Безнең әни

Безнең әни – Фәйзрахман кызы Фирүзә якынча 1918нче елны Казанда туган. Алар әнинең хәтере буенча, Каюм Насыйри урамында, Мәрҗани мәчете тирәсендәге йортларның берсендә яшәгән. 1921нче елны әниемнең әти-әнисе вафат була. Әнисе бишенче баласын тудыра алмыйча, үзе дә, баласы да үлә. Дүрт бала ятим кала. Маһиҗиһан апага 12 яшь, Факия апага 10 яшь, абыйсы Хәбибрахманга 9 яшь, әнигә өч яшь. Ике апасы Урта Азия якларына эләгеп, шунда гомер итеп, шунда мәңгегә калдылар. Абыйсын әтисенең туганы алып үстереп, өйләндереп, Казанда Карадиңгез урамында яшәде, шунда вафат булды. Әнине әтисенең туганнары элеккеге Дөбъяз районы Олы Кавал авылындагы баласыз бер гаиләгә балалыкка тапшыра. Әни ул вакытта сөйләшә белгән инде. Үги әнисенең исеме Шәрәфетдин кызы Маһибәдәр, үги әтисенең исеме Мөхәммәтҗан улы Газизҗан. Әнинең Маһибәдәр апага: «Әни, син кайда йөрдең моңарчы?» – дип барып ябышканын абыйсы еламыйча сөйли алмый иде. Аның туу турындагы таныклыгын таба алмаганнар. Газизҗан абый авыл советына барып теркәгәндә аның яшен, күрше кызы белән чамалап, якынча куйганнар. Әни урамда үзен кыерсытырга юл куймаган. Малайлар белән дә үзен яклап сугышырга туры килгән. Кайберәүләрнең әти-әниләре аннан зарланып, әтисенә «жалоба» белән килә торган булганнар. Әтисе аларга: «Малай булса, бер хәл, кыз бала бит ул, ничек итеп мин аңа кул тидерим?» – дип җавап биргән. Әни бик чибәр булып үсеп җиткән. 18 яшендә авылның батыр егете – 1911нче елгы Гыйззәтулла улы Абдуллага кияүгә чыга. Алар башта төп йортта яши, әни бернинди эштән дә курыкмый. Бакча казырга әни чыккач, күршеләре: «Гыйззәтләрнең тракторы чыкты бакча казырга», – дип сөйләгәннәр. Аннары инде әти-әниләренең ризалыгы белән Гомәр абыйларга башка чыгып яшәгәннәр, аннары үзләренә бер йорт сатып алганнар. Әти Чуашиле авылындагы МТСта тракторчылар бригадиры булып эшли, эшен бик ярата. Ул бик көчле кеше була, Сабан туйларында гер күтәрүдә катнаша.

Бер шундый хәл турында гел искә алалар иде. Трактор белән авылның икенче ягына (авыл елга белән ике якка бүленгән) су аша чыгарга кирәк була. Әти тракторның двигателен салдырып алып, күтәреп, елганың теге ягына чыгарып куя да, соңыннан тракторын этеп алып чыга. Табигать, Аллаһы Тәгалә аңа шундый көч биргән. Шушы йортта 1938нче елда – мин, 1940нчы елда сеңлем Фәния туганбыз. Безнең әти-әниләргә балаларының үскәннәрен күреп, шатланышып, тигезлек белән яшәргә насыйп булмый. Сугыш башлана. Әтине военкоматка чакырып повесткалар килә, аларны алырга әни районга уналты мәртәбә бара. Повестка артыннан ук әтигә бронь килә. Ләкин унҗиденче бронь соңга калып килә – әтине сугышка алалар. Минем хәтеремдә әнинең әтигә юлга ризык әзерләгәне. Стенада үреп элеп куйган суганны сала, елый-елый тагын нәрсәләрдер тутыра. Әти аны болай дип юата: «Без бер-ике айда немецны бетереп кайтабыз, елама!»

