Сыйлы көнем сыерлы

Булды шундый вакытлар: төп байлыгыбыз сыер һәм бәрәңге бакчасы иде. Сыерның сөте белән итен сатып (анысы үзебезгә эләкмәгән чорлар да булды), кием-салымын да алдык, түләүләр дә түләдек. Хәтта сыерны җигеп, йөк тә ташыдык. Әле 20-25 еллар элек кенә дә 200ләп хуҗалыгы булган авылыбызда 400дән артык сыер бар иде. Хәзерге көндә кырыктан да кимрәк. Сәбәп нәрсәдә соң?

Сәбәп бер генә түгел. Сугыш вакытларында, аннан соңгы елларда да сыер асрау җиңел түгел иде. Ә аннан башка яшәү тагын да авыррак булды. Урган арышның камылларын чабып, колхоз фермасыннан чыгарган тиреснең саламнарын аралап ашата идек малларга. Аннары колхоз малларга дигән печәнне үстереп, чабып бирә башлады. Әзерне машинага төяп алып кайтып ашата идек. Колхоз таралгач, болар бетте. Кайсыбер кешеләрдән, ник сыер асрамыйсыз, дип сорасаң, ашатыр нәрсә юк бит, дип җавап бирә. Ә ашатыр нәрсәнең чиге юк. Сугыш елларында болыннан бер кочак печән чабып алсаң, төрмәгә утыртулары ихтимал иде. Хәзер күпме теләсәң, шул кадәр чап. Юк, чабасы килми. Колхоз иркәләп бетерде үстереп биреп.

Элек болынны чабып торган вакытта хуш исле чәчәкле печән үсә иде. Ә хәзер анда агулы үләннәр үсә. Аллаһы Тәгалә әйтәдер: «Сезгә җир кирәк түгел икән. Мин аны кирәкмәскә әйләндерермен», – дип. Районыбыз гәҗитендә агулы үсемлекләр исемлеге чыга башлады. Беренчесе «Сосновский» балтырганы иде. Шушыннан бер өзек китерәм: «КФУның гомуми биология кафедрасы доценты Вадим Прохоров Татарстанның «кара китабы»н әзерләде. Басмага Русиянең үзәк өлешендә үскән 80гә якын үсемлек кертелгән. Алар тирә-якны басып, башка төрле үсемлекләрне юк итеп баралар».

Кошлар да кимеде. Карлыгачлар бик аз күренә. Элек болында тәкәрлекләр бик күп була иде, алар бөтенләй дә күренми хәзер. Былтыр сыерчыклар да бик аз кайтты.

Мал-туарның бетүенә икенче сәбәп – халык болай дип фикер йөртә: «Ник мал асрап җәфаланыйм? Кибеттән сатып алу җайлырак», – ди.

Бәрәңгегә килгәндә, булды шундый вакыт: бакчада бәрәңге белән киндер генә үстерделәр. Башка ризык булмагач, бәрәңге генә ашалды. Аны һич җиткереп булмый иде. Сугансыз яшәп була, ә бәрәңгесез булмый. Сугыш вакытында бакчаны көрәк белән казыдык, көрәк белән утырттык. Ә алуын колхоз эшләре беткәч, октябрь аенда алдык. Халык бәрәңге казый, өстеннән кар явып тора. Кайберәүләр, ат сукасына берничә хатын җигелеп тартып, беркөнне – берсенекен, икенче көнне икенчесенекен сукалыйлар иде. Тора-бара колхоз ат бирә башлады. Аннары инде бакчаларны трактор белән сөрдердек. Колхоз таралгач, алары да бетте. Халык инде печән чабудан бизгән кебек, көрәк белән бакча казудан да бизде. Хәзер бакчаларны акча түләп, трактор белән сукалатабыз. Бәясе бар, беренче елларда 100 сум түләдек, хәзер – 1 мең сум. Күпләр инде бәрәңгене дә ярты бакчага гына утырта. Сукалатуына – мең тәңкә, күлтиләргә – мең тәңкә, утыртуына тагын мең тәңкә, алуына мең тәңкә түлисе. Моңа әле корт агуын да өстәргә кирәк. Ашатырга малым юк, базардан мең тәңкәлек бәрәңге алам да, ул миңа ел буена җитә, диләр. Агрофирмадан ярдәм сорасаң, без булышырга «не обязаны» диләр. Шулай итеп, бәрәңгене дә чит илдән сатып алырбызмы икәнни? Бакчаларыбыз да ташландыкка калыр дип күз алдына китерүе дә куркыныч. Бу бит бер безнең авылда гына түгел, бөтен ил буйлап шулай. Хөкүмәт мал асраганга субсидия биреп карый да, халыкның гына бик исе китми.

Әле бакчаларны коткарып калып була, хөкүмәт бераз чарасын гына күрсен. Авылыбызда 350 сыер булырга тиеш булып та, аларның юклыгын уйласаң, ил буенча ничә миллионлаган баш терлекнең юкка чыгуын исәпләү кыен түгел. Әйтәләр иде бит, Япония бездән юк кына бәягә пычкы чүбе сатып ала да, шуннан йорт җиһазы ясап, мең тапкыр кыйммәтрәк итеп үзебезгә үк сата, дип. Алар бездән кувалда ише тимер эш кораллары сатып алып, аннан машина ясап сатканнар, имеш. Безнең бит бар саткан әйбер – табигый байлык. Ә ясалган әйберләрне чит илләрдән сатып алабыз. Шуңа күрә бездә кешегә эшләргә эш тә юк.

Пенсия яшен арттыруга бәйле дә бер фикеремне генә әйтим. Әгәр, илебездә эшләргә кеше җитми, шуңа күрә пенсиягә чыгу яшен арттырабыз, дисәләр, аларны аңлап булыр иде әле. Кешегә эшләргә эш юк, ә алар пенсия яшен арттыра. Менә шунысын ничек аңларга?

Салих ЗИННӘТОВ,

Зәй районы, Аксар авылы

Комментарии