Төлкегә атам дип, авылдашын үтергән

Узган атнада гәҗитебезнең беренче битендә Кайбыч районында булган бу фаҗига турында кыскача хәбәр язган идек. Ул җирлек башлыгының, төлке дип белеп, 38 яшьлек хатынны атып үтерүе турында иде. Бу санда әлеге вакыйга турында тулырак белешеп язарга булдык.

Редакциябезгә кыргый хайваннардан, аерым алганда кабан дуңгызлары һәм төлкеләрдән зарланып шалтыратучылар әледән-әле булып тора. Урманга якын авыллардан килә бу зарлар. «Төлкеләр бик әрсезләнде, көндез дә урамда йөриләр», – дип сөйли андыйлар. Кайбыч районының Коланга станциясендә яшәүче халык та интеккән төлкеләрдән. Исемен гәҗиттә күрсәтмәүне сорап, биредә яшәүче ханым әлеге уңайдан менә ниләр сөйләде:

– Безнең авыл тимер юл буенда урнашкан, посадка якын. Шуңа күрә авылга төлкеләр күп килеп йөри. Кичә бүген генә түгел, ничә еллар инде җәфалыйлар. Авылдагы бөтен кешеләрнең дә тавыкларын тотып чыктылар бугай инде. Шушы төлкедән мәрхүмә Диләрә дә күп иза чиккән, күрәсең. Ул җирлек башлыгыбыз Фидаил Нигъмәтҗановка шалтыраткан. Фидаилның мылтыгы бар, атып булмасмы төлкене, дип уйлаганнар. Сәгать ничәдә килгәндер, белмим, ул килгәндә караңгы булган инде. Шуннан соң болар өчәүләп: җирлек башлыгы, Диләрә һәм аның ире Ринат төлкенең килгәнен бакчада саклап тора башлаганнар. Бу хатын никтер өйгә кереп киткән. Аннан соң йортның бөтенләй башка ягыннан чыккан. Нигә анда барып утыргандыр ул, белмибез. Күрәчәктер инде. Башына фонарь кигән булган. Фонарьның уты яктырып киткән дә, моны төлке күзе ялтырый дип уйлап, атканнар. Ике тапкыр аткан, диделәр. Диләрәнең ире Ринат үзе шушы яктылыкка төртеп күрсәтеп: «Әнә, әнә тегендә йөри, ат инде, кача бит инде төлке», – дип, аттырган диделәр. Диләрә бик яшьли кияүгә чыкты. Үзенә 38 яшь кенә булса да, аның инде 20 яшьлек улы бар, ул ноябрьдә генә армиягә киткән иде. Тагын бер кызлары бар, анысы мәктәп укучысы. Әйбәт яшәделәр, йорт-җирләре дә әйбәт, тавышланып, сүзгә керешеп йөрмәделәр кебек ире белән. Һәрхәлдә, авыл халкына ул-бу ишетелмәде. Тырышлар иде: ире газовик булып эшли, үзе заправкада иде. Диләрәне күмәргә кеше күп җыелды. Авыл халкы бик авыр кичерде моны – барыбыз да шок хәлендә. Яшь кеше үлгәч, бик кызганыч бит. Күмешергә район җитәкчелеге дә килгән диделәр, җирлек башлыгыбыз үзе дә барган. Бу очракта Фидаил дә кызганыч миңа. Җирлек башлыгы буларак, үз эшен бик әйбәт башкара иде, нинди гозер белән килсәң дә, кире бормый, булыша иде. Бу вакыйга ике гаиләне дә борчуга салды, – дип сөйләде ул.

Мәрхүмәнең ире Ринат Вәлиуллинга шалтыраттык. Ул бу хакта башта сөйләргә теләмәде.

– Ул көнне без бергә идек, әйе. Тик аны искә төшерергә теләмим. Хәзер бу вакыйгаларны күтәрүдән файда юк, – диде ул без шалтыраткач.

Ринат, улыгызны армиядә диделәр. Ул әнисе белән шушындый хәл килеп чыгуы турында беләме соң әле?

– Әйе, хәбәр иттек. Минем улым һәм 14 яшендәге кызым калды. Улым Владивостокта. Ул миннән сигез мең километр ераклыкта, аңа хәзер ел буе хезмәт итәсе. Аны өйгә якынрак җиргә күчерәсе килә. Ульян, Чувашия, Казан тирәсенә, әйтик. Минем шәхси машинам бар, теләсә кайсы вакытта җыенып аның янына чыгып китә алыр идем… Кызыма да авыр хәзер, ул да борчыла. «Ичмаса абый да юк», – дип елый. Баланы әнисен күмәргә кайтарсыннар дип, шалтыратып караган идек. Тик Владивосток белән Кайбыч арасы якын түгел. Коронавирус та булганга күрә, аны җибәрмәделәр. Без хатыным белән икебез дә эшли идек. Аның кредиты калды. Безнең планнарыбыз бар иде – улыбыз армиядән кайткач, кызыбыз белән икәүләп Казанга яшәргә китәрләр, дидек. Кызыбыз да тугызынчы сыйныфны бетергән була бит ул вакытта. Казанда икесенә бер бүлмә булса да алырга, дип йөри идек. Үз почмаклары булса, улыбыз эшләп торса, безгә дә җиңелрәк булыр иде, дип уйлаган идек. Әнә шуңа кредит алган иде хатыным. Аның үлеменнән соң болар барысы да буш хыял гына булып калды. Чөнки хәзер мин үзем генә калдым, тормыш та алып барырга кредит та түләргә… Фатир алырга мөмкинлек калмады.

Бу хәл килеп чыккан вакытта кызыгыз кайда иде соң?

– Өйдә иде. Ул бу хакта башта белмәде дә, берничә сәгатьтән соң гына белде – артыннан әбисе кергәч кенә. Сүз уңаеннан, кызым әле дә әбисендә яши, аның бу өйгә кайтасы килми. Дөресен әйткәндә үземнең дә керәсем килми өйгә. Нишләргә белми йөрим шунда. Хатыныма мылтыктан атылганнан соң, өйгә кереп тормадым, мөмкинлек булмады. Машинага утырдым да, аны тизрәк больницага алып киттем. Яралары күп иде, дробовиктан атылды бит ул. (Патроннар мәрхүмәнең күкрәгенә тигән – А. З.). Мин больницага алып барган вакытта ул әле исән иде. Шок хәлендә идем ул вакытта, шуңа күрә калган нечкәлекләре турында сөйли алмыйм. Әлегә бу вакыйгада кемнеңдер гаеплеме, түгелме икәнен уйларга да башым эшләми, – диде ул.

Коланга җирлек советына да шалтыратып караган идек. Тик анда телефонны алучы булмады. Җирлек башлыгының өй телефонын табып шалтыраткач исә: «Берни дә сөйләмибез, сезгә нәрсәгә ул, башка монда шалтыратмагыз!» – дигән җавап кына бирделәр. Тикшерү комитеты әлеге уңайдан «саксызлык аркасында үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачты. Димәк, җирлек башлыгына ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный дигән сүз.

Төлкеләр белән көрәшнең шушылай төгәлләнәсен кем белгән бит… Күрәчәк булгандыр инде, ди әңгәмәдәшләрем. Мәрхүмәнең якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә сезгә сабырлык бирсен.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии