Эше күп, акчасы юк

«Безнең гәҗит»нең бер санында (№ 39, 26 сентябрь, 2018, «Исәнмесез, мин хат ташучы – сезгә укол ясарга килдем…») сәпиткә утырып почта таратучы почтальоннар турында укыгач язарга булдым бу хатны. Бу теманы күтәрүегез өчен рәхмәт сезгә. «Безнең гәҗит» кенә халыкның моң-зарын тыңлап, матбугатка чыгара.

Ул мәкаләдә телгә алынган хезмәтләр барлык авылларда да бар. Әмма язылып бетмәгән хезмәтләре дә күп. Быел ел башыннан газ ягулыгын кулланган өчен түләү кәгазе башкаларыннан аерым килә. Башка түләүләр белән бергә килсә, почтальонга җайлырак булыр иде дә бит. Пенсия таратканда да алар аллап-артлап товар асып чыгып китә. «Безгә план куялар. Алыгыз инде, зинһар», – дип, кешегә ялынып товар сатып йөриләр. Нишләп алардан алсын инде халык, хәзер адым саен кибет бит, алар сатканы кибеттә арзанрак та тора әле.

Юл кагыйдәләрен бозган шоферларга килгән штраф хатлары да бихисап. Бу араларда авыл халкына җирдән файдаланган өчен төрле шәһәрләрдән – Петербургтан, Уфадан, Волгоградтан хатлар килә. Авыл саен 300-400 хат. Аны почта тартмасына гына салып китәсе түгел, һәркемнең өенә кереп, кул куйдырып, паспорт номерларын теркәп кенә тапшырасы. Боларга өстәп, һәр кибет үз товарын мактап, реклама җибәрә. Бу рекламаны тарату да почтальоннар өстендә. Моның өчен аларга бер тиен дә түләнми. Аларны тараткач, почтага тапшырасы язу-сызуы да бик күп әле. Ә бит почтальоннарга яшәү минимумы кадәр дә хезмәт хакы түләмиләр. Түрәләре ала анысы, хезмәт хаклары да яхшы, процентлары да бара.

Әсма КӘРИМОВА,

Балтач районы, Балтач авылы

Комментарии