Илле елдан соң яшьлек эзләреннән

Илле елдан соң яшьлек эзләреннән

Яшьлек, яшьлек... Никадәр гүзәллекне үз эченә сыйдырган чорлар! Болын чәчәкләре бик тиз матурлыгын җуйган кебек, яшьлек еллары да сизелми узып китә. Шулай булса да яшьлектә генә була торган иң садә хисләр күңелләрдә мәңгелеккә уелып кала. Иртәнге таң нурында чәчәк таҗларында җемелдәгән чык тамчылары ничек күз явын алса, яшьлек чорының да шундый төрле төсләргә бизәлгән вакыты башка беркайчан кабатланмый. Саф хисләр, саф мәхәббәт – болар барысы да яшьлекнең алыштыргысыз билгесе.

Яшьлекнең иң матур чорына туры килә торган студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Уку чорындагы авырлыклар: төн буе имтиханга, зачетларга әзерләнеп, йокысыз үткән төннәрне сессия беткәч бөтенләй онытып, зур шатлык хисләре кичереп, үзеңнең туган нигезеңә – әти-әниең янына ялга кайтулар нинди зур бәхет! Уку дәверендә фәннәрне үзләштерү белән беррәттән төрле спорт ярышларында, мәдәни чараларда катнашу – болар барысы да үзенә күрә күңелгә рәхәтлек бирә.

Күптән түгел минем бары тик уйларымда гына йөрткән зур хыялым тормышка ашты. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын уңышлы тәмамлап, бухгалтер һөнәренә ия булуыма нәкъ илле ел вакыт узган. Бу бик зур сан, ләкин елларның үткәне сизелми дә калды. Техникумда алган төпле белемем эшләү дәверемдә бик ярдәм итте. Мин үзебез яшәгән совхозга эшкә кайтып, бер дә ялгышмадым. Эшемне яратып, намус белән башкардым. Хезмәт кенәгәмдә дә бары тик эшкә урнашуым һәм лаеклы ялга китү турында гына язма бар.

Лаешка баруым үзе бер могҗиза булды. Бу теләгемне хәзерге вакытта бала ялында утыручы Чаллыдагы кызым тормышка ашырды. Шулай итеп, ике оныгым (берсе 9 айлык, икенчесе 9 яшьлек) белән юлга кузгалдык. Чаллыны чыгып бераз үтүгә чиләкләп яңгыр коя башлады, Лаеш борылышына кадәр туктамый яуды. Кабаттан яңгыр кузгалганчы дип, сәяхәтебезне иң беренче Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» дигән романы буенча фильм төшерелгән урынны караудан башладык. Аны зур игътибар белән кызыксынып карап чыктык. Бу көнне булган көчле җил, кап-кара болытлар, шомлы булып текә ярларга берөзлексез килеп бәрелгән дулкыннар, су тавышы, ирексездән, 30-40нчы елларда бернәрсәсез буш урынга куып китерелгән ачлы-туклы халыкның үз куллары белән торгызылган Семрук шәһәрчегендә яшәү өчен ничек көрәшкәннәрен күзалларга ярдәм иткән кебек булды.

Аннан соң Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына юнәлдек. Ул 2009нчы елдан Технико-экономический колледж дип үзгәртелгән. Техникумны бөтенләй танырлык түгел. Капка төбеннән үк брусчатка җәелгән баскычлар каршы ала, шулар буенча өскә күтәреләсең, менеп җитәрәк баскычның ике ягында да гөл савытларына утыртылган петунияләр, әллә каян сәлам биргән кебек, күңелгә җылылык өсти. Техникум бинасы да, тулай торагы да заманча бик матур төзекләндерелгән. Тулай торакның (төзелеп беткәннән соң) бүлмәләрен җыештырып чистарту эше үзебезнең җилкәгә дә шактый төште. Һәркөнне группалардан икешәр укучыны укудан калдырып, шунда эшкә билгелиләр иде. Техникумның эчке алгы өлешенә кереп чыкканнан соң, бинасын әкрен генә урап узып, яшел келәмне хәтерләткән газон үләненә кадәр сокланып, үткәннәрне барлап, уй-хисләремне яңартып, беразга гына булса да студент елларыма кабат кайткан кебек булдым. Спорт ярышлары уздырыла торган мәйданчык та үз урынында. Тулай торак каршына килеп басып, озаклап, шунда яшәгән күңелле вакытларны искә алдым. Мин 53нче группада укыдым, ләкин «ВКонтакте» һәм «Одноклассники»дан иптәшләремнең һәрберсен исемләп эзләсәм дә, берсен дә таба алмадым. Группадашларымның бәлки кайберләре «Безнең гәҗит»не аладыр, мин телефон номерымны редакциягә җибәрәм, Аллаһ насыйп итеп табыша алсак, бик яхшы булыр иде (элекке фамилиям Мәрданшина).

Гомумән, Лаеш шушы еллар эчендә яхшы якка бик нык үзгәргән. Шәһәр бөтенләй яшеллек эчендә (ул агачлар арасында үзебез утыртканнары да бардыр), тирә-якка тәмле ис таратып утыручы шау чәчәккә күмелгән биек-биек юкәләр, кая карама берсеннән-берсе матур чәчәкләр, яхшыдан-яхшы йортлар... Борынгы архитектура белән төзелгән биналар да яхшы хәлдә. 2016нчы елдан заманча типтагы, яхшы ял итү һәм кызыну урыны булдырылган. Әллә каян күренерлек итеп «Камское море» дигән язу урнаштырылган. Кафелар эшләп тора. Бер дә икеләнмичә, бу пляжга гаиләң, дусларың белән килеп, рәхәтләнеп ял итәргә була.

Сәяхәтебезне дәвам итеп, Г.Р. Державин музеенда һәм Бөек Ватан сугышы каһарманнары хөрмәтенә ачылган музейда, Җиңү паркында булганнан соң, тагын бер кат шул тирәдәге матур урыннарга хозурланып, күңелгә бераз моңсу булса да, инде бик еракта калган яшьлек эзләрем белән хушлашып, Аллаһка тапшырып, кайтыр юлга кузгалдык.

Үткәннәрне барлап, яшьлек иленә кылган сәяхәтем, якты эз булып, күңелемдә бик озак сакланыр.

 Роза ГАЛИӘХМӘТОВА (Мәрданшина),

 Азнакай районы, Урманай авылы

Комментарии