БӘГЫРЬЛӘРЕ ӨЧЕН РӘХМӘТ ӘЙТӘ

БӘГЫРЬЛӘРЕ ӨЧЕН РӘХМӘТ ӘЙТӘ

30нчы август көнне иртәнге 6да эстраданың популяр җырчысы Илмира Нәгыймова икенче мәртәбә әни булды. Җырчы өч яшьлек уллары Камилгә сеңелкәш алып кайтты. Баланың авырлыгы – 3 кг, буе 50 см икән. «Бәхет бүләк иттең гаиләбезгә, улыбыз бар… Туды кызыбыз! Йа Раббым! Бәгырьләрем өчен мең-мең рәхмәт сиңа укыйбыз! Мин бәхетле, мин икеләтә Әни булдым!» – дип шигъри юллар белән үзенең шатлыгын уртаклашты ул. Баланың туу срогы 18нче сентябрьгә билгеләнгән булган, тик ул дөньяга иртәрәк аваз салган. Хәзерге вакытта Илмира Чаллы шәһәренең бала тудыру йортында. Сабыйга Ясминә дип исем кушачаклар.

ФАТИР ЮБИЛЕЕН УЗДЫРГАННАР

Изображение удалено.«Фәридә-Алсу» дуэты солисты Фәридә Әхмәтшинаның социаль ипотека программасы буенча Имәнлек урамында салынган йорттан фатир алуына 10 ел тулган. Бу йортта К.Тинчурин театрының Зөлфия Вәлиева, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовлар кебек танылган артистлар да яши. Йортларына 10 ел тулу уңаеннан, артистлар ишегалдында бәйрәм үткәргәннәр. «Бәйрәмгә Алсу да килде, бергә дуэт җырларыбызны башкардык. Ул көнне минем өчен көтелмәгән хәл булды. 10 ел буе бергә яшәгән күршеләрем: «Күптән кызыгып йөри идек, җае чыкмады», – дип, минем белән бергә фотога төште», – дип, Intertat сайтына шатлыгы белән уртаклашкан җырчы.

ФАХИШӘЛӘРГӘ ЧӘЧӘК БИРӘ

Изображение удалено.Тамашачы яраткан җырчысына концертлар вакытында хуш исле бәйләмнәрне шул хәтле күп менгерә ки, кайбер җырчылар аларны кая куярга белми. Илсөя Бәдретдинова да чәчәк бүләк итүче һәр кешегә рәхмәтле, тик концертлардан соң ул бу бүләкләрне нишләтергә дә белми икән. «Сәхнәдә бирелгән чәчәк бәйләмнәрен кибетчеләргә, хәтта урамда басып торган фахишәләргә дә биргәнем бар, алар да хатын-кыз бит», – ди Илсөя. Бу хәлне ул ТНВның «Яшьләр-онлайн» тапшыруында сөйләде. «Чәчәкләр бик күп була башлагач, берзаман: «Миңа чәчәкләр бүләк иткәнче, файдалы нәрсә, ашый торган әйбер бүләк итегез», – дигән ул сәхнәдән. Бу, әлбәттә, шаяру сүзе була. Шуннан соң тамашачы Илсөягә «файдалы» әйбер ташый башлый. Бәйләгән йон оекбаш дисеңме, өч литрлы банка белән гөмбә… «Нәрсә генә бүләк итмиләр миңа хәзер сәхнәдән», – дип көлеп сөйли Илсөя Бәдретдинова.

МАТУР ЯЗГАН

Изображение удалено.Ә менә җырчы Зәйнәб Фәрхетдиновага җырчы гына түгел, язучы да булырга кирәктер! Шушы көннәрдә ул «Instagram»га җирдә казынган тиен баласы турындагы видеоны кертте. Видеодан аңлашылганча, тиен баласы җиргә нәрсәдер күмеп кую белән мәшгуль. «Көннәр кыскара, яфраклар исә көз төсен алып, җирне әкрен генә йомшак алтын келәмгә төрә башлады. Тиен дускайның безгә карарга вакыты юк! Купшы койрыгын уйнатып, елтырап торган тунын кигән дә, көз муллыгы – чикләвек-гөмбәләр җыеп, җылы кояш нурларында сикереп уйный-уйный, җыелган тамашачыларын сокландырып, җитез генә сикереп, агачка бер менеп, бер төшеп кышка әзерләнә. Әлеге күренешне карап туеп булмый, кабат-кабат карыйсы килә», – дип яза җырчы. Сезнең язганнарны да кабат-кабат укыйсы килә, шуңа күрә киләчәктә берәр әсәр дә язарсыз дип өметләнәбез.

Комментарии