«Гитлерның соңгы казык тешен мин суырып алдым»

Минзәлә районы Тупач мәктәбенең башлангыч сыйныфында укыган чак. 1960нчы елның мае. Авыл клубы янындагы машинага халык җыелган. Укытучылар да бар, мәктәп балалары да. Бер якта ветераннар басып һәм утырып тора. Митинг башында сүзгә оста Галимәрдән бабай Асымәрдәновка сүз бирделәр. Ул гомер буе авылыбызның «Кызыл Таң» колхозында көтүче булып эшләде. Түшендә орден-медальләре дә күп иде.

Без, бала-чага, үзебез тыңлыйбыз, үзебез шаярабыз. Бабай: «Гитлерның соңгы казык тешен мин суырып алдым», – дигәч, барыбыз да тын калдык. Гитлерның кем икәнен азмы-күпме белә идек.

Җиңү бәйрәмен 1965нче елның 9нчы маенда да илебезнең барлык почмакларында зурлап билгеләп үттеләр. Минем инде 8нче сыйныфларда укыган чак. Митингтан соң Галимәрдән бабайдан 5 ел элек әйтелгән теге сүзләр турында сорадым. «Сез шаярып басып тора идегез, мин ул сүзне әйткәч, тындыгыз», – диде. «Без Җиңү көненнән соң да бераз хәрби хезмәттә булдык әле. Солдатлар арасында, Җиңү байрагын татар егете кадаган, дигән сүзләр йөрде», – дип тә өстәде. (Башкортстанда туып-үскән Гази Заһитов турында әйтүләре булгандыр, бәлки. Монысы минем генә искәрмә. Авт.)

Бүген мин туып-үскән Тупачта бер исән сугыш ветераны да калмады инде.

Сугыш афәте бүтән кабатланмасын, дөньялар тыныч булсын. Сугышта вафат булганнарның да, кайткач бакыйлыкка күчкәннәренең дә урыннары оҗмахта булсын.

Рафис ГЫЙНИЯТУЛЛИН,

Менделеевск районы, Ижтамак авылы

Комментарии