Раяз – кыр үрдәкләрен, ә тамашачы аның үзен «аткан»

Раяз – кыр үрдәкләрен, ә тамашачы аның үзен «аткан»

Җырчы Раяз Фасыйхов шушы көннәрдә генә социаль челтәрләргә аучы киемнәреннән төшкән фотосын элде. «Аучылык сезоны ачылу белән! Һәммәгезгә дә уңышлар!» – дип язды ул «Instagram»да. Соңрак исә, үзенең табышы – атылган берничә кыр үрдәге тоткан фотосын да кертте. «Барып чыкты!» – дип язган Раязның шатлыгын уртаклашучы гына табылмаган. «Шул кадәр ерак араларны очып кайтып, аннан авырлыклар белән балаларын үстергән кошларны бер кисәк ит өчен атып алуны масаерлык дан дип саныйсыздыр?» «Ачлык заманы түгел бит, нигә атарга инде ул кошларны? Кызык ясау өченмени? Кош ите ашыйсың килсә, рәхәтләнеп тавыгын, казын үстер дә аша инде», «Үзен шулай атарга кирәк! Хурлык! Ит ашыйсы килгәндер инде. Ничәне аттың, шуның кадәрне үстереп кара!» дип «теткәләгән» аны тамашачылары. Көчле бәхәстә җырчыны яклаучылар да бар. «Ул үрдәкне пешереп бирсәләр, «ых» та итмичә, үлә-бетә ашыйсыз бит инде. Үзегездән башлагыз кеше тикшерүне, Раяз молодец!» – дип җырчының бу һөнәрен хуплаучылар да табылган.

Җиһаншаны Финляндиядә күрсәтәләр

Изображение удалено.Г. Камал театры артисты Фәнис Җиһанша турында сюжет төшерергә дип, Финляндиядән махсус журналист килгән. Тиздән Yleisradio фин дәүләт телерадиокомпаниясендә аның хакындагы тапшыру чыгачак. «Мин үземнең популяр булуым турында белә идем, тик бу кадәр үк дип уйламадым. Бу канал фин теленнән тыш, инглиз, швед, рус телләрендә дә эшли. Белмим, безнекеләрдән кем генә анда кадәр барып карар икән?» – дип яза артист. Билгеле, татар тамашачысы бу тапшыруны карый алмас, әмма безнең бит үз телевидениебез дә бар. Бәлки, ТНВдагы журналистлар артистларыбыз турында татарча берәр тапшыру башлап җибәрер?

«Чәк-чәк» бәрәңге пешергән

Изображение удалено.

«Болгар радиосы»ның «чәк-чәге» Рөстәм Гайзуллин Биектауга кайтып, ике улы белән бәрәңге алып килгән. Кем эшләми, шул ашамый ди – бакчада бил бөккәннән соң, алып баручы гаиләсе белән тәмле төшке аш та ашаган. «Аллага шөкер! Монысы да булды. Ярдәмчеләр булгач, рәхәт. Бәрәңгене чүпләп, ташып бетергән арада, чиләк белән каплап, учакта бәрәңге пешердек. Бик тәмле булды!» – дип яза ул. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик: Гайзуллиннарның кечкенә ярдәмчесе Нурсолтан быел беренче сыйныфка укырга барды. Ә өлкән уллары Рамазан өченче сыйныфка күчте.

Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

Комментарии