Сагындыра икән

Сораштырулар нәтиҗәсендә халыкның 66 проценты СССРны сагына дигән язмаларны укыгач, ышанмыйчарак торган идем. Даими дефицит, партия номенклатурасы хакимлеге, начар юллар, кул хезмәтенә корылган фермаларны күз алдына китергәч, сагынырлык микәнни соң, дип уйлап куйдым. Урам тулы берсеннән-берсе яхшырак машиналар, балкып торган йортлар, матур киенгән кешеләрне күздә тотып, тагын да уйлана калдым. Үз гаиләм тормышына килгәндә дә, элек тә начар яшәмәдек, пенсиядә булсак та, бүген дә зарланырлык түгел әлегә. Татарстаныбызда да алгарышлар күп, һәркемнең күз алдында.

Үз каланчамнан торып, тирәнгәрәк кереп анализлый башлагач, пенсиясе аз кешеләр, дәрәҗәсен җуйганнар, эшсез калганнар, күп акчалар түләп баласын укытып азапланучылар, аз хезмәт хакына эшләүчеләр сагыналардыр шул, дигән фикергә килдем. Машина, ипотека һәм башка төрле кредитларга чумып, ачлы-туклы яшәүчеләр дә сагына булыр. Интернеттагы мәгълүматларга таянып санаганда, Русиядә өч кешелек гаиләгә уртача 300 мең сумнан артык шундый бурыч туры килә. Халыкның чама белән яртысы кредитта икәнен исәпкә алып чутлаганда, 600 мең чыга бит. Шуларның 10 процент чамасы кредитын үз вакытында түли алмый, диләр. Әйе, сагынырлык шул бушка бирелгән фатирларны, түләүсез уку йортларын, дәвалануларны, ял йортларын.

Үзем Горбачев үзгәртеп коруларын, зур күпчелек кебек үк, көтелгән вәзгыять, дип кабул иттем. СССР таркалуны да, котылгысыз хәл, дип санадым. Ельцин чорын да, бүгенгесе авыр, киләчәге өметле, дип уйлап, Европадагыча яшәребезгә шикләнмәдем. Капиталистлар, хакимият әһелләре дә, туенгач, халыкка хезмәт итә башларлар кебек иде. (Никадәр ышанучан булганмын, адәм баласына җәмгыять тарафыннан кануннарга нигезләнгән тормозлар куелмаса, алар тыгынудан туктамыйлар икән. Шуңа күрәдер, гражданнарның берләшүенә комачаулыйлар, бәйсез профсоюзлар һәм халык өчен көрәшә торган сәяси фиркаләргә юл ачмыйлар, канун тыйса да, хакимият бизнес белән укмашып эш итә. Аларны бүгенге вәзгыять канәгатьләндерә һәм хакимлекне сакларга мөмкинлек бирә).

1998нче елдагы дефолттан соң хөкүмәткә Примаков килгәч, уңай үзгәрешләрне сизеп, тагын өметләндем. Әйбәт кенә эш башлап та, 8 ай ярымнан аның отставкага җибәрелүен белгәч, шок хәлендә калган идем. «Юрган астындагы» сәясәтнең никадәр куркыныч булуын аңлап, өметем тагын кризиска керде.

Инде Русиядә Путин хакимлеккә килгәч, икенче Чечен сугышы фонында, Хак Тәгалә рәхмәте беләнме, нефтькә бәяләр күтәрелә, илдә тәртип керә башлагач, тагын өмет уянды. Путинның ике срогы – сигез ел шундый эйфория шартларында, халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелеп үтеп тә китте.

Шуннан соң дөньяда кризис башланып, Путинның яңадан Президент булуы, Украина, Сүрия вакыйгалары, Көнбатышның алга киткән илләре белән дошманлашу, ашкынып кораллану тамырланды. Телевизорны ялган патриот шоуменнар басты.

Инде хәзер өмет турында уйлап та торасы юк. Фәкать сугыш булмасын, ачлык килмәсен, гаиләм, балаларым зыян күрмәсен дип Аллага гына ялварып, артыңны кысып яшәргә кала. Бәлки, ышанычы төкәнеп, 30 ел гомер заяга узды дип үкенәдер 66 процент халык. Сагынырсың шул СССРны, бүгенге киеренке хәлләрдә, бөтен кимчелекле якларын онытып.

Шунысына иманым камил; әгәр Русиядә тормыш дәрәҗәсе даими үсеп торса, һәркемгә үз талантын ачып, үзенә генә түгел, ил файдасына эшләрлек шартлар тудырылса, гадел сәяси-икътисади көндәшлек пәйда булса, кануннар һәркем өчен тигез кулланылса, барлык илләр белән сәүдә итешеп тыныч яши белсәк, ил өчен җавап бирерлек гражданнар җәмгыяте барлыкка килсә, без СССРны үткән заман, яшьлегебез итеп кенә искә алыр идек.

Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии