Без күргәннәр…

Без күргәннәр…

Мин – сугыш чоры баласы. Безнең балачак бик авыр, михнәтле елларга туры килде. Әти сугыштан бик нык яраланып, теткәләнеп бетеп кайтты. Ярты гәүдәсе йөрми, аяк-куллары сынык, ишетми, күрми. Бик азапланып, сызланып үлде ул. Аннан Гобәйдуллин Нәҗип һәм Дәүләтша абыйларым сугышта ятып калды. Өченче абыем да 7 ел хезмәт итеп, авылга кайткач вафат булды.

Тормыш авырлыкларына түзә алмаганга, әни йортка икенче бер ир-атны кертте. Үги әтиебез дә бик тырыш, уңган, акыллы кеше булды. Ул безне какмады-сукмады, ач итмәде. Кая куйсалар, шунда эшләде. Элеккеге чорларда кыш буе иген суктыралар иде. Үги әти ындырда ашлык суктыра, ә мин, 7-8 яшьлек кыз, әтигә ияреп йөрим. Бригадир мине атка утыртып, ашлык суктыргычны әйләндертә, анда эшләүче хатынны башка эшкә җибәрә. Шул яшемнән атларга гашыйк булып үстем мин. Миңа гел атлы эш бирә башладылар. Ат белән ындырдан салам чыгарам, ашлык ташыйм. Атны йә әти, йә эскерт куючы бабайлар җигеп бирә, чөнки үземнең камыт кысарга буем да, көчем дә җитми. Әмма атны бик оста тота идем.

Бер танылгач, мине ат белән басуга тырмага, сукага да җибәрә башладылар. Тик тору юк, эшлә генә. Кырдан кайткач, билләрне, саннарны җыяр хәл юк, чыныкмаган, яшь кенә кыз бала идем бит әле мин. Сугышка бармый калган карт бабайлар белән Мамадышка ашлык ташырга да туры килде.

7нче класста бергә укып чыккан классташ малайлар белән Толлы урманына утын ташырга җибәрде бригадир. Авылдан дусларым Тәскирә белән Закирә дә бар иде. Анда 10 көн торып эшләп кайттык. Ул авылдашларым вафат инде. Искә алуым рухларына дога булсын берүк.

Аннан кайткач, Комазан урманына утын кисәргә җибәрделәр. Кул пычкысы белән утын кистек. Әй авыр заманнар, ничекләр түзелгән икән?! Эш тә эш бит, бер генә дә ял итәргә бирмәделәр. Авылда карт-коры да, малайлар, хатын-кызлар гына.

Бервакыт тагын бригадир килеп керде. «Наилә, сеңлем, Чистай урманына эшкә бар әле, яраткан атыңны җигеп», – ди. Җыелыш җыеп, Тәкәнеш районы буенча һәр авылдан атлар туплап, 200 баш атлы олау белән кузгалдык. Ара ерак, ашау-эчүгә кытлык заман, аякта чабата-оек, сәләмә кием. Сау калсам, атлы эштән туктар идем дип кайтып егылдым. Кая ул, бригадир тагын килеп җитте. «Наилә, сеңлем, ат белән ерак юлларга йөрисе түгел, сарык фермасына кер әле», – ди. Шулай итеп, 19 ел сарыклар карадым, бик күп үрчем алдым. Эшемне бәяләделәр, «Атказанган колхозчы» исеме бирделәр, Авыл советы депутаты итеп билгеләделәр. 11 ел үгезләр симертүдә эшләдем. 30 ел буе аяктан резин итек төшмәде. Аякларым бик нык сызлагач, ферманы ташлап, больницаларга да ятып карадым, файдасы гына булмады. Кеше тапмагач, сүз тыңлап, амбарга кладовщик булып кердем. Анда да намус белән 8 ел эшләп, пенсиягә чыктым. Элеккеге президентыбыз Минтимер Шәймиев тарафыннан 41-45нче еллардагы хезмәтләрем өчен медальләр, Мактау кәгазьләре белән бүләкләндем. Хезмәтемне бәяләгәннәре өчен рәхмәт инде.

Хәзер инде үзем дә сугыштан имгәнеп кайткан кеше кебек, йөри алмыйм, өйдә тик ятам. И рәхәт икән ул үзең эшләп йөри алганда. Әле дә янымда киленем бар. Аның да эше бик күп. медпункт мөдире ул. Көн-төн дими, авырулар янына чабарга кирәк. Киленем Зөлфиягә Аллаһы Тәгалә сабырлыклар бирсен, рәхмәт аңа. Мин аннан мең кат риза-бәхил. Улым Фәрит фаҗигале төстә вафат булгач, 5 кызы белән тол калып, биш баланы да укытты, олы юлга чыгарды.

Фәрит улымның вафатыннан соң аның игезәк сыңары – Фәридә кызым да каты авырудан китеп барды. Аның да өч кызы бар иде. Алар үсте, үзләре дә тормышта хәзер.

Менә шундый язмышлар язылган икән бу фани дөньяда. Без күргән авырлыкларны оныкларга, аларның балаларына күрергә язмасын дип телим.

Тыл һәм хезмәт ветераны Наилә ГОБӘЙДУЛЛИНА,

Мамадыш районы, Түбән Козгынчы авылы

Комментарии