«Язмышны алдап булмый шул!»

«Язмышны алдап булмый шул!»

– Сезгә кем кирәк иде?

Ишек алдында ят кеше барлыгын тоеп, өрә башлаган эт тавышына өй эченнән 25 яшьләрдәге егет килеп чыкты. «Мәндүдә апа Хәсәнова монда яшиме, – дим, егетнең сәеррәк атлавына игътибар итеп. – Миңа ул кирәк иде». «Әни Мөслимдә больницада, шунда барсагыз гына…» Ярты сәгать эчендә Чакмак авылыннан чыгып китеп, егет әйткән урынга бардым. Мәндүдә ханым Хәсәнова мине больницаның беренче катында көтеп утыра иде. «Улымны күрдегезме?» – дип сорап куйды ул, әңгәмәбезнең нәкъ менә аның турында барачагына ишарәләп. Аннары өстәп куйды: «Вакытыңны алмыйммы, үскәнем, ашыкмыйсыңмы?» Шулай дип сораса да, башыннан кичкән язмышын тамчысын да түкми-чәчми сөйләргә теләве күренеп тора иде аның…

БАЛАГА УЗУЫН КӨТКӘН

Бик ишле гаиләдә 9нчы бала булып дөньяга килгән Мәндүдә ханым Хәсәнова. Абый-апалары белән әвәрә килеп үсүе кечкенә вакыттан ук бер хыял белән яшәткән аны: менә үсеп җитәр дә, үзе дә әни булыр. Өч, юк – биш бала тәрбияләячәк әле ул! Ә бәлки, күбрәк тә булыр. Балаларны бигрәк ярата шул…

Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга шәһәрендәге медицина училищесына укырга кергән әңгәмәдәшем. 23 яше тулгач, чын мәхәббәтнең ни икәнен татырга насыйп була аңа. Мөслим районы егете Ранас белән ике ел гына очрашалар да, кавышырга булалар. Тормыш итәр өчен авылны түгел, шәһәрне сайлый алар. Чаллыга килеп урнашкач, Мәндүдә апа үзе шәфкать туташы, ә ире слесарь булып эшли башлый. Тормышлары читтән караганда бөтен кебек тоелса да, балага уза алмавы өчен эчтән бик кайгыра. Бергә яши башлауларына инде өч ел вакыт узып киткән икән, тик нишләп соң бала бәхетен һаман татый алганнары юк? Кичләрен өйдә очрашкан вакытта да, гадәттәгечә, эш турында түгел, уллары яки кызларының беренче тешләре чыгуы, тәпи йөреп китүе турында сөйләшәсе иде бит!

– Көттем инде, бик көттем. Эчем үсмәде микән дип, көн саен көзге алларына киләм, күремем туктап торса да, узмадым микән дип, гел шикләнә идем. Әнә шул тойгылар шактый бимазалаган бер мәлдә, бала тудыру йортында эшләүче бер танышым куанычлы хәбәр җиткерде: «Бездә яшь кенә кыз игезәк балалар тапты һәм аларны калдырып чыгып китте. Аласыгыз килмиме, балагыз юк бит?» Шатланыплар риза булдык. Тик менә нәкъ шул чорда иремнең башта әнисе, соңыннан авылдагы энесе үлде дә, төп нигездә әти берүзе генә калды. Ул безгә озын итеп хат җибәргән иде. «Балалар, авылда яшәп кеше үлми, сез мине тәрбияләргә кайтыгыз. Улым Ранас, сиңа электрик эше бар, кызым Мәндүдә, сиңа балалар бакчасында шәфкать туташы штаты бар», – дигән. Олы кешенең сүзен аяк астына салып таптау дөрес булмас иде, җыенып төп нигезгә – Мөслим районының Чакмак авылына кайтып төштек. Тик без авылга күчеп китәсе булгач, теге игезәк балаларны бирмәделәр, – дип аңлатты әңгәмәдәшем.

