79 елдан соң әти белән күрештем

79 елдан соң әти белән күрештем

Мин 1941нче елның 9нчы октябрендә туганмын. Әти белән әни Мәскәү өлкәсенең Домодедово районындагы Чокырлы дигән авылда фатирда торганнар. Немецлар Мәскәүгә кадәр килеп җитеп, шәһәрне көн дә дөп-дөп бомбага тота башлагач, хатын-кызларны, бала-чагаларны тылга эвакуацияләгәннәр. Әнине Мөслим районына билгеләгәннәр. Безнең әти үзе дә Мөслимнән ерак түгел Таулар дигән авылдан булган. Анда әти-әнисе яшәгән. Әни дә бабайларга кайта. Әнине Мәскәүдәге энесе поезд белән Казанга кадәр озата кайтып, пароходка утыртып җибәрә. Кайтып 8 көн торгач, мин туганмын. Әтигә минем кулны кәгазьгә төшереп җибәргәннәр. Шулай итеп, әти минем туганны белеп калырга өлгерә. Миңа 3 ай булганда аның үлгән хәбәре килә. Бер тапкыр да «әти» сүзен әйтә алмыйча, тилмереп үстем. Башлангыч сыйныфны авылда укыдым. Укуым әйбәт иде. Әмма авылдагы усал малайлар, синең әтиең юк бит, дип, бик кыерсыталар иде. Мине әби белән бабай үстерде, әни көне-төне эштә булды. Әби белән кыш көне – чана тартып, җәй көне арба тартып урманнан корыган чикләвек куагы җыеп кайта идек. Төнлә авылдан 2-3 чакрымдагы басуга тол хатыннар белән салам урларга барабыз. Сыерга башак бирергә салам кирәк бит. Сыер астындагысын да әрәм итеш юк, киптереп, мичкә ягабыз. Җәй көне кыш буена җыелган тиресне, яр астыннан көянтә-чиләк белән су ташып, аяк белән изеп, кирпеч итеп киптереп куябыз. Кыш көне өй җылытырга да, ашарга әзерләргә дә шуны яга идек. Әйтүче булса, мунчаны кешедә керәбез. Сыер көтүдән кайткач, кич белән аны саклау бар иде. Андагы тизәкне дә чиләккә тутырып алып кайтып киптерәбез. Ашарга колхозның бәрәңге бакчасыннан кәлҗемә җыябыз. Алабута орлыгын киледә он итеп төеп, ипи пешерәбез. Ул елларда бәрәңге уңа иде. Аны да кыргычтан кырып, бераз он кушабыз да, ипи итеп пешерәбез. Яз көне ашамаган үлән калмады.

Безнең депутатлар боларның берсен дә белми бит. Ничек алар безгә ярдәм итүне уйласыннар инде?!

Җиңү көнне әтиләре булганнар бәйрәм итте, без, сугыш ятимнәре, күз яше түгеп өйдә утырдык.

Шулай өйдә елап утырганда күрше карчыгы керде дә: «Әллә елап утырасың инде?» – ди. Мин әти турында сөйләп бирдем. Чыккач, кызына сөйләгән. Кызы үз әнисенең әтисен архивлар аша тапкан булган, минем әтине дә эзләтергә биргән. Озак та үтмәде, кайсы частьтә хезмәт иткән, кайчан, кайда күмелгәне турында архивтан хәбәр килде. Мин, паспорт карточкасын гына булса да күрер идем, дигән идем, 1 кечкенә, 1 зуррак карточкасын җибәргәннәр. Болар барысы да телефонга килгән. Оныгым шуларны кәгазьгә күчерттереп кайтты. Чаллыда ялгыз гына яши идем. Хәзер миңа әтием карап тора, янымда ул бар.

Миңа әтиемне табарга ярдәм итүче Вальшина Раузага, Маркова Галия Фәрит кызына зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Сәламәт булсыннар, сугыш хәсрәтләре, балалар хәсрәте күрмәсеннәр.

Шәмсия ГАТИНА,

Чаллы шәһәре

Комментарии