Яшәү дәрте сүнмәсен

Өлкәннәр көнен көз аенда билгеләп үтәбез. Әби-бабайларыбыз да, алтын көзебез килеп җитте инде, дип юкка гына әйтмиләр иде бит. Әйе, мохитебезнең дә алтын көзе килеп җитте. Агачлар саргаеп, яфракларын коя башладылар. Бар инде, саргаеп, коеп бетергәннәре, бар әле, көзгә бирешмичә, аз гына саргаеп, яшел килеш үсеп утырганнары да. Дөньяда адәм балалары да шулай, һәркем Аллаһы Тәгалә биргән гомерен яши, тырыша, дөнья куа. Бар инде олыгаеп саулыгын югалтканнары, бар, әле без 18дә, дип, йөгереп йөргәннәре, олыгайса да яшәү дәртен югалтмаганнары.

Менә шундыйлары турында язам. Ял көнендә кесә телефоным шалтырады, телефонда хатын-кыз тавышы.

– Вакыйф абый, бу мин, Надежда Илдаровна. Борчуым өчен гафу итегез, вакытыгыз булса, сезне Олылар көненә багышланган кичәгә чакырам, – дип әйтте. Мин инде үземнең ризалыгымны белдердем.

Икенче көнне билгеләнгән вакытта Кутузов урамында 17нче «А» йортында урнашкан 14нче китапханәнең ишеген ачып кердем. Килеп керүгә китапханә җитәкчесе Надежда Илдар кызы, китапханәчеләр Диләрә Николай кызы, Алсу Фәрхулла кызлары мине ачык йөз белән каршы алдылар. Бик вакытлы килдегез, дип, өстәл артына утырттылар. Мин килгәндә олы яшьтәге ханымнар өстәл артына урнашканнар иде инде. Надежда Илдар кызы килгән кунакларны, «Жизнелюб» («Тормыш сөючеләр») әгъзаларын Олылар көне белән котлады. Өстәл артында утырган олы яшьтәге ханымнар бу китапханәдә оешкан «Жизнелюб» клубына атнаның һәр дүшәмбесендә киләләр икән. Теге зәхмәтле авыру булганда гына туктап торганнар. Монда алар тегү, чигү эшләре белән шөгыльләнәләр, үзләре алып килгән тәм-томнары белән чәй эчеп алгач, хәлләреннән килгәнчә бииләр, җырлыйлар, мәзәкләр сөйләп, күңелләрен ачалар. Тагын бер атналык көч җыеп, шат күңел белән өйләренә кайтып китәләр.

Чакырылган кунаклар арасында хөрмәтле журналист, җәмәгать эшлеклесе, Журналистлар берлеге әгъзасы Вәсилә ханым Рәхимова да бар иде. Ул соңгы елларда дөнья күргән китаплары, иҗат эшчәнлеге белән таныштырды. Китапханәгә очрашуга килүчеләрнең сорауларына җавап бирде.

Очрашу бик күңелле үтте, килүчеләр китапханә хезмәткәрләренә, сый-хөрмәт күрсәтүләре өчен, рәхмәтләрен әйтеп таралышты. Олыларның күбесе сугыш чоры балалары. Бик күп авырлыклар күреп, тормыш арбасына җигелеп, әчесен-төчесен күреп үскәннәр, авыр эшләрдә эшләгәннәр. Картлык көннәрендә исән-сау, авыруларга бирешмичә, яшәү дәртен сүндермичә Аллаһы Тәгалә биргән гомерләрен яшәргә язсын дип телим аларга.

 Вакыйф КЫЯМОВ,

 Казан шәһәре

Комментарии