Коркачык мулласы мәчеттә яши

Коркачык мулласы мәчеттә яши

Редакциябезгә Биектау районының Коркачык авылыннан хат килде. «Авылыбызның 69 яшьлек Гыйният Гыйләҗев исемле хәзрәте ике баласы белән (олырагы – малай, кечкенәсе – кыз бала) мәчеттә яши. Бик мохтаҗ», – дип хәбәр биргәннәр. Әлеге мәгълүматның дөреслеген тикшерү өчен юлга кузгалдык.

«СИННӘН ХӘЕРЧЕ КЕШЕ ЮК!»

Коркачык авылына килеп кергәч, мәчетне табу авыр булмады. Манарасы әллә кайдан, ерактан күренеп тора. Мәчетнең ишеге ачык иде. Кергән вакытта баскыч янында кечкенәрәк размерлы берничә кыз бала аяк киеме барлыгына игътибар иттем. «Димәк, безгә язылган хатта дөрес мәгълүмат биргәннәр», – дип уйлап куйдым. Ул арада эчке бүлмәдән каршыма Гыйният абый үзе килеп чыкты.

Хәзрәт башта бөтенләй интервью бирергә теләмәгән иде, «Мин монда яшәмим, вакытлыча гына», – дип каршы алды. Тик аралаша торгач, башкасы билгеле булды.

Гыйният абыйның тормышы сынауларга бай булган. Үз әнисе балалар тудыру йортында калдырып чыккан булган, тәрбиягә алынган гаиләдә үскән. Ике мәртәбә өйләнгән, ике никахы да бәхет китермәгән.

– Беренче хатыным әнине кыерсытты, шуңа аерылыштым. Икенчесендә үземнән 26 яшькә яшьрәк кызга өйләндем. Ул вакытта миңа 54, аңа 28 яшь иде. Тәкъдир дигән нәрсә бар. Аллаһы Тәгалә без туганчы ук безнең ничек яшәячәгебезне бөтенесен язып куйган. Бу балалар туасыга булгандыр инде безнең кавышу. Аллаһы Тәгалә кушмаса, яфрак та селкенми бит. Башта бар да әйбәт булды, намаз укымаса да, бергә ураза тота идек. Тик аның әнисе дөрес юлдан бара торган ханым булып чыкмады, кызын да үз юлыннан алып китте. «Мин яшь әле, миңа ирек кирәк», – дия башлады хатыным. Бергә яшәгәндә ике балабыз туды. Олы улыбыз Камилгә хәзер 15 яшь, кызыбыз Ләйсәнгә – 11. Без фатир яллап тора идек, бер көнне хатыным әйберләрен җыйды да, әнисе янына кайтып китте. Законлы аерылышмадык, әмма шул көннән бергә яшәмибез. Кечкенә балалар белән берүзем калдым мин. Шул вакытларда Коркачыкта Илдар исемле кеше мәчет салды, мине үзенең ярдәмчесе итеп янына чакырды. Хатынымның чыгып китүен белгәч, балаларны алып, мәчеткә килергә кушты, «Монда яшәрсең», – диде. Халык белән җыелыш уздырып, имам итеп сайлап куйдылар. Шулай тора башладым инде мин монда, – дип аңлата әңгәмәдәшем.

Мәчеттә яши башлагач та тынычлык булмаган – баштарак Биектау социаль яклау хезмәткәрләре балаларны ятимнәр йортына җибәрергә теләгәннәр. Тик Гыйният абый аларны алып кала алган. Хәзер улы белән кызы Биектауда әниләре янында мәктәптә укыган чорда гына яши, каникулларда, ялларда исә, әтиләре янына – мәчеткә кайталар.

