«Мохтаҗларны ярдәмсез калдырмам!»

«Мохтаҗларны ярдәмсез калдырмам!»

Казанда яшәүче 46 яшьлек Марина Грушечева инвалидларга бушлай коляскалар өләшә. Соңгы берничә ел эчендә ул бер тиен акча да сорамыйча, ихтыяҗы булганнарга 128 коляска тараткан. Гаҗәп хәл, шулай бит? Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр өчен җайланмалар беркайчан да арзан тормаган һәм аны кемгәдер бушка бирүләре сирәк була торган бәхет эше кебек. Ә урын өстенә калган кешегә арба кирәк. Һәм ничек кенә әле. Урам белән тоташтырып торучы бердәнбер җеп кебек бит ул аңа… Марина моны яхшы аңлый. Арбага ия булуның шактый четерекле эш икәнлеген да белә, шуңа күрә ул мохтаҗ кешеләргә ярдәм итүнең үз системасын булдырган.

«ӘГӘР АРТИСТКА ЧЫКМАГАН ИКӘН – ХӘЙРИЯ ЮЛЫН САЙЛА»

Марина – үзе дә группада. 3 айлык вакытында тәне тартышып, өянәкләре башлана аның. Табиблар эпилепсия дигән диагноз куя. Кече яшьләрдән үк, кыз үзенә кайчан начар булачагын тоярга гадәтләнә: баш әйләнә, тамак кибә, хәлсезлек. Мондый диагноз белән артык дулкынланмаска кирәклеген дә аңлап яши.

Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, барлык сыйныфташлары кебек үк, киләчәктә кем булырга дигән сорау белән яна кыз. Театр училищесына документларын тапшырырга, киләчәген сәхнә белән бәйләргә карар кыла. Тик кая ул! Крыловның мәсәлләрен яттан сөйләргә өйрәнсә дә, имтиханга керер алдыннан бик дулкынлана Марина. Киләчәгең хәл ителгәндә борчылырсың да шул. Һәм чыгыш ясарга дип күтәрелгәч, сәхнәдә өянәге башлана. Кабул итү комиссиясе янында күзләрен йома, больницада айный. Авыру мәктәп укучысын беркем дә укырга кабул итми.

Шул вакыт Марина үзе өчен бер нәрсә аңлый: артык борчылырга кирәкми. Аллаһ бит ул сынауларны бер дә белми бирми: берне тартып алса, йөзне алдыңа китереп куя. Димәк, ул җиргә актриса булыр өчен тумаган, бу дөньяда аның миссиясе башка… Һәм берничә елдан бу миссиянең нинди булуын да аңлый ул.

– Укырга керә алмагач, өйдә генә яттым. Бер мәлне, карап торырга дип, күршеләр балаларын кертә башладылар. Мин алар каядыр барып килгәнче балалар белән утырам. Күрше йортта яшәүчеләр дә килә иде хәтта. Үзләре ялга киткән вакытларында фатирларын күзәтеп тору өчен ачкычлар да калдыра башладылар, менә шулай әкренләп кенә кешеләргә ярдәмем тия башлады. 20 яшь тулгач, әни миңа әйтә: «Кызым, әйдә хәйрия эше белән шөгыльлән әле син, әгәр синнән артистка чыкмаган икән, димәк, синең бурычың башкада. Үзең өчен түгел, кешеләр өчен яшә, аларга ярдәм ит, без әтиең белән кулыбыздан килгәнчә сиңа булышырбыз», – диде. Мин шушы сүзләрне генә көткән кебек, ике куллап хәйрия эшенә керештем. Авыру әбиләрне дә карадым, балалар белән дә утырдым, иртән чыгып китәм, кич кайтам. Бер тиен акча да алмадым. Юк, мин бит сезгә чын күңелдән ярдәмләшергә киләм, дип әйттем. Ә әбиләр барыбер бакчада үскән яшелчәләрен сумкама тутыралар иде. Мин булыштым – алар да үзләренчә ярдәм итте. Тик моның белән генә чикләнергә уемда да юк иде. Мин сукбайларны ашата башладым…

Шулай беркөнне Марина гадәттәгечә чүп ташларга чыга. Сәләмә киенгән, өсте-башы пычранып беткән берәүнең чүп арасыннан үзенә ашардай нәрсә актарынуын күреп, йөрәге әрни аның. Карарга җирәнгечме? Ә бит ул да башкалар кебек үк яшәр өчен дип туган. Бәлки, кайдадыр ялгышкан, тормышы килеп чыкмагандыр, тик аның да ихтыяҗлары башка тере кешеләрнеке кебек үк бит: һичьюгы, көнгә бер мәртәбә булса да, туйганчы ашау, мәсәлән. 2000нче еллар була бу. Казанның урам сукбайларыннан мыжлап торган чагы. Ул вакытта бомжлар өчен приют дигәннәре дә юк, шуңа күрә чат саен диярлек хәер сорашучы йортсызлар утыра. Маринаның башына фикер килә: туганнан туган абыйсының дачасында казаннар, мангаллар бар, кыр кухнясы дип атала торган җайланмаларда ризык пешереп, шуны өләшсәң, бер көнгә булса да, мескен теләнченең гомерен озынайтасың бит. Туганнары ашарга пешереп тора, Марина көнгә бер тапкыр шуны Казанның үзәгенә алып килеп, мохтаҗларга тарата башлый.

– Минем әни бәлешләр пешерергә ярата иде. Нинди генә эчлекләр салып пешерми ул аларны: кәбестә, повидло, алма, санап бетергесез. Безнең өстәлдә һәр көнне нинди дә булса бәлеш була иде. Кабартмалар пешерә. Башта шуларны өләштем. Сукбайлар мине ерактан ук таныйлар, аларга кабартмаларны пешергән әниемә дә куаныч, шуны таратып йөргәндә, миңа да шатлык. Соңрак абыемның дачасында аш, икенчегә ашала торган ризык һәм компот кайнатып, шуларны өләштем. Көннең билгеле бер вакытында үзәктә сукбайлар җыелып басып тора: «Ә без сезне көттек», – диләр. Аларга аш бүлеп биргән вакытта язмышлары турында да сорашырга өлгерә идем. Бу көнгә ничек төшкәннәр? Кемдер эчкечелек, кемдер кара риэлтор аркасында шушы хәлгә калган. Юатырга сүзләр эзлим, җылы ризык белән сыйлыйм, үтеп баручылар бу күренешкә битараф калмады. «Сезгә, бәлки, берәр ничек ярдәм итеп буладыр, изге эш эшлисез бит», – диләр. Кирәкми, мин үзем ярдәм итүче, дип, горур гына баш тартам. Ә алар барыбер тиз генә кибеткә барып килеп, ярмалар, токмачлар биреп калдыралар, икенче көнне шул продуктлардан сукбайларга кабат ашарга пешереп алып чыгам. Тик Казанның меңьеллыгыннан соң, бомжлар көтүләре белән йөрми башлады, юк булдылар. Шуннан соң бу эшемне туктатырга туры килде. Ләкин юк-юк дигәндә, әле дә фатирыма алып кереп, ашатам мин аларны. Алар мине үзләре эзләп таба, ашап кына чыгыйкчы, дип сорыйлар. Кертәм, ботка, аш пешерәм. Инвалидлык буенча пенсиям 7500 сум гына минем. Коммуналь хезмәтләр өчен түләгәннән соң, үземә дарулар сатып алганнан соң, тиеннәр генә кала. Су белән шикәрдә генә торган көннәрем дә була. Ашыйсым килү теләген басар өчен, конфет кабып көн уздырам. Тик ярдәм сорап килүчене беркайчан ашатмыйча чыгармыйм, аларга дип алып куйган ризыгым була минем – дип сөйли Марина. Һәм шунысы да мөһим: булышканда кешеләрне диненә, милләтенә карап бүлми ул. Татарлар да, яһүдләр дә, урыслар да килә аның янына. Бер йотым ризык эзләп килгәннәр, алга таба яшәү өчен көч тә алып китә Маринаның фатирыннан: аларны юатырдай сүзләре дә һәрчак табыла ханымның.

«ЯЛГЫЗ АНАЛАРГА БУЛЫШТЫМ»

Шулай бер көнне, Маринаның туган тиешле бер сеңлесе килеп, авырга узуы, тик егетенең аны ташлап китүе турында сөйли. Әле 18 яше дә тулмаган кыз апасына: «Нишләтим? Ул баланы үстерергә кайдан акча алырмын? Балалар арбасы, киемнәр кирәк булачак, минем бит бер тиенем дә юк», – дип елый. «Борчылма, – дип юата аны әңгәмәдәшем. – Илдә чыпчык үлми». Сабыйның туар вакыты җиткәндә, телевидениегә шалтыратып, «әтисез бер сабыйның туар вакыты җитә, мәрхәмәтле кешеләр, кулыгыздан килгәнчә ярдәм итсәгез иде», дип игълан калдыра Марина Грушечева. Бу белдерүдән соң аның фатирына киемнәр дә, бала арбалары да, уенчыклар да күпләп килә башлый. Сеңлесенә ярдәм итәргә бөтен мөмкинлек була. Артып та кала әле. Тик арткан әйберләрнең берсен дә чыгарып ташламый ул. Шушы ук ысул белән ирсез бала тапкан тагын бер анага ярдәм кулын суза. Әле хәзер дә Маринага бу мәсьәләдә шалтыратучылар бар. Һәм ул беркемне дә кире бормый.

