Әтиемә хат

Февраль аенда «ТНВ» телеканалыннан «Әтиемә хат» сәхифәсе игълан ителү белән мин шунда ук әтиемә озын хат яздым. Үземнең хатымны укыганнарын ишетмәдем. Чөнки әтиемнең кем икәнен язарга онытканмын, бәлки, шуңа күрә укылмый калгандыр.

Әтием – Аитов Гани (Гай диеп йөрткәннәр) Апас районы Кызыл Тау авылында туып, төрле җаваплы эшләрдә эшләгән. 1942нче елның мартында Украинаның Херсон өлкәсендә һәлак булган, Наталино авылында мәктәп янындагы туганнар каберлегенә җирләнгән.

«Әссәләмөгаләйкүм, газиз әтием!

Мин сине хәтерләмим шул. Өебезнең түрендә стенада эленеп торган, ак киндергә төшерелеп, рамга тарттырылган портретың буенча гына беләм. Аның янәшәсендә фанерга төшерелгән тау тезмәләре рәсеме дә бар иде. Әниебез Бакый Урманче бүләкләре ди иде аларны. Аның сөйләве буенча, син Б. Урманче, М. Крымов, А. Толымбай, Һ. Такташ белән дә дус булгансың. «Чаян», «Азат хатын» журналларына юмористик хикәяләр, шигырьләр язгансың. Ни кызганыч, синең бер генә хезмәтең дә бездә сакланмаган. Сугыштан соң бер кеше килеп, «Гай абыйның язмаларын китап итеп чыгарам», – дип алып киткән.

Әни үлгәч, сандык төбеннән синең Суслонгердан язган берничә хатыңны гына табып алдык. Синең һәлак булуың турындагы хәбәрне алгач, өч абыемның әнине кочаклап елаганнарын хәтерлим. Тик ни өчен елаганнарын аңламадым, чөнки мин әти дә булырга тиешлеген белми идем. Ул вакытта миңа 5 яшь тулып килә. Дус кызларымның да әтиләре юк иде.

Әниебезгә мең рәхмәт. Без – дүрт баласын ач-ялангач итмәде. Көннәрен ягылмаган мәктәптә уздырып, аякларына салкын тидереп авырса да, эшен ташламады, җәмәгать эшләрендә дә эшләде. Төннәр буе авыл халкына күлмәк, чалбар текте. Сугыш чоры ятимнәре кебек үк, без дә кычыткан, алабута, балтырган, өшегән бәрәңге белән тукландык. Мин дә 5 яшемнән эш белән мәшгуль булдым, уйнап үсмәдем. Әниебез мәктәп укучыларын колхоз басуына чүп утарга, башак җыярга алып йөри иде, мин дә алар белән йөрдем. Кыш көннәрендә йомычка җыйдым.

Әтием, мине сиңа охшаган диләр. Әле укырга кергәнче үк, берничә кыз башак җыярга бардык. Авыл советы рәисе атка атланып килеп, барыбызны бер урынга җыйды да, башакларыбызны тартып алып, кемнең кем баласы икәнен сорый башлады. Мин әйтмәдем. «Әйтмәсәң дә беләм, Гай абый кызы син», – диде.

Ә берсендә Радик абыем белән язгы кар суларын ерып (аягыбызда каучук галошлар булгандыр инде) салам эскерте төбеннән сарыкларга кибәк җыярга бардык. Безне колхоз рәисе күргән дә, җәяүләп кенә безгә таба килә башлады. Аны күреп, абыем тизрәк тау итәгендә уйнаган малайлар янына китте. Мин елап, капчык янында утырып калдым. Председатель берни әйтмәде, капчыкны гына күтәреп алып китте. Кич белән халыкны клубка җыеп, әнине бик хурлаган. «Менә Мәрьям укытучы буларак, «специальный» (эскәтердән) капчык тегеп, балаларын колхоз милкен урларга өйрәтә», – дип ачуланган. Әниебез кайтып, бик елады.

Әтием, Суслонгерда син ул кеше белән бергә булгансың. Әнигә аның тамагы туймавын, җибәргән сохарийларыңны аның белән бүлешеп ашавыңны язгансың. Ул хат әле дә саклана. Менә шуның «рәхмәтен» кайтаруы булгандыр инде әнине бөтен авыл халкы алдында мыскыл итүе.

Без, дүрт бала, Аллага шөкер, кеше көлдермәдек. Ирек абыем 3 ел армиядә булды, 40 ел заводта эшләде. Рафаэль абыем да армиядә хезмәт итте, Татарстанның атказанган ветеринары булды, 70 яшенә кадәр эшләде. Хәзер алар юк инде. Радик абыем сәламәтлек саклау отличнигы, мин дә 40 елдан артык медицинада. Икебез дә көн дә биш тапкыр намаз укып, синең рухыңа дога кылабыз. Аллаһы Тәгалә кабул итсен.

Синең төпчек кызың Флера»

Флера АБДУЛЛИНА,

Буа районы

Комментарии