Әни тагын да катырак елап: «Без бер-ике айга ничек түзәрбез?» – ди. Әтинең беренче һәм соңгы хаты 19нчы августта юлда туктаган арада язылган булды. Аннары 1941нче елның декабрендә «хәбәрсез югалды» дигән хәбәре генә килде. Шулай итеп, әниебез – ирсез, без әтисез калдык. Ул елларда тормышның бар авырлыгы тол хатыннарга, әтисез балаларга төште. Көз көне ашлыкны хөкүмәткә тапшырып бетерәләр, чәчәргә язга орлык калмый иде. Яз көне бозлы су өстеннән Коркачыкка чәчү орлыгына йөрде әниләр. Мин үзем әнине төнге сәгать уникедә озатып, ишек бикләп калганны беләм. Әле ул вакытта сугыш туктамаган, безнең әниләр белән бергә үз әниләре орлыкка бара алмаган 13-14 яшьлек малайлар да ияргән. Аларын инде кайтканда үзләрен чанага утыртып алып кайта идек, дип сөйли иде әни.

Берничә елдан соң, әнине алып үстергән әтисе (дәү әтиебез) безнең йортны сүтеп, үз нигезенә күчереп куйды. Дәү әтинең өмете өзелмәгән, күрәсең, без ике аерым хуҗалык булып яшәдек. Ике сыер асрадык, ике хуҗалык налогын түләдек. Бу инде сугыштан соң булды. Әтинең өч ир туганы сугыштан кайттылар. Алар әнине бик хөрмәт итте. Сабан туйларында җыелышып әнине җырлаталар да, үзләре елыйлар иде. Әни бик моңлы итеп җырлый иде. 23 яшендә ике бала белән тол калып, ул нинди эштә генә эшләмәгән, нык булган. Дәү әти белән дәү әни әнине дә, безне дә бик яраттылар. Без мәктәптә укый башлагач, мәктәпкә җыелышка йә әни, йә дәү әти бара иде. Яхшы укыдык, укытучылар безне мактаганда дәү әти бик горурланып кайта иде. Дәү әтинең алга таба да безне бик укытасы килде. «Шәһәрдә туганнарыбыз бар, балаларны авылда калдырма, укыт», – дип киңәш бирде. Шулай итеп, әни мине Казанга туганнарга торырга урнаштырып, бишенче класска җидееллык 51нче мәктәпкә укырга бирде. Үзе исә атна саен ашарга китереп торды. Яз-көз җәй айларында көянтә белән күтәреп, җәяүләп 20-25 километр араны үтәргә кирәк. Кыш көне җиңелрәк – йөген чанага куеп тарта. Җиденче классны тәмамлагач, әни сеңлемне дә Казандагы икенче туганнарга китерде. Шулай итеп, әни безне тәрбияләр өчен бөтен көчен куйды. Әле бит колхозда да көн саен эшкә чыгарга кирәк. Таякка исәпләнгән хезмәт көнен үтәп барасы.

Дәү әти 1953нче елда вафат булды. Дәү әни урын өстенә менде, аяксыз калды, йөри алмый башлады. Дәү әнине әни барлык йомышларын үтәргә күтәреп йөртте. Мунчадан юындырып алып чыгарга Фатыйма исемле апа булыша иде. Дәү әни 1956нчы елда вафат булды. Сеңлем ул вакытта тегүче һөнәрен үзләштереп, 1нче тегү фабрикасында эшли иде инде. Мин техникум тәмамлап, юллама белән Тәкәнеш (хәзер Мамадыш) районына банкка эшкә килдем. Әни үзе генә калды. Әнине кияүгә сораучылар күп булды, ләкин аның әтине берәүгә дә алыштырасы килмәде, гомер буе көтте, без дә аны һаман эзлибез.

1959нчы елны районнан Казанга кайтып эшкә урнаштым. Северный бистәсеннән урын алып, әнине йорт-җирләре белән шунда алып килеп урнаштырдык. Әни Оргсинтезга эшкә кереп, җыештыручы булып эшләп, пенсиягә чыкты. Бакчада яшелчәләр үстереп сатып, пенсия акчасына яшәде. Балаларына торырга күчеп килмәде. Авырый башлагач, миңа килергә риза булды, ләкин озак яши алмады. Авыруы начар авыру иде. 1999нчы елда безгә ризалыгын биреп, бакыйлыкка күчте. Урыны җәннәттә булсын инде. Безнең әниләр физик яктан да, рухи яктан да көчле булдылар, балаларын таратмадылар, кеше итеп үстерделәр. Мең рәхмәт аларга, балалары белән бергә һәйкәл куярга кирәк андый аналарга.

Зөлфирә ЗАКИРОВА,

Биектау районы, Олы Кавал авылы

Комментарии