Мондый язмыш кемнең ялгышы?

Мондый язмыш кемнең ялгышы?

Без Хәсәнов Нәҗип белән 1965-1967нче елда Буа шәһәрендәге Мулланур Вахитов исемендәге урта белем бирү мәктәбендә бергә укыдык. Мәктәпне тәмамлагач төрлебез төрле якка таралыштык. Күп еллардан соң Буа шәһәрендә тагын очрашырга туры килде. Әмма бу очрашу күңелсез булды – ул инвалид коляскасында утыра иде. Кайчандыр бик оста гармунда уйнап, җырлап, биеп яшәгән зифа буйлы Нәҗипне танырлык та түгел, боегып калган, мәктәп елларын искә төшергәндә генә күңеле күтәрелеп, күзләре генә яшьлектәгечә нур чәчә…

«Мин армиядә хезмәт итеп кайткач, Мәскәү янындагы Новая Родон дигән поселокта яшәдем. Андагы совхозда тракторчы булып эшләдем. 1986нчы елда язгы чәчү вакытында совхоз директоры Князев Анатолий Лаврентьевич без эшләгән чәчү кыры яныннан үтүче юлның икенче ягындагы мәйданда безгә бик зур траншея казырга кушты. Берничә көннән ул траншея янына КАМАЗ йөк машиналары килде. Аларга төрле йорт җиһазлары: келәм, радио, телевизор, суыткыч, төрле мебель һәм санап бетергесез башка әйберләр төялгән иде. Без бу хәлгә бик гаҗәпләндек. Совхоз директоры безгә бу әйберләрне казыган чокырга бушатырга кушты. Әйтәсе юк – мондагы бар әйбер ул елларда дефицит нәрсәләр. Кемгә нәрсә кирәк, без шуннан үзебезгә кирәк нәрсәләр сайлап алдык. Аннары бу хәлне белеп алган поселок кешеләренә сатып та җибәргәләдек. Күбесенчә аракыга алыштырдык. Үзең беләсең, ул елларда аракыны кибетләрдә сатып алуы читен иде. Ә соңрак бу әйберләрнең Чернобыль АЭСы шартлагач, андагы йортлардан җыеп алынганлыгы билгеле булды. АЭСта шартлау булгач, андагы бар нәрсә радиация белән зарарланган ич. Безгә аны ул чагында беркем дә аңлатып тормады. Шулай без бер атна бу чокырга Чернобыль радиациясе белән зарарланган әйберләр тутырдык, аннары өстен җир белән томаладык. Беренче булып совхоз директоры Князев үлде, аннары шунда эшләгәннәр берәм-берәм авырып үлә башладылар. Минем дә баш авыртырга тотынды, хәлсезләндем, аяклар сызлый, шешә башладылар, йөри алмый азапландым. Шуннан киттем больницаларга. Баш миендә шеш таптылар. Бер-бер артлы башыма өч операция ясаттым. Анда кичергәннәрне сөйләп бетерерлек түгел…Чернобыльдән кадәр ул йөкләрне ташучы КАМАЗларның хәтта шул агулы йөкләрне ябар өчен брезентлары да юк иде бит. Ә алар күпме юл үтеп, безгә кадәр килеп җиткәнче Мәскәү шәһәрен аркылы чыгалар! Хәзер менә беркая бара да, йөри дә алмыйм. Дөнья белән аралашу хатыным Нәгыймә аркылы гына. Аның тәрбиясендә җан асрыйм. Кай чагында гармун тарткалыйм. Ләкин күңел күтәрелми… Ярый, сирәк булса да син хәл белергә керәсең…»

Хәсәнов Нәҗип хәзер беренче төркем инвалид. Ләкин инвалидлыгын Чернобыль афәте белән бәйләргә нигез юк... Шуңа күрә Чернобыльдә булучыларга тиешле ташламалар аңа бирелми. Кем гаепле соң бу җинаятьчел эшләргә? Кем оештырган бу эшне? Нигә бер җитәкче дә радиация куркынычы булуы турында эшчеләрне кисәтеп, тиешле киемнәр биреп, саклану чаралары оештырмаган? Ник аларны монда кадәр ташып күмгәннәр. Алар әле дә радиация чыгарып яталардыр... Нәҗипнең сагыш тулы күзләре бу сүзләрне кемгә дә җиткерә алмый…

Расих ҖӘЛӘЛ,

Буа-Казан

Комментарии