«Сигез ай буе аңсыз ятканнан соң, ул беренче тапкыр: «Әни», – диде»

«Сигез ай буе аңсыз ятканнан соң, ул беренче тапкыр: «Әни», – диде»

Табиблар ярдәме белән Гөлгенә хәзер сөйләшә, хәрәкәтләнә, утырып тора ала. Ә бит өч ел элек күпләр кызның мондый уңышларын күрербез дип уйлап та карамаган. Әти-әнисе һәм якыннары гына өметен өзмәгән. Һәм... әле дә өзми.

КҮРӘЧӘГЕ АРТТАН ЭТКӘН

Актаныш районының Ахун авылы кызы, 21 яшьлек Гөлгенә Сафинаның язмышы турында һәркем хәбәрдардыр. 2019нчы елның 30нчы июнендә Чаллыга, укыган колледжына дип киткән кыз коточкыч юл һәлакәтенә очрый. Шул көн Сафиннар гаиләсенең тормышын үзгәртә дә куя. Инде менә өч ел буе Гөлгенә әнисе Ландыш апа белән Испаниянең Барселона шәһәрендә дәвалана.

Гөлгенә – гаиләдә икенче бала. Бик җитез, кыю, ярдәмчел, зирәк кыз ул. Нәселләрендә табиблар күп булганга, кыз да кешеләрне дәвалау турында хыяллана. Шуның өчен Чаллыга, медицина көллиятенә укырга да керә. 30ы көнне имтихан бирергә дип китеше була.

– Күрәчәк арттан этә, диләр. Ул көнне кызым, имтиханга әзерләнәм дип, Чаллыга китәргә булды. Мин аны, гадәттә, кичен юлга җибәрми идем. Әмма бу көнне авылдаш егетебез дә киткәч, барсын, дидек. Үзем алай әллә ни сизенмәгән идем, ләкин Гөлгенә фаҗига буласын белгән иде кебек. 28нче июнь көнендә улым Илфакны армия сафларына озату кичәсе булды. Тәмле-тәмле ризыклар әзерләдек. «Кызым, әйдә, сиңа да җибәрәм», – дигәч, Гөлгенә: «Юк, әнием, кирәкми. Мин аларны барыбер ашамаячакмын», – дип җавап бирде. Сизенгән балакай, – дип искә алды Ландыш апа.

30нчы июньнең кичке алтыларында Гөлгенә авылдашлары Илгиз һәм Фаяз Галләмовлар белән Чаллыга юл тота. Рульдә Фаяз була. Юлның яртысын узгач, фаҗигага очрыйлар. Юл һәлакәте Фаязның гомерен шунда ук өзә. Ә Илгиз Галләмов больницада дәваланып чыга.

Бу кичтән соң, Сафиннар гаиләсенә больница сукмагын күп тапкырлар таптарга, йокысыз төннәрен шунда үткәрергә туры килә. Гөлгенәнең диагнозлары күп төрле: баш сөяге һәм баш мие җәрәхәтләре, үпкәнең тулысынча эшләмәве, сынган сөякләр. Моның барысы да яшь Гөлгенә җилкәсенә төшкән. Кыз сигез ай аңсыз яткан, ләкин аңына килгән. Зонд аша гына тукланган, махсус җайланмалар белән сулаган. Хәзер боларны үзе башкара алса да, әлегә мөстәкыйль рәвештә адым ясый алмый. Монысы өчен вакыт һәм акча кирәк, ди табиблар.

«ХЫЯЛЛАРЫ ЗУР АНЫҢ»

Киләчәктә югары белем алып, намуслы, чын табиб булырга ашкынган Гөлгенәнең тормышы бүген табиблар кулында. Алар ярдәме белән хәзер ул бераз хәрәкәтләнә ала. Баш миенә шактый зыян килгәнлектән һәм сигез ай аңсыз яту сәбәпле, ул утырырга, сөйләшергә, ашарга, адым ясарга, бераз хәрәкәтләнергә өйрәнгән. Һәм барысына да яңа баштан.

– Кызым терелеп аякка басу турында хыяллана. Үзенең хәлен аңлый. Кайчак моңсуланып: «Эх, әнием, шул имтихан вакытында кайтмаган булсам...», – дип әйтеп куя. Нишләтәсең, күрәчәк булган, – дип сөйли Ландыш апа. – Уку һәм эш турында сөйләми. Табиб булам дип хыялланганлыгы турында без дә исенә төшермәскә тырышабыз. Хәзер кызымның хәле алга таба бара. Ул сөйләшә, сорауларга җавап бирә. Өч ел элек уянырмы икән бу дигән курку бар иде. Сигез ай буе аңсыз ятканнан соң, ул беренче тапкыр: «Әни», – диде. Шуннан соң аны аякка бастыру турында хыяллана башладык.

Өч елда 20дән артык операция кичергән Гөлгенә. Әле тагын ничәү кирәк булыр – моны якыннары да тәгаен белми, әмма алар Гөлгенәне аякка бастырыр өчен барысына да әзер. Хәер, Гөлгенә үзе дә бирешә торганнардан түгел.

– Күз күреме яхшырды, гәүдә өлеше ныгыды. Басып торганда аркасын тота ала хәзер, – дип сөйләде Ландыш апа. – Аяк мускулларын ныгыту, атлау хәрәкәтләрен истә калдыру өчен күнегүләр ясыйбыз. Барысын да үзе теләп башкара. Шулай ук логопедлар аның сөйләмен яхшырту өчен тырыша. Моның белән генә туктамабыз. Минемчә, ким дигәндә, тагын 2-3 операция кирәк әле. Тик табиблар әлегә бу операцияләрне ясарга алынмыйлар. «Мөстәкыйль рәвештә ике-өч адым ясый башласын, аннары карарбыз. Әлегә иртәрәк», – диләр. Умыртка баганасына һәм уң аягына операция ясарга кирәк. Гөлгенә атлап йөрсен өчен тырышабыз инде. Аллаһ Тәгалә ярдәменнән ташламасын, дип телибез. Аллаһка шөкер, ярдәм итәргә әзер торучы миһербанлы кешеләр бар. Ни генә дисәң дә, барысы да акчага килеп терәлә. Без – гади авыл кешеләре. Бездә зур суммалар юк. Шуңа күрә ярдәм итүчеләргә кат-кат рәхмәт әйтәм. Һәркем сәламәт булсын, кайгы-хәсрәт күрмәсен.

Гөлгенәгә һәм аның гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр Сбербанк картасына 4276 8620 2168 2101 номерына (Баһауова Ландыш Өлфәт кызы исемендә) акча күчерә ала. Ак Барс Банк картасы: 2200 5301 2995 9151.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии