«Аллаһтан сабырлык сорарга ярамый икән…»

«Аллаһтан сабырлык сорарга ярамый икән…»

Тели белсәң генә теләк була, тели белмәсәң, имгәк була, диләр. Теләкләрнең кабул булуыннан да сакланырга кирәк икән бу тормышта. Чуашстан республикасының Чебоксар шәһәрендә яшәүче Әнисә Васильева инде тормыш көзенә кереп барганда әнә шундый нәтиҗәгә килгән.

– Бервакыт бер хәзрәт белән аралашкан идем. Ул миңа бик акыллы киңәш бирде. «Адәм балалары үзләренә гел түземлек тели. Аллаһыдан сабырлык сорарга ярамый, җиңел тормыш сорарга кирәк. Эшләрем җиңел эшләнсен, хәсрәт килмәсен, җиңел генә яшәсәм иде дип әйтегез», – диде. Бу киңәшне башымда әйләндерәм дә, гел бер үк нәтиҗәгә киләм. Мин бит үземә һәрвакыт сабырлык сорый идем. Менә һаман сабыр итәргә туры килә. 50 яшемә җиткәч тә, түзәргә мәҗбүрмен…

ЧЫН МӘХӘББӘТ БУЛГАН

Әнисә… Әңгәмәдәшемнең бер ир туганы өчен бу исем бик якын булган. Яшь вакытында, армиягә хезмәт итәргә киткәч, Әнисә исемле сөйгән кызы, күп вәгъдәләр биреп ышандырса да, көтеп алмый аны. Башка егет белән чуалышып, шуңа кияүгә чыгып куя. Ышанычыңның акланмавы, өметләреңнең чынга ашмавы гомер буе йөрәкне телгәли шул. Шуңа күрә, сөйгәне белән аралары өзелсә дә, бу ир-ат Әнисә дигән исемне хәтереннән җуя алмый.

– Ул минем әнинең энесе иде. Мин тугач, менә шушы җавапсыз хисләрен, ачы хыянәтне, күз яшьләрен сеңдергән исемне миңа куштырган абый. Гел «Әнисә, Әнисә», – дип кабатлап йөри иде, күзендә сагыш үзенең. Бу исемне миңа куштырып, ялгышкандыр ул. Миңа да менә гомер буе хыянәт белән килешергә туры килә бит…

Әнисә Васильева белән аның үткәненә кайттык. Ул гаиләдә төпчек кыз булган. Бик кадерле һәм көтеп алынган бала. Тик менә язмыш аны кечкенә вакытыннан ук сынап карарга булган, күрәсең. Әле теле ачылганчы ук, якыннары кызның күзләре бик үк сәламәт булмавын сизеп алган. Көндезләрен ярыйсы гына атлаган сабый, кич җитеп, караңгыландымы – тотынып кына хәрәкәтләнә башлаган, урындык-өстәлләргә бәрелгән. Табиблар «Пигментная дегенерация сетчатки» дигән диагноз куялар. Мондый кешеләрне «тавык күзле» дип тә атыйлар әле, ягъни алар яктылык аз булганда күрми башлый.

– Төнлә бөтенләй күрмәсәм дә, көндезләрен ярыйсы гына иде. Дөрес, тора-бара бер күзем сукырайды. Күзләремнең зәгыйфь булуын мәктәпкә укырга кергәч аңлый башладым – башкалар чабып йөри, әллә ниләр эшлиләр, ә мин алай чаба башласам, бәреләм йә егылам. Ахыр чиктә утырып кына тора башладым. Әни, кимсенмәсен диде күрәсең, мине гадәти балалар йөри торган мәктәптә укытты, интернатка бирмәде…

Балалык хыялы белән үзенең авыруын җиңәргә булыша алырлык дару табармын дип өметләнгән Әнисә ханым. Кайчан да булса бер дөньяга ике күзен дә тутырып карау турында хыялланган ул. Шуңа күрә дә, мәктәпне тәмамлагач, Чебоксардагы медицина училищесының фармацевтика бүлегенә укырга барган. Нәкъ менә биредә үзенең беренче мәхәббәтен дә очраткан ул. Тик бу мәхәббәт тормышының астын өскә китергән…

– Хәрби училищеда укыган бер егет белән танышып киткән идек. Ике ел буе дус булып йөрдек. Бергә кинога, концертларга барабыз, туңдырма ашыйбыз… Бик саф хисләр иде безнең арада. Минем бер күзем сукыр, икенчесе начар күрә икәнен белсә дә, яратышып йөрдек. Аз гына сырхаулап киттемме – дарулар алып килә… Күзләремнең тиз арыганын белгәнгә күрә, миңа лекцияләрне кычкырып укый, шулай итеп дәресләремне хәзерләргә булыша иде. Безнең арада чын мәхәббәт булгандыр дип уйлыйм.

Тик бу матур тарихка ике елдан соң нокта куела. Кызның күзләре сәламәт булмавы хакында белеп алуга, егетнең әти-әнисе яшьләрнең араларын өзүләрен таләп итә башлый. Егеткә башка кыз табып, өйләндереп тә куялар. Бу көнне Әнисә, язмышын каһәрләп, мендәренә күз яше түгә.

– Шунда мәхәббәт өчен көрәшә алмадык без. Үземне ниндидер гарип кеше итеп хис иттем. Гаиләләренә кабул итмәсләр дип уйлап, беренче үзем бирештем. Ул егет өйләнгәч, язмышымның асты-өскә килде. Бу хәл минем киләчәгемне дә үзгәртте кебек. Башка мондый мыскыл ителүгә юлыкмас өчен: «Бары тик начар күрә торган кешегә генә кияүгә чыгачакмын!» – дип, үземә сүз бирдем. Һәм тормышта да шулай килеп чыкты…

ИРЕН ДӘВАЛАГАН

Больницада яткан вакытында бер рус егете белән таныша ул. Егет начар күргән. Шуңа күрә дә берсенең хәлен берсе аңлап, хөрмәт итеп торганнар. Әнисә өчен ул егет тормыш мәгънәсенә әверелә. Үткән яраларын оныттыра алганы өчен генә түгел. Аның белән җан тынычлыгы тапкан кебек була ул.

– Сәламәтлек ягыннан икебез дә бер үк төрле кимчелекләргә ия булгач, кимсенү сизмәдем. Ике ел очрашканнан соң, өйләнешергә булдык. Тик менә шушы мизгелдә язмышым кабатланды кебек: бу юлы бәхетемә үз әнием аяк чалырга теләде. Минем бабам мәчеттә мөәзин иде. Ул мине бик күп догалар укырга өйрәтте. Шуннан сеңеп калган инде миңа да, гаиләдәгеләремә дә динилек. Рус егетен сайлавымны белгәч, күз яшьләре белән елап, әни мине ниятемнән кире кайтырга үгетләде. «Күрдем дә капландым дип әйтәләр бит, син дә шулай булма, яшең барган саен үз динеңдәге кеше кирәк булыр, хәзер генә аңламыйсың аны», – дип ачуланды. Яшь вакыт бит инде, өлкәннәр әйткәнне тыңлап торасың димени! Мин, бу юлы, хисләрем өчен көрәшергә кирәк, дип санадым. Бер мулла янына барып: «Татар хатын-кызына рус ир-егетен тормыш иптәше итеп сайларга ярыймы?» – дип сорадым. «Шәригать кануннары буенча хуплана торган эш түгел инде, тик әгәр ул сиңа үз динеңдә калырга комачау итмәсә, намаз укыганыңа сүз әйтмәсә, мөселман булуыңа киртәләр кормаса, ул вакытта ярый», – диде. Әнә шулай итеп, өйләнештек.

Өлкәннәр ризалыгын алмыйча кавышырга ярамый диләр бит. Бәхетең булмас, дип кисәтәләр. Бу сүзләрнең хаклыгына төшенә әңгәмәдәшем. Бераз вакыттан Әнисә ханымны шаккаттырырлык әйбер билгеле була: аның ире эчкече һәм… наркоман булып чыга. Үзенең шундый начар гадәтләре барлыгы турында исә бергә яши башлауларына әле бер атна да узмаган килеш җиткергән. Бу гадәтләреннән арындыра алырына ышанмаса да, Әнисә Васильева ирен аек тормыш алып барырга өнди башлый.

– Сиңа бер генә теләгем бар: эчүеңне һәм наркотиклар куллануыңны туктат. Әгәр бу теләкне үтәмәсәң, аерылышырга туры киләчәк. Сине югалтасым килми, бу дөньяда алардан башка да яшәп була бит дип, елый-елый аңлаттым. Әкрен-әкрен генә булса да, яхшы юлга басты, бәйлелегеннән котылды ул. Шуның өчен миңа рәхмәт әйтеп яшәде. Ул сәламәтләнгәч, бер малай алып кайттык. Тормышыбыз бик матур да, җитеш тә булды. Мин фармацевт булып эшлим, аның шулай ук үз эше бар… Акчабыз җитешле, табыныбыз мул иде. Үземнең, ниһаять, бәхетле булуыма куансам да, гаиләбезне югалтудан курыктым. Һәм чынлап та, арабызга чит хатын-кыз керде… – дип, башын түбән иде Әнисә ханым.