АШЛАМАЛЫ КАПЧЫК ЗЫЯНЫ

Авылга күченеп кайтып, балалар бакчасында эшли башлагач, әни буласы килү теләге дә бермә-бер арта Мәндүдә апаның. Бакчага йөргән һәр сабыйны алдына утыртып сөя, кәнфитләр белән сыйлый, кибеттә кечкенәләр өчен матур өс киемнәре күргәч тә, аларны сатып алып, таныш-белешләренең балаларына бүләк итә. Әнә шулай, «кайчан әни булырмын», дип, билгесезлектә яшәгән көннәрнең берсендә эш урыныннан Казанга укырга җибәрәләр аны. Үзе барып урнашкач, тикшеренү өчен дип, ирен дә чакыртып ала ул. Табиблар шунда бик авыр хәбәр җиткерә Мәндүдә апага: «Ирегез беркайчан да әти була алмаячак, гаеп анда».

– Ранас 7нче сыйныфта укыган чакта ашлама тутырылган капчыклар өстендә йокыга киткән булган. Авыз-колагыннан кан китеп, шул каннар сиптереп торган хәлдә Казанга самолет белән алып киткәннәр аны. Көч-хәл белән үлемнән алып калганнар. Бер ай буе дәваланып чыккан. Шуңа күрә өйләнешкәндә үк әйткән иде ул миңа: «Мәндүдә, яшәсәм 30га кадәр яшәрмен». – Әңгәмәдәшемнең күзендә яшь тамчылары пәйда булды. – Аллага шөкер, 56 яшенә кадәр яшәде ирем. Тик капчыктагы ашлама организмына барыбер зыян салган булып чыкты шул.

Ә сез ирегезгә ул чакта аның беркайчан да әти булмаячагын әйттегезме?

Ирләрдә горурлык дигән әйбер көчле бит ул, акыллым. Аны кыерсытасым килмәде. Үзе дә аңлагандыр – ник аның ярасына тоз сибим, ди?! Инде бала таба алмаячагымны тәмам аңлагач, Чаллы шәһәрендәге балалар йорты сукмагын таптый башладык… Табиблар җиткергән хәбәр соңгы өмет канатларымны да сындырды шул. Укудан кайту белән: «Үзебезнеке булса – булыр, булмаса – юк, әйдә, гомерне зая уздырмыйк, берәрсен алып кайтыйк», – дидем иремә. Барып кердек балалар йортына. Кап-кара бер малайны күрсәттеләр. Ирем дә шундый кара һәм чибәр кеше иде. Бик охшаш иде аларның йөзләре. Биш-алты яшьләрдәге грузинмы, әзәрбайҗанмы баласы инде бу сабый. Алырга җыенып беткәч кенә, баланың тарихы язылган документларны күрсәтегез әле, дип сорадым. Караса-ам! Әнисе сифилислы булган, туганда бу чир балага да йоккан. Ә бит ир-атка сифилис йоккан була икән, аны дәвалап бетерсәләр дә, ул кысыр кала дигән сүз. Тукта әле, минәйтәм, бу баланы алсак, безнең язмышны кабатлаячак бит бу. Авыр булса да әнә шулай буш кул белән кайтып киттек.

Шушы ук балалар йортына икенче мәртәбә бару да бернинди уңай нәтиҗә дә бирми. Бу юлы Мәндүдә апаның үзенә охшаган бер малайны тәкъдим итәләр: шундый ук зәңгәр күзле, саргылт чәчле була ул. Тик кызганыч, ДЦП авырулы… Алган-алган, сәламәт булсын инде дип уйлап, кабаттан борылып кайтып китә Хәсәновлар. 11 ел буе баласыз яши алар. Тик бервакыт теләгән теләкләре кабул булып, аларга дигән сабый табыла.

«ВАКЫТЫННАН АЛДА ТУГАН ИДЕ»

Безнең күршедә Роза исемле шәфкать туташы яши иде. Ул балалар тудыру йортында эшләде. Сөйләштем моның белән, булыш, минәйтәм, башка болай яши алмыйм, миңа бала кирәк, дидем. «Апа, берәрсе баш тартса, шунда ук хәбәр итәрмен», – диде. 1992нче елның декабре иде… Сугым суеп йөрибез – телефон шалтырады. «Мәндүдә апа, сезгә дигән бала булды, бер 18 яшьлек кыз ялгышлык белән балага узган булган, калдырып чыкты. Җыена башлагыз, хәбәр итәрмен, килерсез», – ди. Кычкырып көләргәме, җирне тырмап еларгамы – шатлыгымнан нишләргә белмәдем мин. Үз балам туганмыни! Йөгереп чыгып иремә дә әйттем бу хакта.

Сабыйны кулларына алачак көнне уйлап, бер чемодан бала чүпрәк-чапраклары тутырып куя, коляскалар сатып ала әңгәмәдәшем. «Килегез», дигән хәбәр алгач та, төн буе керфек тә йоммый чыгалар. Ул вакытта үзләренең Запорожец машиналары гына була әле. Бер танышларының Москвичын яллап китәләр бала артыннан. Сабый кайтасы булгач, төне буе мичкә ягып, өйне май кебек җылытып куярга да онытмыйлар. Шундый әзерләнәләр инде!

Ничә көннәр буе башымда: «Анасы килеп, баланы алып китмәс микән?» – дигән шөбһәле уй булды. Минеке генә булырга тиеш иде ул! Мин аны беркемгә дә бирмәячәк идем! Чүлдә әлсерәп барган кешегә бер йотым су ничек тансык булса, миңа да әнә шулай кирәкле иде ул бала, аңлыйсыңмы, үскәнем? – дип, елый-елый аңлатты Мәндүдә Хәсәнова. – Барып кердем хәзер больницага. 1 кило 450 граммлы гына бала ята. Буе беләк чаклы, башы йодрык кадәрле, бармаклары – шырпы. Вакытыннан алда туган икән. Килеп керүгә тиз генә юрганнарга төрдем дә, алып кайттым да киттем. Өйдә без кайтканны ике шәфкать туташы көтеп тора иде. Тегеләр биләүне чишеп җибәрделәр дә, балага карап, агарынып киттеләр. «Әнекәем, бу баланы карап алды микән – бигрәк зәгыйфь бит, үлсә, без җавап бирәсе – нишләргә?» – дип уйлаганнар икән бичаралар.

Кайната булган кеше дә килене өчен борчылып шактый күз яшьләре түгә ул көннәрдә: «Бу бала үлә калса, киленнең башы төрмәдә черер инде!» Тик Мәндүдә апа гына курыкмый, бу вакытта 36 яшь була бит инде аңа. Үз көченә дә, баланы тернәкләндерәчәгенә дә ышана ул. Төннәр буе әрле-бирле йөреп, пенициллин шешәләрен кайната, аларга сыер сөте салып, пипетка ярдәмендә тамчылап сабыена эчертә. Үзенең дә тупырдап торган гәүдәсе бер ай дигәндә чыра калынлыгы гына кала. Тик бирешми әңгәмәдәшем. Чөнки үзеннән һәм иреннән башка бу балага аякка басарга беркем дә ярдәм итмәячәген яхшы аңлый ул. Хәер, тирә-яктагылар да бу хакта ачыктан-ачык белдертә аңа:

– Бер авылдаш хатын бала тапты. Сөте шундый күп иде аның, артыгын савып түгә дә әле, дип сөйләделәр. Табиблар минем балага күкрәк сөте кирәк булуын әйткәч, артык сөтеңне минем малайга да имез әле, дип, берничә мәртәбә барган идем янына. Берсендә кайнанасы каршыма чыкты да: «Сиңа дигән сөт юк монда, бүтән килеп йөрмә!» – диде. Елап кайтып киттем. Ярый әле ирем – терәгем янәшәмдә булды. Ул күз яшьләремне сөртеп кенә алды да: «И, Мәндүдә, нигә кирәк безгә чит кешенең пычрак сөте, имезәсең бит сыерныкы белән дә – ялынып йөрмә», – диде. Башка бармадым инде. Аллага шөкер, тернәкләнде балабыз, аңа Марат дип исем куштык.

«ҮЗ БАЛАМНАН ДА КАДЕРЛЕ»

Алты айлык кына вакытында Маратка салкын тия. Дәвалану өчен дип больницага баргач, табиблар Мәндүдә апаны чакырып алып, бик куркыныч хәбәр җиткерәләр. «Сезнең балагызда ДЦП бит, ул беркайчан да йөрмәячәк».

