Күз яшьләре әле дә кипмәгән кебек

…Чал Уралның чыдамлыгы җаннарымда, тауларымның горурлыгы каннарымда; ачык йөзем, шигьри җаным, түземлек һәм чыдамлыгым, кешеләрне яратуым һәм сөюем – әниемнән, ныклыгым, тормышта көеп-януларым – әтиемнән. Ә хәзер ап-ак чәчләрем, күзлекләрем – авыр еллардан, күзләремдәге нурлар, шатлыкларым – кызларым, оныкларымнан, туганнарым, иң якын кешеләремнән; тормышымны яратып яшисе килүләрем – сабакташларымнан, яраткан укытучыларымнан.

Мин комсомол туган көнне – 29нчы октябрьдә дөньяга килгәнмен, комсомолга 95 яшь булса, миңа – 78… Яшь бара да бара, чәчләр ак, күңелләрдә яра… Хәерче чакта тудык, хәерче чакта үстек, укыдык, тормыш сынауларына бирешмәдек, авырлыкларына сыгылмадык. Безнең Свердловск ягында тормыш шундый авыр булды, бүгенгедәй хәтерлим: өйдә бернәрсә юк – буш сәкеләр, бер ипи валчыгы юк; без хәлсез, үлә язган көннәр дә бик күп булды. Ярый әле кычыткан, ачы кукы, артыш, балтырган, кәҗә сакалы, акбаш, алабута, черек бәрәңге, ат кузгалагы булды, күп төрле үләннәрне яраса да, ярамаса да җыеп, суга бутап ашадык, алар ачлык афәтеннән исән калдырдылар. Әни көне-төне эштә, әти сугышта. Мескенкәйләремнең авыр туфраклары җиңел булсын. Әти – сугыш инвалиды, күп орден-медальләр белән кайтып, пенсия яшенә дә җитә алмыйча үлде. Туган авылым Свердловск өлкәсе, Түбән Серги районының Шәкүр авылында бер-ике ветеран гына калган, кызганыч!

Ул авыр елларны аңлатып та, язып та, сөйләп тә бирә торган түгел. Сулы-карлы юлларда без яланаяк, алар канап, кутырлап, «чебиләп» бетә – елаулар, күз яшьләре хәзер дә кипмәгән кебек… Мәктәпләрдә үлем салкынлыгы, дәфтәр, каләм юк; ертык битләр, ярты-йорты корым кара, чырагачлар белән манып яз да яз! Менә шундый ачы язмышлы еллар, ә хәзер сәламәтлекләр юк – шул елларның шаукымы. Шул авыр елларда да укырга киттек, андагы авырлык, газап чигүләр, чыра астында укып-язулар, тагын ачка интегүләр, бәрәңге уңса, шуны киптереп, әниләр җибәрә иде, суга бутап салып ашадык. Бу бит инде 1950нче еллар иде.

Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә татар-башкорт педучилищесында укып, эшләп, аннары Алабуга дәүләт институтында белем алып, 1960нчы елда (без бишенче чыгарылыш идек), Азнакай районы Мәлбагыш авылына, укытучылар җитмәү сәбәпле, IV курстан безне эшкә җибәрделәр. 40 елга якын рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләп, 1992нче елда пенсиягә чыктым, хәзер Азнакайда яшим.

Аллага шөкер, укыдык, кеше булдык, булсынга эшләдек, байлык артыннан кумадык. Хәзер булган пенсияләребезнең рәхәтен күрергә язсын. Илемдә тынычлык, муллык, өлкәннәргә игътибар һәм ихтирам булсын, адәм балаларын иман байлыгыннан аермасын.

Мин Раббыма рәхмәтлемен: балаларым бар, оныкларым үсә, укучыларым акыллы, эш яраталар, матур, бәхетле яшиләр, онытмыйлар, хәлемне сорашып, ярдәм итеп торалар – Алланың рәхмәте яусын аларга!

P.S. Безнең Азнакаебыз матур, гүзәл! Хакимият башлыгыбыз менә дигән. Командасы искиткеч, командир көчле, гаҗәп кеше! Кунакка килегез! Сабакташларым мине таныса, күрешергә, сөйләшергә иде. Иң гаҗәп, иң дөрес, безне – гади халыкны яклаучы «Безнең гәҗит»не бик яратам.

Лариса ШӘЙХУЛЛИНА (ХУҖИНА),

Азнакай шәһәре

Комментарии