Мөгезле чабата

1958нче еллар. 5-6 яшьлек кызлар урамда куышлы уйныйбыз. Күрше кызы Сәлимә бик матур, өр-яңа чабата киеп чыккан. Хәтта мөгезе дә бар. Ә минем аякта яңа гына кибеттән алган кып-кызыл сандали. Сәлимә минем сандалига кызыга, ә мин Сәлимә аягындагы чабатадан күземне ала алмыйм. Кызыктыра гына бит, киясем килә. Әнигә, чабата сатып алыйк әле, дип әйтер идем, яңа гына сандали сатып алдык, акчасы юктыр дип уйлап, әйтә алмыйм. Бәясе дә бик кыйммәттер инде, дип уйлыйм. Шуны уйлап йөри-йөри көннәр үтте. Күрше кызы да, әнием дә сизделәр минем уйларымны.

Беркөнне йокыдан торып, идәнгә бассам, ни күзем белән күрим: сырлап, мөгезле итеп эшләнгән өр-яңа, күзне камаштырырдай чабата күтәреп, күрше кызы Сәлимәнең әтисе килеп керде.

– Син йокыдан торышка тырыштым, үреп бетердем. Рәхәтен күр, җылы аякларыңда тузсын, – дип, чабатаны миңа кидереп тә куйды. Чабатага сокланып карап тордым да, тыпыр-тыпыр биеп тә алдым. Күрше кызы белән пар булдык дип, әй сөендем.

Ханзафар абыйга рәхмәт әйтеп, Сәлимә белән бер көнне чабатаны, бер көнне сандалины алмашлап киеп уйнадык. Менә кайда ул балачак рәхәте!

Саймә ИСМӘГЫЙЛЕВА,

Мамадыш районы, Түбән Сон авылы

Комментарии