– Минем бу мәчеттә яши башлаганыма 10 ел була инде. Халык белән дус тату яшибез, тик барыбер араларында бәйләнүчеләре табылып тора. Бер көнне малай чүп ташларга китте. Безнең мәчеткә башка районнардан да гел киемнәр китерәләр. Авылдашларга, кирәк булса, килеп алып китегез, дип әйтеп-әйтеп карадым, алып китмәделәр. Киемнәр күп җыелды, шуннан соң әйттем малаема – «Монда чүп булып тормасын, бар илтеп кил чүплеккә. Чүп контейнерларының эченә салма, шунда янына элеп-элеп куй, кирәк кеше алыр, Казанда да киемнәрне шулай итеп куялар, мохтаҗ булганнар ала бит», – дидем. Шуннан бер хатын төшкән: «Синнән дә хәерче кеше юк безнең авылда! Хәерче тәре, ник аны бакка ыргытмадың, ул алама чүп-чарларыңны?!» – ди. Теләсә нәрсә әйтеп чыгып китте. Начар ният белән эшләмәдем, югыйсә. Кирәк кеше булса алыр, дигән идем. Мәчеткә килеп шундый сүзләр әйтергә ярыймыни? Алла сакласын, һәр сүзебезгә Аллаһ карап кына тора бит. Начарлык эшләдеңме, берәрсен рәнҗеттеңме – кырык елдан соң булса да, кире әйләнеп кайта ул. Хәерче дигәч, бу мине мыскыл итү була бит инде. Мин бит монда хезмәт хакы алып эшләмим, миңа дәүләттән бер тиен дә акча түләмиләр. 13 мең сум пенсиямә һәм мәет юганнан кергән акчаларга яшим. Сәдакаларны алмыйм, авылдагы бер ир ул акчалар кереп бара торган кассага йозак куеп, тавыш куптарып, үзенә алды. Имеш, газга-утка түләүләр өчен үзе бүлеп бирәчәк. Ярар, Аллаһы Тәгалә ташламый мине, яшим бит әле, – дип сөйли ул.

«ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗ ДӘ МӘЧЕТТӘ ЯШӘГӘН»

Гыйният абый, мәчеттә яшисез икән, димәк сезнең торыр урыныгыз юк?

– Спас районының Болгарында ана капиталын кулланып өй алган идек без. Тик анда газ кермәгән, өйнең эче дә төзелеп бетмәгән – түр якта гына идән җәелгән, түбәсе дә ябылып бетмәгән әле аның. Анда яшәсәң дә җәй көне яшәп буладыр. Газ кертү үзе дә бер көнлек эш түгел, зур суммалар сорый. Быел авыл халкы тавышланмасын, дип, арзанга гына иске йортлы бер дача сатып алдым. Барып, йоклап йөрергә генә. Тик анда да газ юк, төннәрен суык була. Ул да салкын көзгә кадәр генә яшәп була торган җир. Балалар үскән саен мәчеттә яшәп булмас, дидем инде. Минем мәчеттә яшәвемнең авыл халкына зыяны юктыр дип уйлыйм, чөнки кайчан керсәң дә мәчет ачык. Кукмарадан, Балтачтан Казанга баручылар да кереп укып чыга намазларын. Хаҗдан кайтучыларның кергәне булды. Мәчетне юып, чистартып торабыз, тузаннарын суыртабыз. Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. үзе дә Мәдинә шәһәрендәге Нәваи мәчетендә яшәгән, шунда күмелгән. Мәчеттә яшәргә ярый, бары тик намаз укый торган җирдә яшәргә ярамый һәм тәһарәт алырга керү мөмкинлеге гел булырга тиеш. Шул вакытта мәчеттә торып була. Без намаз укыла торган өлешендә йокламыйбыз бит. Аерым бүлмәләр бар, шуларны кулланабыз. Халык тавышланмасын дип, җәйге чорда башка җирдә кунып йөрсәк тә, кышларын мәчеттә яшибез, чөнки мәчетнең газын карап торырга кирәк. Җилле көн булса, сүнә, торбалары шартларга мөмкин. Мин үзем дә мәчеттә бу кадәр озак яшәрмен дип уйламаган идем. Тик тормыш җиңел түгел, булышыр кешем юк. Газы да уты да булган йорт сатып алыр идең, иң арзаны бу тирәдә 700-800 мең сум. Инде хәзер җитмешкә җитеп киләм, белмим, яңа йорт сатып алырлык, яки төзелеп бетмәгәнен төзеп бетерерлек вакытым, акчам булырмы… Балаларга да гел әйтеп киләм: «Минем сезгә калдырыр әйберем юк, тик намаз укырга өйрәттем, дин белеме бирдем. Динне ташламагыз. Байлык ул бер көнлек, бүген – бар, иртәгә – юк… Ә менә динне сездән беркем тартып ала алмый», – дип өйрәтәм, – дип сөйли Гыйният хәзрәт.

Мулланың улы белән дә күрештек, бик тыйнак, әдәпле үсмер. Ә менә кызы без килгәндә урамга дуслары белән уйнарга чыгып киткән вакыт иде.

– Гыйният абый, бала-чаганың теле әшәке була, балаларыгызга «Сезнең өегез дә юк, мәчеттә яшисез», дип әйтмиләрме?

– Алай дигәннәре юк, әмма мәчет янына килеп шаулашып уйный башласалар, урамга чыгыгыз, дип әйтәм дә, «Бу синең мәчетең түгел, яме!» – диләр. Өйдә әти-әниләре сөйләшкәнне ишетеп шулай диләрдер, бәлки. Минем мәчетем түгел, тик мин ахыргы көнемә кадәр монда күз-колак булып торачакмын. Башка җиргә китсәм дә, бу мәчетнең имамы булуымны дәвам итәрмен. Хәер, башка имам куярга уйласалар да, кеше юк. Хезмәт хакы түләнмәгәч, киләм дип атлыгып тормыйлар шул…

«Ә УЛ КАЯ БАРЫРГА ТИЕШ?»

Имамның мәчеттә яшәве турында авыл халкы ни уйлый икән дип, кибетче Лира ханымнан да, юлыбызда очраучылардан да, Коркачык җирлек башлыгы Гөлнара ханым Закировадан да белештек. Коркачыкта яшәүчеләр: «Без Гыйният хәзрәтне хөрмәт итәбез, аны бөтен кеше ярата. Ашларга да гел шуны чакырабыз. Яшәсен мәчеттә, торыр урыны юк икән, без каршы түгел. Аның каравы кайчан килсәң дә мәчет ачык, бу бик әйбәт бит. Безгә аның мәчеттә яшәве комачауламый. Үзе бик акыллы, күп белә, балалары да бик тәртипле. Әгәр кемгәдер комачаулый икән, әгәр уставлар буенча мәчеттә яшәргә ярамый икән, шул «акыллы» кешеләр җыелсыннар да, өй сатып алып бирсеннәр. Әгәр кешенең яшәрлек төпле урыны юк икән, ул нишләргә тиеш соң? Балалары белән кая барырга тиеш?» – дип фикер йөртә. Ә башлык Гөлнара ханым Закирова хәзрәтнең гел мәчеттә генә көн күрмәвен, Болгардагы өенә дә китеп торуын телгә алды.

Биектау районы мөхтәсибе Тәлгать хәзрәткә шалтыратып, Коркачык мулласының хәлен аңлаттык.

– Хәзрәтнең мәчеттә төпләнеп яшәве дөрес мәгълүмат түгел. Аның белән сөйләшкәнебез дә булды, кунар җире бар, йорты бар, шунда кайтып-килеп йөрим, диде. Сезгә мөрәҗәгать иткән кешедән сорыйсы иде – ястү намазы һәм иртәнге намазлар ничәдә укыла икән, беләме икән ул аларны? Ястү намазы җәй көне төнге 11нче яртыда укылып бетә, иртәнге намаз исә төнге икедә укыла. Бар хәзрәтләр дә мәчеттә яши инде алайса. Әле күптән түгел Диния нәзарәте тарафыннан имамнарга ярдәм булды. Гыйният хәзрәткә дә акчалата ярдәм бирдек – ун мең сум тирәсе. Без ярдәм итәргә тырышабыз, ләкин кеше үзе дә тырышырга тиеш, – диде ул.

Татарстан Диния нәзарәтенә бу мәсьәләдә мөрәҗәгать иткәч, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җавап бирде:

