Үзем белән үзем сөйләшәм

Үзем белән үзем сөйләшәм

Нинди кешеләр соң без татарлар? Ни өчен булдыра алмыйбыз? Нинди кимчелекләребез итәктән тарта? Дөрес, тырыш халык, чиста, тәртибебез дә начар түгел үзе, ак көнләшү белән көнләшә дә беләбез. Әйтик, күршең йорт-җирен ныгыта икән, син дә инде ашамасаң ашамыйсың, йокламасаң йокламыйсың, аннан арурак итеп йорт-җиреңне ныгытып куярга булдырасың.

Ерактан башлыйм әле. Кытай язмаларында күренгәнчә, монгол телендә сөйләшүче бик күп кабиләләр була. Шулар арасында дадән (татар) дигән кабилә дә бар. XIII гасыр башларында Чыңгыз хан үзенә буйсынмаган дадәннәрне (татарларны) рәхимсез рәвештә тар-мар итә башлый һәм татарларны һөҗүм итүче гаскәр башына куя. Аларны дошманга беренче булып һөҗүм итәргә мәҗбүр итә. Аңлашыла ки, татар килә дигән сүз курку сүзенә әйләнә.

Чыңгызхан идарәсенең дәвамлылыгы 300 елга сузылса да, бердәмлек булмау нәтиҗәсендә тарала. Урысларның, 300 ел татар игосында изелгәнбез, диюләре менә шушы хәл. Югыйсә налогны да 10 процент кына салган. Ә без хәзер «өлкән агайга» 80 процент итеп илтеп бирәбез.

Тарихтан беләбез, Алтын Урда Туктамыш хан, Алмыш хан, Тархан ханнарның тырышлыгы белән дә сакланып кала алмаган шул. И-и бу бердәмлек булмау! Явыз Иван Казан кырына килгәч, Әстерхан ханлыгына, Кырым ханлыгына, Касыйм ханлыгына чакыру җибәрәләр. Килмиләр бит, Казанны сакларга килмиләр. Ахыры ни? Явыз Иван берәм-берәм барысын да яулап ала, үзенә буйсындыра. Русия дигән ил зурая. Белеп торабыз, татар булганыбыз өчен генә дә «өлкән агай» безнең өскә күпме кимсетүләр өя. Бөек Ватан сугышы вакытында да бик күп геройларыбыз татар булганы өчен генә Герой исеме ала алмый бит. Хәзер ачыклап, бу хакта курыкмыйча язалар.

Әле менә шушы безнең көннәрдә булган вакыйгаларны гына алыйк. Фигуралы шуу остасы Алинә Заһитованы күпме талкыдылар, аннары Камиләбезне йолкыдылар, ахырда тәки сындырдылар бит. Кызларыбызның бу күргән газаплары татар булган өчен дә. Ә алар татар халкының горурлыгы. Булдыралар!

Татар халкын кимсетәләр, инде тора алмас дисең, тора, кагына, төзәтенә дә янә үз эшенә керешә ул. Тагын да гаҗәп хәл: үзебезнең татар милләтеннән булган прокурор татар балалары татар телендә укымасыннар өчен җан ата. Хәтта татар теле укытучыларына җәза бирергә дә күп сорамыйлар.

Татар халкы арасында шаккатмалы мисаллар байтак. Татарларны берләштерүче идеология беркайчан да булмаган, бүген дә юк. Киләчәктә дә булмастыр. Татарны татар басымчак иткән илдә була да алмый ул.

Гаҗәеп булдыклы, яхшы белем алган галимнәребез чит илләрдә хезмәт куя. Без аларны бәяли дә белмибез. Алар туры сүзле, сүзләрен дә күтәрә алмыйбыз, хезмәтләре өчен дә җитәрлек итеп түләү хәлдән килми. Әйтик, Роальд Сәгъдиевкә монда урын таба алмас идекмени? Юк шул, Америкага кирәк андый космос белгечләре. Кармакка җимне куя белә алар. Химия «патшасы» Вил Мирзаянов үзебездә, Русиядә эшли алмас идемени? Ул да Америка фәнен ныгыта. Аларда химия, космос фәне ничек тә, бездә ничек. Без монда 20 ел инде бер космодромны төзеп бетерә алмыйбыз. Эшләргә түгел, урларга остардык шул.

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии