Әфүәт абый басмасы

Туган авылым Күгәрченгә кайту белән беренче эшем – зыяратка барып, әти-әни каберенә баш ию; икенчесе – бөтен авыл күренә торган тау башына менеп, яшьлегемне искә төшереп тору. Быел да гадәтемне үзгәртмәдем, зыяраттан соң Әфүәт абый тыкрыгы буйлап тауга таба юнәлдем. Су буена төшсәм, нәрсә бу, басма юк. Нәрсә булды икән, нигә юк? Түбәнгәрәк төшеп, кайчандыр сугыш ветераны Закир абый Габитов салган тимер басма буйлап чыгарга туры килде.

Таудан төшеп, кире кайтып килә идем, капка төбе эскәмиясендә хатыны белән Әфүәт абый утыра. Яннарына килдем. Хәсәнә апай, торып, миңа урын бирде. «Әйдә, Марс, кил, сөйләшеп утырыгыз», – диде дә ишегалдына кереп китте.

– Әфүәт абый, нигә сезнең турыда басма юк ул? – дим.

– Салып булмады шул быел, былтыр ике тапкыр инсульт булды бит миңа, – ди.

Менә бит! Мин, беркатлы, ул басмадан чыгып йөргәндә, аны кем салганын уйламыйм да бит әле. Ә аны Әфүәт абый сала икән! Яз сулары агызып китмәсен өчен, кышкылыкка сүтеп куя, ә 9нчы май көнне яңадан кора. «Әтисе исән чактагы ярга чыгарга теләгәндәй», – дип уйлап куйдым.

Сәлимов Әфүәт абыйга күптән түгел 80 яшь тулды, балалары, оныклары җыелып, зурлап үткәргәннәр. Гадәттәгечә, Әфүәт абыйның балачагында булган бер хәл турында да сөйләп алганнар. Сугыш вакыты бу, ачлык, әтисе Нәҗметдин фронтта. Таң атмаган әле. Әнисе Миникамал, колхоз эшенә китәргә җыенып, тамак ялгарга утырган. Нәкъ шулчак мич башында йоклап ятучы Әфүәт уянган да, сеңлесен төрткәли ди: «Нәкыя, Нәкыя, тор әле! Уян! Ишетәсеңме, авыз тавышы».

– А-ай, ул әти юклы-ык, – ди Әфүәт абый, күзләренә яшь килеп. – Мин берәүгә дә әти дип әйтә алмадым. Әти безнең сугышта үлеп калды, каберенең кайда икәнен дә белмибез. Исән кайтучыларга хет ниндидер льготалар булды. Ә үлгән кеше үлде дә калды. Аның кечедән-кече балаларына игътибар кирәкми идемени? Шул тәки гомерлек үпкә булып калды.

Үзенең армия хезмәте исенә төшә. Ул радист булып хезмәт иткән икән. Дошман радиостанцияләрен тыңлап, аларның серләрен белә идек, ди. (Үткән гасырның илленче еллары бу, «салкын сугыш» заманы). Башта чит ил радистының почеркын танырга өйрәнәсең, ди. Теге радист текстны бирә-бирә дә, эзен югалтыр өчен, капыл икенче дулкынга күчә икән. Син аны почеркы буенча тиз генә тагын эзләп табарга тиеш.

Армиядә Әфүәт абый чаңгы ярышларында һәм йөгерү буенча беренче урыннарны алып килгән. Физкультура институтына керергә омтылып карый да, барып чыкмый. Туган авылы Күгәрченгә кайта. Мәктәп директоры Жданов Шәүкәт абый, почеркың яхшы, дип, секретарь итеп ала, рәсем, сызым дәресләре дә бирә. Соңрак, укытучы Маннанов Гобәй абыйның киңәше буенча, математика факультетына укырга керә һәм аны читтән торып тәмамлый.

Нинди күпер салсаң, шундыйдан үтәрсең, ди халык. Әфүәт абый гомер буе укытучы булып эшләде. Мәгариф отличнигы. Балаларны зур тормыш юлына чыгарыр өчен басма салды ул, үзе дә шул басма булып хезмәт итте. Шуңа күрә авылда аны хөрмәт итмәгән кеше юк.

Әфүәт абыйның тагын бер яраткан шөгыле – умартачылык. Хатыны Хәсәнә апай белән өч малай, бер кыз тәрбияләп үстерделәр.

Гомер буе Әфүәт абый белән бер мәктәптә эшләп, күрше булып яшәп, дуслыклары каешланып беткән Айрат Яһудин, Әфүәт абый турында сорагач: «Тыныч, илтифатлы, ышанычлы кеше ул, – диде. – Өмәгә әйтсәң, бервакытта да, үз эшем бар бит әле, димәде. Иртә белән үзе килеп хуҗаны уята иде».

Менә бит, кешенең кем икәнен, аның язмышын күз алдына китерер өчен, берничә сызык та җитә икән.

Марс ЯҺУДИН,

Татарстан Журналистлар һәм Русия язучылар берлекләре әгъзасы

Комментарии