Без күргәнне күрергә язмасын

Мин үзем дә сугыш чоры баласы. «Безнең гәҗит»тә сугыш чоры балаларыннан язмалар көтәбез, дигәнне укыдым да, үземнең балачагымны язарга булдым.

Сугыш башланганда миңа 1 яшь булган. 47 яшьлек әтиемне сугышка алганнар. Без әнигә биш бала калганбыз. 1925нче елгы абыемны Сарапул шәһәренә укырга җибәргәннәр. 1929нчы елгы абыем белән әни колхозда эшләгән. Абыем ат җигеп басу сукалаган, тубал асып ашлык чәчкән, атлы эштә эшләгән. Без өч бала өйдә калганбыз. Бер апам мәктәптә укыган.

Колхозда эшләгәнгә бары коры хезмәт көне генә язылган. Ашарга үз бакчабызда үскән бәрәңгедән башка бернәрсә дә юк. Ул бакчаны да көрәк белән китмәнлисе, көрәк белән аласы. Анысын да әле кар яумыйча алып булмый, чөнки әниләрне бер көн дә колхоз эшеннән калдырмыйлар.

Колхоз ашлык бирә алмый, барысын да фронтка алалар. Игенне урак белән уралар, ындырда сугалар. Кышка кадәр сугылып бетмәсә, көлтәләрне әвендә киптереп, чабагач белән сугалар.

Көз җитеп, алабута орлыгы җитешкәч, без абый белән кырга чыгып, алабута орлыгы җыябыз. Аны җилгәреп, чүбеннән арындыргач, тегермәндә он итеп тарталар. Ул 5-6 капчык була иде. Шул онга бәрәңге кушып, әни ипи пешерә. Бер күәс ипи пешерү өчен ике чиләк бәрәңге кырырга кирәк. Аның бер чиләген мин, бер чиләген миннән 4 яшькә өлкән абыем кыра. Бәрәңгене санап карыйбыз, бер чиләккә уртача 100 бәрәңге сыя. Абыем: «Бу бәрәңге кыруларны күрмәс көннәр дә булыр микән?» – дип зарланып та ала.

6 яшь тулгач, мин дә мәктәпкә укырга кердем. Без иптәш кызым белән ярты елга кадәр укучы булып саналмаганбыз, безне яңа елдан соң гына журналга язганнар. Иске генә авыл өе. Шунда дүрт класс укыйбыз. Бераз миченә ягалар, ләкин аның белән генә җылынмый. Укырга китаплар юк. Өч кешегә бер китап бирәләр. Аны чиратлап алып кайтып, дәрес хәзерлибез. Язарга дәфтәр юк, иске китапларның юл арасына язабыз. Аякта чабата, итек, өс киемнәре юк. Иске-москы, шәлләргә төренеп йөрибез.

Язга чыккач, колхозның бәрәңге басуына черек бәрәңге җыярга барабыз. Җирнең өсте җебегән, асты боз, чабата киеп барып булмый. Аякны тартып ала башласаң, чабата өзелеп төшеп кала. Шуңа күрә яланаяк барабыз. Ул бәрәңгедән әни кәлҗемә пешереп ашата.

Җәйгә чыккач, уфалла арбасына җигеләбез. Габделфәтнең «Уфалла арбасы» дигән җырны тыңлаганда мин елыйм.

Басуга арыш чәчелгән, яңа гына тишелеп чыккан вакыт. Мин әнидән ашарга сораганмындыр инде. «Кызым, яңа арыш җиткәч, мин сиңа туйганчы ипи белән сөт ашатырмын», – диде.

Әле бу без күргәннәрнең башы гына. Башка аларны күрергә язмасын.

Гашия СӘФӘРГАЛИЕВА,

Балтач районы, Бөрбаш авылы

Комментарии