Профессиональ җырчы була алмадым

Профессиональ җырчы була алмадым

Безнең балачак та, яшүсмерлек чоры да булмады. Безгә – сугыш чоры балаларына – кечкенәдән бары тик эш булды. Мин дә бала вакытымнан әнием белән ат абзарында сугышка китәсе атларны тәрбияләдем. Ул елларда кышын суыклык 38-40 градуска кадәр төшә иде дип күңелгә кереп калган. Аякта – оек-чабата, өстә – иске бишмәт. Әни атларның астын чистартканда да, аларга печән-фураж ташыганда да, ат өеннән кайнар су ташыганда да үз эченнән әкрен генә җырлый иде. Ә мин аның җыр куплетларын ятлап калырга тырышам. Җыр яратуым әнә шуннан калган.

Әни революциягә кадәр Чистай мәдрәсәсендә укыган. Бик эшчән, тәртипле, әхлаклы кеше иде. Нинди генә авырлыклар булса да, намазын калдырмады, Коръәнне яттан белә иде. Хәзер уйлап утырам, ул Бөек Ватан сугышына киткән апам Саимәне, абыем Гәбделхайны һәм әтием Морзаханны сагынып җырлагандыр инде. Сугышка киткәндә абыемнан 12 телле Вараксин гармуны калган иде. Мин әкрен генә шул гармунда уйнарга өйрәндем. 10 яшемдә гармун уйнап, җырлаштыргалый идем инде. 1949нчы елны Казанда Г. Камал театрында эшләүче ТАССРның халык артисты, әниемнең энесе Барый Әшрәпов мине Казанга артистлыкка укытырга дип алырга кайткан иде. Әмма мин инде документларымны Мамадыш педагогика училищесына илтеп тапшырган идем. Шулай итеп мин профессиональ җырчы була алмадым, укытучы булдым.

Әмма аңа карап, җырга мәхәббәтем кимемәде. «ТНВ» каналыннан да иң яратып караган тапшыруым – «Җырлыйк әле». Быелның 25нче гыйнварында булган тапшыруны 1нче февраль көнне тагын кабатлап күрсәттеләр. Тапшыруны алып баручы Азат Кәримов: «Тапшыруда сәнгать көллияте укучылары Айгөл Галләмова, Илсаф Гыйльметдинов, Сәйдә Мөхәммәтҗанова катнаша», – дигәч, уянып киткәндәй булдым. Элеккеге елларда Сәйдә исемле бер нәни кыз «ТНВ» каналыннан дини җырлар, мөнәҗәтләр җырлап, әбиләрне сөендерә иде. Әллә шул кызмы бу, дип, үз-үземә эндәшкән кебек булдым. Әйе, бу шул кыз иде. Мин шаклар каттым. Без аны бик ярата идек. Ул инде теге чакта ук бөтен Русиягә танылган иде, хәзер исә аны чит илдә яшәүче татарлар да белә. Аңа Аллаһ буйны, чибәрлекне, талантны кызганмыйча биргән. Хәзер ул сәнгать көллиятенең фортепьяно бүлегендә Клара Хәйретдинова классында укый икән. Шул ук вакытта КФУда да белем ала. Мин бу балага сокланып карап утырдым. Аның җырлавы гына түгел, киеме, чәче дә искиткеч матур, милли бит. Менә кемгә карап үрнәк алырга кирәк җырчыларга. Аның турында: «Татар халкының моңлы сандугачы», – диде тапшыруны алып баручы Алинә Кәримова. Әйе, җыр ул хисләрнең балкышы, моң исә – җырның нуры.

Кави МОРЗАХАНОВ,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии