Карт белән карчык

Карт белән карчык

Әңгәмәдәшен ул бөтен игътибарын биреп, алга иелебрәк тыңлый. Шул ук вакытта колхоз рәисе, мәктәп директоры булып эшләгән чакларындагы кискенлеге, үз фикерен турыдан ярып салу гадәте дә яшен уйнатып алырга мөмкин. Яше инде сиксәнгә җитүгә карамастан, карт һәрвакыт хәрәкәттә: әле яшелчә бакчасында, әле йорт тирәсендәге үләнне чаба, шул арада мунча да ягып җибәрә. Бал кортлары тота, аларның тормышын күзәтә.

– Кешедәге акыл аларда булсамы? – ди ул. – Ул чакта алар инде бал җыеп маташмас иде, бер-берсен талап яшәүгә күчәрләр иде.

Үзе дә бал кортлары кебек эшли дә эшли. Арып китсә, умарталары янындагы алмагач төбенә ятып йоклап ала. Хатыны тиргәшә: «Юләр, өе юк кеше сыман… » Елмаеп тиргәшә, ачуланып түгел. Һәркемнең үз шайтаны инде, нихәл итәсең, дигән кебек кенә.

Бал кортлары «без-з» дә «без-з» оча. Карт та алар янында әкрен генә кыймылдап йөри. Карт та, карчык та. Кем нәрсә эшләргә тиешлеге ачыкланып, бүленеп бетелгән, бу нигездә бернинди бәхәскә урын калмаган. Һәм шул эшләрдән башка тормышларын күз алдына да китерә алмый алар. Эшләре беткәч, бүгенге көннең бурычы үтәлде дип, тынычлап йокыга китәләр.

Карчык шәһәрдән килгән кодасы белән сөйләшеп утыра. Ике кызы табын хәзерләү белән мәшгуль. Карчык сөйли:

– Кичә күрше әби кергән иде. Веранда тәрәзәсен куйдырасым бар, ди. Әтү, ди, мин үлгәч кереп күрерләр дә, и-и, бу әби нинди хәерчелектә яшәгән икән, диярләр, ди. Биш яшьлек оныгы урамда уйнап йөргән җиреннән өйгә килеп кергән дә, елый, ди. Ник елыйсың, дип сорый икән әбисе. Әле үләсе бар бит, дип әйтә ди малай.

Бер авылдашлары турында әйтеп куйды:

– Төзиләр, төзиләр… Әле өй зурайталар, әле мунча яңарталар, әле йорт җиһазларын алыштыралар… Югыйсә, дөньялары җитеш инде, яши башласалар да булыр иде.

Бүген картның туган көне. Ләкин ул, көндәгечә, эшләнәсе эшләре беткәч кенә керде. Кунаклар җыелган иде инде. Кемдер компот, кемдер «катырагын» салып, картны котлый башладылар. Олы кызы басты:

– Әти! – диде. – Сез булгач, безгә шундый рәхәт. Елмаеп каршы аласыз, капка төбенә чыгып озатып каласыз. Әни белән мәңге шулай яшәгез, яме.

Бу сүзләргә ике рюмка «катырагы» да өстәлгәч, карт, тәмам йомшарып, тормышын сөйләп китте:

– Апам үлгәч, аның өч баласы миңа калды, – диде. (Кунаклар картның нәрсә сөйләячәген беләләр иде инде, ләкин берәү дә аны бүлдермәде.) – Минем өстә авыру әни, әлеге өч бала өстәлде. Миңа унҗиде яшь. Нишләргә? Бервакыт иң бәләкәенә салкын тиде. Больницага алып бардым. Чиратта утырабыз. Ниндидер ир белән хатын карыйлар да карыйлар бит безгә. Нәрсә турындадыр пышылдашып алалар. Яныбызга килеп утырды болар. Хатын әйтә: «Синең балаң түгел бит бу. Кемнеке?» – ди. Сөйләп бирдем. «Безгә бир син бу баланы, безнең балабыз юк», – ди бу. «Ничек инде! Көчекмени ул? Бирдем җибәрдем!» «Синең әле үз тормышыңны корасың бар, бир син аны безгә, – дип ялына. – Без аны тансыклап кына үстерербез, яхшы белем бирербез». Уйга калдым. Армиягә дә барасым килә… Утыра торгач, ризалаштым бит. Биреп җибәрдем баланы. Ул инде, ике яшьлек бала, аңламый да калгандыр…

Картның тавышы калтырап куйды. Кул арты белән әле бер күзен, әле икенчесен сөртеп, тынычланырга тырышты. Ләкин юкка гына.

– Ә-әй! – дип кабынып китте карчыгы. – Җитте-е! Синдә генә инде кайгы, башкада юк.

Картның хатирәләренә үрелеп, карчыкның да үз башыннан үткәннәре исенә төште:

– Әти безнең сугышка бармады, яше үткән иде инде, – диде. – Ферма мөдире булып эшләде. Сугыштан соң кинәт кенә авырып китеп, Казанга җибәрделәр. Операция була дигән хаты килде. Берничә көннән «үлде» дип шалтыратканнар, килеп алыгыз, дигәннәр. Әни китте. Ул вакытта бердәнбер юл – су юлы. Пароход өч көн бара. Әни барып кергән больницага. Апай, җирләдек инде, гомуми каберлектә, дигәннәр. Әни буш кул белән әйләнеп кайтты. Казанны да күрмәдем, трамвайда бауга тотынып барганым гына хәтердә, диде. Ярый күмгәннәр әле, мин аны ничек алып кайтыр идем, ди. Әтинең үлүен генә көткәндәй, матча сынып, өй түшәмебез ишелеп төште. Кемнән эшләтергә? Әни йомырка алырга дип, баскыч буйлап абзар чормасына, печәнлеккә менеп бара. Шунда аның: «Үлде дә котылды, үлде дә котылды!..» – дип ачыргаланып кабатлавын хәтерлим. Дүрт бала белән тол калды бит. Миңа алты яшь. Сугыштан соңгы ачлык ел бу. Урамга алабута ипие тотып чыга идек. Председатель кызының кулында ап-ак бодай ипие. Аның алабута ипие ашыйсы килә, ә без аныкына кызыгабыз. Тын да алмый көтәбез: кем белән алышыр? Ә теге, корсагын киереп баскан да, тук күзләрен йөртә-йөртә сайлый… Мин инде моны гаепләп сөйләмим, председатель үзе дә ач булса, нәрсә инде?..

Карт, урыныннан торып, идән уртасына чыгып басты һәм яраткан җырын сузып җибәрде: «Давылларда очты ал яулыгым, / Бәлки табалырсың ишләрен. / Яшьли сөйгән ярым ятка калды, / Әйтегезче, дуслар, нишләем?»

Ике оныгы, шырык-шырык көлеп, аның тирәли йөгерешеп йөри башладылар: «Бабай, әйдә, көрәшик. Әйдә инде-е!..» Бабай, канәгать елмаеп, басып тора бирде. Күзләрендә әйтеп бетергесез шатлык яше иде.

…Кунаклар киткәч, өй тынып калды. Карчык, ләгәнгә җылы су салып, аякларын тыгып утырды. Карт йокларга ятты. Ләкин күзләренә йокы кермәде аның. Шушы өйне төзегәндә саксызлык белән электр пычкысында өздергән бармаклары сызлый иде. Юк бармакларының очларына миллион энә кадаламыни, төне буе йоклый алмый чыкты.

***

Бу язма геройлары уйлап чыгарылган персонажлар түгел. Алар – Тукай районы Биклән авылы кешеләре. Газетдинов Хираҗетдин (Бикләндә аны Харис Фахриевич дип беләләр) 1936нчы елда Актаныш районы Югары Яхшый авылында туа. Армиядә хезмәт итә, Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Укыган вакытында ук биология укытучысы булып эшли башлый. Шуннан Тукай районының төрле авылларында агроном, мәктәп директоры, колхоз рәисе. Ниһаять, Бакчасарай авылы кызы, колхозда хисапчы булып эшләүче Әлфия белән гаилә корып җибәрәләр, Биклән авылына килеп төпләнәләр.

Харис бабай гүр иясе инде. Биклән авылы өчен бик зур эшләр эшләгән кеше ул. Прораб буларак, Биклән мәчетен ул салдыра. Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлегенә куелган һәйкәлне (автомат тоткан солдат) Мәскәү өлкәсеннән ул алып кайтып куйдыра. Авылга газ үткәрер өчен торбаларны Украинадан ул алып кайта. Анда баргач, торбаларны бирми аптыраталар. «Торбаларсыз кайтмыйм!» – дип, завод директорының кабинетына кереп утыра да, шунда кунып ята башлый Харис бабай. Бер көн ята, ике көн, бер атна ята… Ниһаять, директор түзми: «Бүген үк төяп җибәрегез торбаларын, эзе дә булмасын монда бу татарның!» – ди урынбасарына…

Харис бабай «тегендә» куанып ятадыр инде. Аның бакчачылык, умартачылык эшләрен дәвам итүчеләр бар. Бүген, бәрәңгене алып бетергәннән соң, кызы белән кияве бал кортларын кышкылыкка әзерләргә дип чыгып киттеләр. Әлфия әби шәһәрдән килгән кодасы белән сөйләшеп утыра.

– Ялгызлык шулай икән ул, – ди әби. – Харис исән чакта газ мичен гел мин кабыза идем. Хәзер шуны кабызырга куркам, – ут чыгар кебек. Түбә калае аз гына дөберди башласа да, «кубарып ташлый инде моны җил», дип, котым чыгып тора. Быел кыш әллә нәрсә булды – буранлаган саен болдырга кар сала да китә. Андый хәлне хәтерләмим дә, булганы да юк иде кебек.

Картым көрәп, себереп торган күрәсең, мин күрмәгәнмен. Нигә аны тиргәгәнмендер инде. Йорттагы бөтен эшне эшли иде… Хәзер менә уйлап утырам да: аның белән тиргәшеп тору оҗмах булган икән.

Марс ЯҺУДИН,

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы,

Чаллы шәһәре

Комментарии