«СОҢ АҢЛАДЫМ»

Иренең сулга йөрүе турында башта гаилә дуслары «төрттерә» аңа. Мондый сүз ишетермен дип башына да китереп карамаган хатын өчен бу аяз көнне яшен сугуга тиң була.

– Яшермим, авыр булды. Башта үз эчемә бикләндем. Мөселман хатын-кызларына хас булганча, тынычлык сакларга тырыштым: тавышланмадым, түздем. Дәлилләрем булмаган килеш, аны-моны сиздерәсем килмәде. Көннәрдән бер көнне телефоным шалтырады. Ул – ирем белән чуалган хатын иде. «Мин аны яратам, аны үзеңнән җибәр», – дип елады. Кич белән, ирем эштән кайткач, кара-каршы утырып сөйләштек. «Әгәр син аны яратасың икән, үзеңнең карарыңны кабул ит, кем белән телисең, шуның белән кал, ике хатын белән бергә яши алмыйсың бит инде», – дидем.

Бу сүзгә ир кеше башта каршы килә. Үз гаиләсе, баласы кирәк булуы турында кабатлап, тәүбәгә килә. Ләкин көннәр узган саен, гаилә башлыгының тәртибе начар якка үзгәрә башлый. Ул хәзер эштән дә еш кына соңлап кайта, кайбер чакта берничә көнгә югалып тора башлый.

– Сөяркәсенең дә шалтыратулары ешайды. «Телефонга чакыр әле аны, ул миңа кирәк», – ди. Түзмәдем, сорадым бер юлы: «Син монда шалтыратып, нәрсә эзлисең соң? – дим. – Аның гаиләсе, баласы бар. Син бит үзең хатын-кыз», – мин әйтәм. «Мин берни эшли алмыйм, мин аны яратам», – диде. Аннары, торды-торды да, туп-турысын әйтеп бирде: «Дөресен генә әйткәндә, миңа ул үзе түгел, кыйммәтле чәшке тун кирәк иде», – ди. «Менә минем ике туным бар, берсен алып кит!» – дидем. Биш минут тын торды да телефонны ыргытты.

Ирен ничек кенә калдырырга теләсә дә, тотып тора алмый: чыгып китә гаилә башлыгы. Тик сөяркәсенә үзеннән тун гына кирәк булуы турында белмәгән була шул әле ул. Кыскасы, бер ел узгач, кабат баш иеп, өенә кайтып керә. Бер ай тирәсе үткәннәргә күз йомып яшәп карыйлар әле алар. Тик бер киселгән икмәк кире ябышмый диләр шул, элеккеге гаилә тормышын торгыза алмый инде ир белән хатын.

– Мин аны бик нык ярата идем. Шуңа күрә дә, ташлап чыгып китүен авыр кичердем. Һәр кич саен Аллаһыдан сабырлык сорадым, моны үткәреп җибәрергә көч бир, дидем. Аны онытсам иде, дип сорыйсым калган икән. Әле дә яратам иремне. Тик аны кичереп, кабат кабул итәргә куркам. Ул ничә мәртәбәләр гафу үтенеп килсә дә, үземне җиңәрлек көч таба алмыйм, – ди әңгәмәдәшем.

Шушындый катлаулы һәм четерекле хәлдә калганнан соң, ул үзе өчен бер нәрсәне аңлаган: өлкәннәрнең фатихасына каршы килеп, тормыш башларга ярамый.

– Мин моны рус кешесенә кияүгә чыгып, динемне каралтуым аркасында бирелгән җәза дип кабул итәм. Сынаулар күп булды тормышымда, иремнең башка диндәге кеше булуы да күп очракта кыенлыклар тудыра иде. Мин бисмилламны укып, чәй эчәргә утырганда, ул дуңгыз казылыгы кисеп куя. Ә нишлисең, бергә яшәгәч, анысына да түзәргә туры килә. Үзем сайлап алган язмыш бит. Иремне ничек кенә яратсам да, аның белән бергә яши алмабыз дип уйлыйм. Әни хаклы булган икән. Тик мин моны бик соң аңладым. Соң…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии