Гыймаеваның Инстаграмында шушындый фото пәйда булды. Быел яшелчә һәм җиләк-җимеш уңды уңуын, тик моның кадәр булыр дип кем уйлаган? Яшел кыярларны һәм кып-кызыл помидорларны кәрҗиннәргә тутырган да Ләйсән, беләк буе озынлыгындагы кыярларны нишләтергә белмәгәч, җиргә ыргыткан һәм фотога төшергән. «Сезнең мондый галәмәтне күргәнегез бармы? Әни миңа бөтен бакчасын калдырып, кунакка китте. Төн эчендә эш итәргә кирәк. Зинһар, аш-су осталары, тиз әзерләнә торган берничә рецепт языгыз», – дигән ул. «Көлсылу» әкиятендәге кебек, әнисе бәйрәмдә вакытта, Ләйсәнгә төне буе банкалар парлап, яшелчәләр турарга туры килгәндер. Җырчы үзенең нинди капкынга эләккәнен чамалаган, ахрысы, «Әнием матурым, кайт тизрәк», – дип өстәргә дә онытмаган. Нишлисең бит, әни кушканны тыңламый булмый.

СЫЕР САВЫП КАРАГАН

Изображение удалено.Айгөл Бариеваның хыялы тормышка ашкан – 42 яше тулырга санаулы көннәр генә калганда, ул… сыер савып караган. Сауган вакытта сыер бераз «көйсезләнеп» алса да, җырчыга бу процесс бик ошаган күрәсең. «Гомеремдә беренче тапкыр сыер саудым, бу хыялларымның берсе иде, миңа бик ошады!» – дип сөйли җырчы. Әлеге эшне юкка гына эшләмәгән, билгеле, җырчы хәзерге вакытта «Яши, яши» җырына клип төшереп йөри. Шуңа күрә аның нинди оста сыер савучы булуын да клип әзер булгач бәяли алырсыз.

ӘБИСЕН КУНАК ИТӘ

Изображение удалено.Әбиле кеше – бәхетле кеше, диләр. «Татар радиосы» ди-джее Гөлназ Сәфәрова да әнә шундый бәхетле кешеләр исемлегендә икән. Интернетта аның әбисе белән төшкән фотосы пәйда булды. «Тормышымның инспекторы, минем иң-иң-иң яраткан кешем килде! Элек мин әбигә каникулларга кайта идем, хәзер әби миндә Казанда каникулларда! Кая алып барыйм икән бәбкәмне тагын?» – дип язган ул. Фотодан күренгәнчә, әби белән онык Казанның Горький исемендәге үзәк паркында фонтан карый. Инде күптән зур кыз булса да, әбисе янында Гөлназ кечкенә баланы хәтерләтә: фонтанга кулын тыгарга әзерләнеп тора ул. Ә әбисе оныгыннан күз төшерми, ул-бу була күрмәсен дигәндәй, карап тора. Әбиләр әнә шундый борчылучан була шул ул! Гөлназның бу посты күп кешенең күңелен җебетеп җибәрде. «Күпләр синең урында булырга теләр иде!» – дип язалар аңа.

ИМӘН СЕБЕРКЕСЕ БӘЙЛӘГӘН

Изображение удалено.Өч малай атасы Илназ Баһ улларын кечкенә вакыттан ук «чын егет» булырга өйрәтә. «Малайларны мунчада парландырып чабындырырга имән себеркесеннән дә яхшысы юк», – дип язып, интернетка шундый фотосын кертте ул. Имән себеркесе, каенныкы белән чагыштырганда, катырак була анысы, тик файдалы үзлекләре ягыннан бер дә калышмый. Аеруча тирене яхшыртып җибәрә, диләр. Илназның кайгыртучан ата булуы ул ясаган себеркеләрнең зурлыгына карап та күренә. Олырак уллары һәм үзе өчен зур итеп, ә менә әле күптән түгел генә туган малаен чабындырырга дип, кул чугыннан бераз гына зуррак иттереп бәйләгән ул аларны.

Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

Комментарии