20 яшендә шөгыльләнә башлаган хәйрия эшчәнлеге хәзерге вакытта шактый тамыр җәйгән аның. Язма башында әйтелгәнчә, ул физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә инвалид коляскаларын бушлай өләшә. 7500 сум пенсия алган кешенең 128 мохтаҗга арба бүләк итүе ышанып булмастай хәл кебек. Тик монысының да үз җаен тапкан ул.

– Кайчандыр күршебез булып яшәгән әби кибеткә чыккан вакытында егылып койрык сөяген сындырды. Озак вакытлар больницага бармый йөрде, сынганын да белмәде, нәтиҗәдә, инвалид калды. Улы аңа коляска сатып алды, тик тора-бара күршебез анда да утырып тора алмады, берничә елдан үлеп китте. Коляска хуҗасыз калды. Шуннан бервакыт телевизор карап утырам: берәү ярдәм итүләрен сорый – инвалидлар арбасы алырга акчасы юк икән. Күрше апаның коляскасын улларыннан сорап алдым да, илтеп бирдем моңа. Башыма фикер килде: социаль яклау үзәге аша бөтен кешегә дә коляска җиткереп бетереп булмый, ә аны сатып алу кыйммәткә төшә. Кемдер үлеп киткән, кемдер терелеп аягына баскан, ә коляскасы калгандыр, бәлки. Әнә шундый иясез арбаларны эзләп, игълан бирдем. Миңа китерә башладылар. Шуннан соң аңа мохтаҗ булганнарны эзләдем. Алар миңа шалтырата да, сорыйлар: «Бәясе күпме?» Бу сорау мине бик рәнҗетә. «Мин аларны сатып бирмим», – дим. Күпләр ышанмый. Янәсе, ничек инде 21нче гасырда кемдер кемгәдер бушлай ярдәм итсен! Бәлки шулайдыр, тик мин кеше бәхетсезлегендә үз бәхетемне төзи торганнардан түгел. Инвалидларга коляска балыкка су, кошка һава кирәк булган кебек кирәк. Бу дөньяда сәламәтлек акчадан мөһимрәк. Шуны аңлап эш итәм. Миңа кешеләр 40 мең сум акча алып киләләр: «Син бит башкаларга ярдәм итәсең, әйдә, без дә сиңа ярдәм итик», – диләр. Баш тартам. Ул акчаларны рак белән авыручыларны дәвалый торган үзәкләргә күчертәм. Минем үземә бер тиен акча да кирәкми. Мин – хәйрияче, мохтаҗларга ярдәм итүче. Бу язма чыккач, бәлки кемгәдер инвалид коляскасы кирәк булыр, ә кемнеңдер бәлки ул тузан җыеп почмакта ятадыр. Шалтыратсыннар – мохтаҗларга булышырмын, иясезенә хуҗа табармын, – дип сөйли Марина.

Сүз уңаеннан шунысын да әйтик, әңгәмәдәшемнең фатирындагы бүлмәләрдә капчык-капчык киемнәр, памперслар, уенчыклар, китаплар… Ул аларны да мохтаҗларга өләшә. Бәлки кемдер янгында зыян күреп, бер киемсез калгандыр, бәлки кемнеңдер киенергә мөмкинлеге юктыр, андыйлар да +7906-324-00-46 номеры аша Марина Грушечева белән элемтәгә керә ала. Кыскасы, ярдәм кирәк булса яки үзегезнең кемгәдер ярдәм итәсегез килсә, Маринага шалтыратыгыз.

P.S. Әле күптән түгел генә Русия Президенты Путин белән турыдан туры элемтә булган иде. Анда килеп ирешкән сорауларның төрлелеге хәйран калдырырлык. Кемгәдер фатир кирәк, кемгәдер эт баласы. Ә Марина бу юлы да, мохтаҗлар турында уйлап фикер йөрткән.

– Кечкенә генә кишәрлекле җире булган берәр өй алырга ярдәм итсәгез иде. Анда сукбайларны яшәтер идем, бакчада яшелчә үстерерләр, тавык асрарлар, үзләре җитештергән белән туенырлар. Пансионат кебек әйбер ачасым килә, – дип шалтыраттым. Әлегә җавап бирмәделәр, тик мин ышанам, бу мөмкинлек табылыр, минем кешеләргә тагын да ярдәмем тияр, үзем исән вакытта мохтаҗларны ташлап калдырмам!

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии