Кырыкта да без ятим

Без яшибез, әти, синнән башка,

Синең сүзгә сусап яшибез.

Кырык бердә туган балалар без,

Кырыкта да шуңа ятимбез, – дип язды Тәүфыйк Камалиев. Безнең Казанбаш авылында да (Арча районы) 1941нче елда туганнар байтак иде. Аларның күбесе толлыкка мәҗбүр ителгән яшь, чибәр әниләренең кулында әтиләреннән соңгы истәлек булып, бергә үткәрелгән татлы мизгелләрнең шаһитлары булып калдылар. Шуларның берсе – өлкән Гарифҗан абыемның кызы Гаилә. Баштагы ике балалары вафат булганлыктан, без гаиләбез белән бүген-иртәгә туачак сабыйны сабырсызланып көтеп йөргән көннәр иде ул. Барлык йортларга кагылган ачы тәмуг җиле 26нчы июль көнне безнең ишекне дә каерып ачып керде. Без зарыгып көткән сабыйны туганчы ук ятим итеп, пар канатларын көчләп каерып, бәхетен чәлпәрәмә китереп, абыебызны җәһәннәм утына алып китте. Без йокыдан уянганда, өй үлек чыккан йорттай шыксыз, әти-әни, җиңгәм елый-елый шешенеп беткәннәр иде. Без – апа, энем, мин, әле ул вакытта җитмештән узган әти-әнинең, җиңгәбезнең башына килгән югалтуның дәһшәтен аңлап бетерә алмаганбыз. Абый киткәч, 14 көннән соң, 8нче августта, Арча бала тудыру йортында нәкъ әтисенә охшаган сеңлебез, ниһаять, якты дөньяга аваз салды. Әни белән без килгәч, маңгаена алтынчы номер язылган бик матур баланы тәрәзә аша күрсәттеләр. Ак биләүдәге бала күзен ачып безгә карады да, елап җибәрде. «Әни, әтисе юк икәнен белә микән әллә ул?» – дим. Арчадан кайтканда мин әни артыннан теркелдим. Әнигә һаман сораулар яудырам. «Абыйның төшенә керде микән? Сугыш тиз туктар микән? Абый кайтканда тәпи йөри башлар микән?» Әни үз уйларына чумган, мине ишетми дә. Бара торгач, авыр сулап, күз яшьләрен сөртә. Әнә шулай итеп, дәү абыем сабырсызланып көткән газиз баласының туу хәбәрен дә ишетмичә, чит туфракта мәңгегә ятып калды. Сеңлебезгә тулы бәхетле гаиләле булсын дип, Гаилә дигән исем куштык. Безгә бик кадерле, тансык сеңлебезне бик яраттык. Әни: «Елата күрмәгез! Ятимне елатсаң, гарше (галәм) тетрәр, ега күрмәгез – имгәнер, су кырыена алып бармагыз», – дип өйрәтеп торды. Чөнки абзар артыннан ук тирән ярлы мул сулы Казансу елгасы ага. Сөйләшә башлагач, әтисен теленнән төшермәде. «Әти турында сөйлә әле, минем кайсы төшем әти төсле, әтине төштә күрдем», «әти булса, ипи дә була икән», «бүген авыл башына әтине каршыларга мин дә барам», – дип, үзәкләрне өзә иде. Сеңлебез сизгер күңелле, мәрхәмәтле, олыларга ихтирамлы булып үсте. Әнисе сәламәт булмаганлыктан, аңа бик иртә тормыш арбасына җигелергә туры килде. Сугышка кадәр үк әнисенең эченә урманда сыер сауганда кәлтә елан кергән иде. Аны бик зур газаплар белән генә чыгардылар.

Гаилә мәктәптә математиканы яратты. Алга китеп шуны әйтим: үзе әби булгач та, күрше-тирә балаларына математикадан дәрес хәзерләргә булыша иде. Мәсьәләләр чишәргә бик маһир булды.

Сеңлебезнең өмет-хыяллары зурдан, сәләте җитәрлек булса да, талпынып-талпынып та, оча алмаган яралы коштай, ерак китә алмады шул. Көчсез, таянычсыз авыру әнисен дә тәрбиялисе, тормышны да алып барасы бар. Әти белән әни олы яшьтә булу сәбәпле, абыйларның (икенче абый да кайта алмады) хәсрәт-кайгысыннан сыгылып төштеләр, бер-бер артлы гүр иясе булдылар. Ә безнең үз тормышыбыз. Гаилә җиденче сыйныфны тәмамлауга, фермада бозаулар карарга тәвәккәлләде. Бар эш кулдан башкарылган, җилкә белән азык ташыган, чабата белән саз ерган еллар (шул яшүсмер елларында тоташ ун ел бозаулар карады ул) артта калса да, берничә мәртәбә операция өстәленә ятарга алар да сәбәпче булгандыр.

Уңган, чая, киң күңелле сеңлебез авылыбызның иң акыллы, уңган, оста механизаторы Радик белән гаилә корып, чөкердәшеп яшәделәр. Аларның язмышлары бер үк: Радикның әтисе Ибраһим абый да чит җирләр туфрагы куенында ятып калды. Радик корыч айгырларны иярләп, гомер буе икмәк үстерде, ил куәтен үстерүгә саллы өлеш кертте. Шкаф тулы мактау кәгазьләре – шуның дәлиле. Лаеклы ялга чыккач, гомерен дингә багышлады.

Радик та, Гаилә дә хәзер вафатлар инде.

Фәүзия ВАХИТОВА,

Казан шәһәре

Комментарии