– Чүт егылмадым! «Нүжәли инде? Бала сәламәт диделәр бит», – дип, үкерепләр еладым шул вакытта. «Сөйләгез, ничек болай булды?» – диделәр. Барысын тәфсилләп аңлаттым. «Нигә кирәк бу бала сезгә – кире илтеп тапшырыгыз, сәламәт бала бирсеннәр!» – диде табиблар. «Ничек инде?! Мин бит аны авызына тамчылап сөт сала-сала тәрбияләдем! Ул бит песи баласы түгел, теләсә ничек чыгарып ыргытырга. Бирмим баланы!» – минәйтәм. Гарип бала үстерү – минем язмышыма язылган сынау булган. Балалар йортыннан да ничә мәртәбә авыру бала бирәсе иделәр бит – мин карыштым, баш тарттым, ә ахыр чиктә барыбер тиешле сынау килде миңа. Мин аны ахыргача җиңәргә тиеш идем. Язмышны алдап булмый шул.

Әнә шуннан соң улын төрле массажларга йөртә башлый ана кеше. Балага 5 яшь тулгач, аны Тула шәһәренә алып барып, операция өстәленә яткырырга тәкъдим итәләр – ике аягы бергә кушылган, көч белән генә аерып була торганга әйләнгән була шул Маратның. Җитмәсә, куллары да юньле-рәтле эшләми. Наркоз ярдәмендә катып калган мускулларын 27 урыныннан кисеп җибәрәләр баланың. Тагын өч мәртәбә шундый операция кичерә әле ул. Бу вакытларны исенә төшергәндә Мәндүдә апаның күңеле тула, гүя ул шушы кыенлыкларның үз башыннан узганына үзе дә ышанмый иде.

– Шатлык белән борчуы бергә үрелеп барды. Беренче операциядән соң наркоздан бик озак айныды, инде баланы үлде дигәннәр иде. Аллага шөкер, кире ушына килде. Ә икенче операциядән соң, өйгә кайткач, улыбыз тәпи йөри башлады. 6 яшь иде аңа бу вакытта. Әле дә хәтеремдә, кайнатам ишек алдына чыкты да: «Килен, кер, кер әле!» – дип кычкырырга тотынды. Ни булды икән, дим. Йөреп киткән икән Маратыбыз. Тик аның тормышында һәрнәрсә яшьтәшләренекеннән соңгарак калып башкарылды шул. Балалар бакчасына да 6 яшьтә генә барды ул, мәктәпкә исә 8 яшендә керде. Акылы сәламәт кешенеке кебек, шөкер. Читтән торып кына институт та тәмамлады әле улым. Компьютерны әйбәт белгәч, программистлыкка укыттык без аны. Әле менә районыбыз башлыгына рәхмәт – эш табарга ярдәм итәрмен, дип вәгъдә бирде, шуны көтеп яшәп яткан көнебез. Язмышымнан зарлануым түгел, бары тик гыйбрәт булсын дип кенә сөйләдем. Мин бу баланы алуыма тамчы да үкенмим. Ул авыру булса да, «эх, ник кирәк булган», дигәнем булмады. Ике ел элек ирем үлде, ә янымда терәгем калды. Ул бала миңа бик кадерле. Үз баламнан да кадерлерәк! Менә мин больницада вакытта да бөтен хуҗалык аның өстендә. Ярдәм итә ул һәр яклап. Сезнең каршыгызга чыккан булгандыр Марат улым – күпме дәваласак та, аякларын тулысынча сәламәтләндереп бетереп булмады, күргәнсездер үзегез дә. Шунысы гына кызганыч…

Мәндүдә апа белән шактый сөйләшеп утырдык без. Әйе, күз карашыннан ук сизелә аның улына булган мәхәббәте. Бала бәхете дигән хисне бик көттереп һәм зур кыенлыклар аша татыган ул. Бу ачык йөзле ханым белән хушлашканда күңелемдә бер генә теләк булды. Аллаһ кушмаган эш юк, диләр. Бер көн килеп, оныклар сөю бәхетен дә татырга язсын иде сезгә!

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Мөслим – Казан

Комментарии