52 ел башында тимер ярчык йөртте

52 ел башында тимер ярчык йөртте

Бу язмамны Бөек Ватан сугышында фашистларга каршы фронтның алгы сызыгында көрәшкән, курку белмәс коммунист, минем хөрмәтле каенатам Хәлиулла Хәбибуллинның якты истәлегенә багышлыйм.

Каты яраланып, тәнендә тимер ярчыклары йөрткән, үле хәбәре килеп тә, исән калган һәм туган якларына – Мөслим районы Түбән Табын авылына кайтып, гомер иткән, Бөек Ватан сугышы инвалиды, сугыш һәм хезмәт ветераны иде ул.

Хәлиулла Мөслим районы Салавыз Мухан авылында туып үсә. Яшьли әтисез калганлыктан, авыр эшләргә бик иртә алынырга туры килә аңа. Әтисе Хәбибулла авылда иң ярлылардан санала. Ул гомерен байга бил бөгеп, хезмәт итеп уздырган. Балаларына калдырган бар мирасы – тырышлык, хезмәт сөючәнлек, кешелеклелек, намус һәм гаделлек булган. Хәлиулла әтисенең мирасына тап төшерми. Яшьтән үк хезмәт яратып үсә. Колхозлашу елларында ашкын йөрәкле егет кулакларга каршы көрәштә актив катнаша. Хәрби комиссариатка үзе барып, үзе теләп, Совет Армиясе сафларына китә. Хәлиулла хәрби хезмәт юлын илнең көнчыгышында – Кытай чигендә башлый. Өйрәнүләр вакытында да, хезмәттә дә үзен оста, булдыклы солдат итеп таныта. Инде хезмәте тәмамланып, кайтырына дүрт-биш ай калганда Бөек Ватан сугышы башлана. Егетләрне тиз арада фронтка озаталар.

Мәскәү янында немецлар белән каты бәрелешләр вакытында аларның полкы сугышка керә. Хәлиулла пулеметчы була. Канлы бәрелешләрнең берсендә ул каты яралана, дошман пулясы аның күкрәген уң яктан аркылы тишеп үтә. Туктаусыз кан коскан егетне тиз генә госпитальгә озаталар. Озак дәваланырга туры килә аңа. Бераз савыккач, ныклап аякка басу өчен туган ягына җибәрәләр.

Бу вакытта Салавыз Муханда Түбән Табын авылы кызы Нурлыбанат авыл советы башкарма комитеты рәисе хезмәтен башкара. Тырыш кызны солдат егет тиз күреп ала. 1944нче елда алар өйләнешә. Әмма яшь парга кавышып озак яшәргә насыйп булмый, Хәлиулла тагын сугышка китә. Ул 245нче зенит-артиллерия полкы составында Балтыйк буе республикалары: Эстония, Латвия, Литваны немец-фашистлардан азат итүдә аяусыз көрәшә. Шулай берсендә чираттагы авылны фашистлардан азат итәргә дигән бурыч куела. Берничә мәртәбә һөҗүмгә күтәрелеп карасалар да, дошманның ут «яңгыры» сугышчыларны җиргә ятарга мәҗбүр итә. Бер йортның чарлагына урнашкан немец пулеметчысы утны яудыра гына. Хәлиулла да аңа төбәп ут ача. Шуны гына көткәндәй, коточкыч мәхшәр башлана. Дошман артиллериясе тирә-юньне утка тота, пулялар сызгыра, снарядлар ярыла... Җир убыла диярсең. Хәлиулла каты яраланып, аңын югалта. Бар да тынгач, санитарлар яралыларны җыя башлый. Хәлиулланы үлгән дип уйлыйлар. Егет яу кырында ятып кала. Санитарлар кире әйләнеп килгәндә аның әкрен генә ыңгырашкан тавышын ишетеп, туктап калалар. Якынрак килеп карасалар, канга баткан, башы яраланган, үзе үлем хәлендәге солдатны күреп алалар. Аңсыз килеш ыңгырашып, көч-хәл сулыш алган егетне тиз арада медсанчастькә алып кайталар. Өченче көнне генә аңына килә ул. Чынлап та үлеп терелә Хәлиулла. Башта аны Мәскәүгә госпитальгә озаталар. Анда бер ай дәвалангач, әнисенә хат яза. Хатны алган ананың улының исәнлегенә ышанасы килми. Чөнки авылга инде Хәлиулланың үлде дигән хәбәре килгән була. Әнисе Миңнеҗиһан, елый-елый, аның инде өчесен дә, җидесен дә уздырырга өлгерә.

Хәлиулланы Мәскәүдән Фирганә шәһәренә җибәрәләр. Анда биш ай дәвалана. Башындагы яралар бик озак һәм акрын төзәлә. Рентген аның башында 27 снаряд кыйпылчыгы булуын күрсәтә. Шуларның иң зурысы – биш сум акча кадәресе чигәдәге баш сөягенә ябышкан була. Операция ясарга ярамый, баш миенә зыян килүе бар. Кар, яңгыр явасы булса, һава торышы үзгәрсә, әтинең башы бик каты сызлый торган иде. Авыртудан үзен кая куярга белмәгән чаклары күп булды. Башына кепкасын кигәндә дә, шул снаряд кыйпылчыгы башын авырттырмасын өчен, кулъяулыгын дүрткә бөкләп куеп калдыра торган иде ул. Башында 52 ел тимер ярчыгы йөртте әти, соңыннан аларны үзе белән алып та китте.

Ничә тапкыр үлемнән исән калган Хәлиулла күкрәгенә орден-медальләр тагып, 1945нче елның азагында гына туган якларына кайтып җитә. Сугыштан соң ул баштарак бригадир була, аннары төзү эшләре белән җитәкчелек итә, ягулык-майлау материалларын җибәреп тора. Соңрак склад мөдире булып эшли. Каенанам Нурлыбанат та, каенатам да беренче коммунистлар булалар. Алар кайда гына эшләсәләр дә, хезмәт яратып, намус белән башкардылар. Авылдагы иң үрнәк гаилә иделәр. Балаларын да акыллы, тәртипле, укымышлы итеп үстергәннәр.

Түбән Табын сигезьеллык мәктәбенең ата-аналар комитеты әгъзасы булды каенатам. Алар үз тәҗрибәләреннән чыгып, балаларны тәрбияләү турында чыгышлар ясыйлар, фикерләрен уртаклашалар иде. Олы уллары Рафис, минем ирем, район халкының ихтирамын казанган стоматолог, Рафак белән Нурия – укытучылар, Расыйха – асфальт заводында оператор, Рәис – агроном, Зөлфия – бухгалтер. Һәрберсе үз өлкәсендә яхшы белгечләр булдылар.

Фәнисә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА,

Мөслим районы

Комментарии