– Авыл имамнарының авыр хәле турында Диния Нәзарәте былтыр, олы түгәрәк өстәл алдында журналистларны җыеп, киң җәмәгатьчелеккә хәбәр салган иде. Ачыктан-ачык сөйләшү булды. Хәзрәтләрнең проблемаларына йөз белән карарга өндәү, җәмгыятьтә аларның абруйларын арттыру, халыкка авыл мәчетләре һәм мәхәлләләре алдында торган кыенлыкларны җиткерү максатыннан уздырылган иде ул. Әйе, дәүләттән хезмәт хакы алып эшләмәүче хәзрәтләребез ярдәмгә мохтаҗ. Быелгы пандемия аларның хәлләрен тагын да ныграк какшатты, чөнки мәчетләр шактый вакыт ябык торды. Ә мәчетләр мөселманнарның сәдакалары хисабына гына көн күрә, һәм шушы акчалар торак-коммуналь хезмәтләрне һәм имамнарның хезмәт хакын түләп барырга мөмкинлек бирә. Шушы проблеманы истә тотып, Нәзарәт, беренчедән, мөмкинлекләрдән килгәнчә, аеруча авыр матди хәлдә калган авыл имамнарына һәм мәчетләргә өч тапкыр финанс ярдәм җибәрде. Аны имамнар һәм мәчетләр арасында бүлгәләү мәсьәләсен без мөхтәсибәтләрдәге хәзрәтләрнең үз карамакларына тапшырдык, чөнки җирлектәге ситуацияне алар яхшырак белә. Әмма, бу ярдәм генә мәчетләрнең дә, имамнарның да килеп туган чыгымнарын каплый алмый. Шуңа күрә без халыкка да, мәчетләрне игътибарсыз калдырмаска, дип мөрәҗәгать итәбез. Чөнки тормышның иң авыр мизгелләрендә, үзенә бик кирәк чакта кеше Аллаһка ялвара, хәзрәтләрдән киңәш сорый, мәчеткә сәдака биреп яхшыга өмет итә. Ә бүген имамнар үзләре дә кыен хәлдә калды.

Икенчедән, кем дә булса мәчет салырга уйлаган икән, хәзер Нәзарәт моны системалы алып баруны таләп итә. Мәчет кенә түгел, анда эшләячәк имам өчен аерым йорт салуны, шулай ук анда эшләргә әзер булган хәзрәтне табуны. Шул рәвешле, мәчет караучысыз, мәхәллә имамсыз, имам йорт-җирсез калмаячагына гарантия барлыкка килә.

Әлбәттә, пандемиядән зыян күрүчеләр күп булды. Аларга ярдәм йөзеннән Нәзарәт республикада «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафонын игълан иткән иде, һәм нәтиҗәдә Татарстанда 180 меңнән артык мохтаҗ кеше колачланды. Ә шуларның 90 меңе ярдәмне турыдан-туры мәчетләрдән кабул итте. Ягъни Татарстан имамнары, шәхси тырышлыклар куеп, иганәчеләр белән актив багланышларда торып, 90 мең кешегә төрле күләмдә азык-төлекләтә ярдәм күрсәтә алды! Үзләре пандемия аркасында авыр матди хәлдә калуга һәм мәчетләр ябык булуга карамастан! Мәчетләр тарафыннан зур-зур хәйрия чаралары уздыруга без күнеккән инде, әмма аларның үзләренең хәлләрен, кызганычка каршы, уйлаучы бик әз. Шуңа күрә дин кардәшләребез шушы авыр көннәрдә үзләре яратып йөргән мәчетләрен онытмыйча, имамына шалтыратып хәл-әхвәлләрен белешеп, мәчетнең коммуналь хезмәтләренә сәдакасын җибәрсә, зур ярдәм булыр иде. Мәчетләр бары тик мөселманнарга гына кирәк – ярдәмнәребездән мәхрүм итмик аларны, – диде ул.

Бу язманы язарга алынганда, «Һай, Коркачык мулласы мәчеттә яши икән, бу бит дөрес түгел!» – дигән аңлатма бирергә теләмәдек. Авыл халкы белән дә, Нәзарәт фикере белән дә килешәбез, имамнарның хәле җиңел түгел. Әле ярый Гыйният абый 13 мең сум пенсия ала. Тик аның бу акчага ике баласын тәрбияләве турында да онытырга ярамый. Хәзрәтнең мәчеттә яшәве ачыкланды, тик үзе дә, Биектау мөхтәсибәтендә дә моны ачыктан-ачык әйтергә кыймыйлар. Чөнки бу тискәре күренеш дип кабул ителер, таш атарлар, дип шикләнәләр кебек тоелды миңа. Юк, бу язманы киресенчә, дин әһелләребезнең чын матди хәлен күрсәтү һәм чынлап та мохтаҗ булган Коркачык мулласына бергәләп ярдәм итү нияте белән язуым. Әгәр дә арагызда матди ярдәм күрсәтергә теләүче булса, Гыйният хәзрәт белән 89375212776 номеры аша элемтәгә керә аласыз. Яки банк картасына сәдака күчерсәгез дә була.

Сбербанк картасының номеры: 2202 2003 2049 8510.

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Биектау – Казан

Коркачык мулласы мәчеттә яши, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии