Иптәш командир

19 май пионер оешмасы туган көн. Пионер булып йөргән елларның бер истәлеге.

1969нчы елның сентябрь аенда Иске Җөри урта мәктәбенә өлкән пионервожатый булып эшләргә шушы мәктәпне тәмамлаган Әминә Җәләлиева килде. Ул барлык укучылар белән бик тиз уртак тел тапты, үз тирәсенә туплады. Укучылар белән чаңгы да шуды, дәрес тә әзерләде, класстан тыш чараларны да оештырды. Аның бөтен вакыты укучылар белән үтә иде. Укучылар да Әминә апаларын бик яратты. Дәресләр бетүгә, чаңгыларын тагып, аларның капка төпләренә җыела иделәр.

Әминә апа җитәкчелегендә без, бер төркем укучылар, «Пионер сәхнәсе» китабыннан Туфан Миннуллинның «Иптәш командир» дигән әсәрен сәхнәгә куярга әзерләдек. Бу әзерлек 10-15 көнләп барды. Рольләрне ятладык, декорация булдырдык. Спектакль өчен кирәк булган әйберләрне барлап куйдык. Командир ролен Әсәтов Рифкать, аның энесе ролендә 2нче сыйныф укучысы Галиуллин Илсур иде. Дәүләтшина Халидә, Галимуллин Шәүкәт, Сәхапов Рафик, Гобәйдуллина Рәйсә, Имамиева Зөлфирәләр үз рольләрен бик яхшы итеп өйрәнделәр. Әминә апа белән бергә спектакльнең куелу даталарын билгеләдек. Әсәтов Рифкать белән Сәхапов Рафик өйләрендә утыннан чыра телеп, аны шәмәхә карага манып, белдерү яздылар. Чаңгыларын тагып Карачтауга барып, белдерүне элеп тә кайттылар.

Кич белән без мәктәпкә җыелып, җәяүләп Карачтауга таба юл алдык. Безгә авылның калган балалары да иярде. Фәсхиев Рәшит Бәдриевич доклад укыганнан соң, спектакль куелды. Безнең уйнауны бик яратып калдылар. Күңел үсеп китте. Алга таба спектакль Иске Жөри, Караширмә, Олы Тиләҗе авылларында зур уңышлар белән барды. Чираттагы авыл Казаклар иде. Казаклар авылы «Муса Җәлил» колхозына керми дип, бу авылда акчага куярга булдык. Билет бәясен кино бәясе белән тигезләп куйдык. Балаларга – 5 тиен, олыларга – 20 тиен. Казакларга Мишә елгасы буйлап боз өстеннән бардык. Без килгәндә клуб шыгрым тулы иде. Салкынлыктан, клуб түшәме бәс белән капланган.

Галимуллин Шәүкәтнең роле мондыйрак иде: сугыш еллары, Шәүкәт тирләп-пешеп, өстендәге күлмәген салып, күлмәгенә иген башаклары җыеп, сәхнәгә чыгып: «Ай-һай ничек кыздыра!» – дип әйтергә тиеш иде. Ул яланөс, күлмәгеннән төенчек ясап, калтырый-калтырый сәхнәгә чыкты да: «Ай-һай бигрәк кыздыра, түшәмнән тамчы да тама башлады», – дип тамашачыларны көлдереп тә алды. Спектакль азагына клуб җылынды.

Боз өстеннән авылга таба кайтабыз. Барыбызда да канәгатьлелек хисе. Җөри авылы балаларының яртысы монда. Этешә-төртешә, барысы да Әминә апага якынрак булырга тырыша.

Берничә көннән соң Әминә апа (ул Төхфәтуллина Әминәләрдә тора иде) өй хуҗасын биләмгә, кич утырырга җибәреп, безне кунак итте. Җәләлиева Әминә шул чор пионерларына иптәш, чын дус, командир да булды.

Рафик СӘХАПОВ,

Теләче районы, Иске Җөри авылы

Комментарии