Сабырлыкның үзе булдың, әни

Әти сугышка киткәндә безнең әни кулында дүрт бала кала. Өстәвенә 75 һәм 80 яшьлек дәү әти белән дәү әниебез дә бар. 1941нче ел бигрәк тә хәтердә саклана. Ул елны кыш бик салкын килде. Кайбер көннәрдә 45 градус салкын була иде. Авылыбызның хатын-кызлары (Апас районы, Иске Әнәле авылы) шул салкында окоп казырга йөрделәр. Бер генә көн бармасаң да, төрмә белән янадылар. Бу вакытта сеңлем Сәхәнәгә нибары 10 гына ай иде. Сугыш вакытында колхозда эшләгән өчен бер грамм да ашлык бирмәделәр. Әни шундый авыр вакытта да безне ачуланмады, рәнҗетмәде. Безнең авылда балаларын рәнҗеткән, кыйнаган ир-атлар да, хатын-кызлар да гомумән юк иде. 300 йортлы авылыбызның 200 кешесе сугышта һәлак булды. Ирләрнең бик сирәге генә кайта алды. Бәхетебез булгандыр инде, әтиебез өч ел Ленинград фронтындагы хәрби инженерлык батальонында хезмәт итеп, 1945нче елның 5нче августында исән-сау авылга кайтып керде. Ә 1949нчы елның июнь аенда безнең гаиләне сөргенгә озаттылар. Әниемә туган нигезеннән аерылу аеруча авыр булды. Авылда нарат бүрәнәләрдән төзелгән бик таза йортыбыз, сыерыбыз, башка мал-туарларыбыз калды. Аларның барысын да тартып алдылар.

Еллар үтте... Себердә алты елга якын торгач, 1955нче елның мартында безгә кайтырга рөхсәт иттеләр. Апрель башларында гаиләбез белән Казанга кайттык.

Әтиебез Шәйхулла белән әниебез Сәкинә 50 ел бергә гомер иттеләр. Тату яшәделәр. Икесе дә сабыр, уңган, булдыклы кешеләр иде. Без, аларның биш баласының дүртесе, югары белем алдык, беребез техникум тәмамлады. Бер тапкыр да әти-әнигә авыр сүз әйтмәдек, ихлас күңелдән хезмәт иттек. Әтиебез 73 яшендә, әниебез 89 яшендә Казанда вафат булдылар. Урыннары оҗмахта булсын. Әти-әниемнең дә, биш балаларының да исемнәре сәяси репрессия корбаннарының исемнәре тупланган китапка кертелгән.

Әни һәр авырлыкны сабырлык белән, тыныч кына кичерә белде. Без аннан үрнәк ала идек. Безнең өчен ул бүген дә өлге булып тора. Хәзер дә аның җылысын тоеп яшибез.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

Комментарии