«Мин ул көнне яхшы хәтерлим...»

– Сугыш чоры ятимнәре турында язучылар, зарланучылар шактый, ләкин колак салучылар юк. Хөкүмәт җитәкчеләре безнең гозерне исәпкә алмый. Бәлки аларның әтиләре сугыш кырында ятып калмаганнардыр яки, сугышта булып та, исән-сау әйләнеп катканнардыр. Әтиләр канаты астында рәхәттә яшәгәннәрдер, – дип сөйләнә-сөйләнә, Гомәр абый килеп керде. – Син авыл ветераннар рәисе буларак, шул турыда яза алмассыңмы, дип килдем, – ди.

Гомәр абый сөйләгәннәрне игътибар белән тыңлап тордым да, аның һәм аның кебек ятимнәрнең зарын сезгә дә җиткерергә уйладым, бәлки берәр файдасы тияр. Ул сөйләгәннәрдән:

– Минем әтием Миңнегалиев Махубрахман Миңнегәрәй улы 1909нчы елда Кормаш авылында туган. 1941нче елның июнендә ике баласын һәм әнине калдырып фронтка киткән. Сеңлемә бер яшь ярым, ә миңа алты яшь иде. Ул көнне мин яхшы хәтерлим. 23нче июнь көнне иртүк урамда шаулашкан тавышлар ишетелде, йөгереп урамга чыктык. Урам капкаларына ниндидер кәгазьләр ябыштыралар, Герман сугыш башлаган икән дип, елашалар.

Әтигә сугышка китәргә дигән хәбәр килде. Көн матур иде, мин әтине озатырга, әнигә ияреп, Теләнче Тамакка бардым. Бик елап калдык. Киткәннән соң әтинең ике генә хаты килде, шуннан соң хәбәр алмадык. Сеңлем декабрь аенда вафат булды. Авыргач аны больницага җибәрмәделәр, чөнки әни бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләде дә эшләде. Әни, мескен, колхозда «таяк»ка эшләп, түзә алмаслык авыр шартларда, ачлы-туклы, өшеп-туңып мине тәрбияләде. Фронт өчен дип төрле займнар җыя башладылар. Башкаларга бер мең сум булганда, минем әнигә, баласы берәү генә булгангадыр инде, мең ярым кайтаралар иде. Әни өйгә кайткач, күз яшьләре түгеп, ул акчаны каян, ничек итеп табып түләргә икән дип аптырый иде. Һәр көнне кәнсәләргә чакырып интектерәләр, эштән арып кайтып, ял итәргә дә вакытлары калмый иде. Ул елларда күргән газапларны искә төшерсәм, әле дә тетрәнеп куям. Ничек кенә исән калганбыз икән?

Салам түбәле, ярым җимерек өйләрдә кышкы зәмһәрир салкыннарда, салам ягып (анысы да юк бит әле аның, фермадан маллар астына җәйгән саламнарны алып кайтабыз), ачлы-туклы яшәп, интегеп, бер телем ипигә зар булып яшәвемне һич тә оныта алмыйм.

Сугыш елларында безне табигать кенә коткарып калды, ул гына безне туендырды. Болыннан кузгалак, песи борчагы, кукы, кычыткан, балтырган, яз көне черегән бәрәңге кәлҗемәсе ашап тукландык. Әрәмәдән шомырт җыйдык. Язны, җәйне түземсезлек белән көтеп ала идем.

Әти сугышка кадәр ат караучы булып эшләде. Мин дә әти янына барып, колыннарга, атларга карап соклана идем. Әти сугышка киткәч, әнигә дә атлар карарга насыйп булды. Кышын коедан чиләк белән су алып атларны эчертәләр, җәй буе көтү көтәләр иде. Ул вакытларда мин дә атка атланып, әзрәк әнигә ат куышырга ярдәм итә идем.

1945нче елда, сугыш беткәч, солдатлар кайта башлады. Мин дә урамга йөгереп чыга идем дә, әтине каршылармын дип өметләнә идем. Гомерем буе әтине көтеп яшәдем. Һавадан самолетлар очкан чакта, әти кайтмый микән дип, артыннан чаба идем. Мин генә түгел, авылыбыздагы ятим балалар яу кырыннан кайтмаган әтиләрне көтеп яшәдек. Аларның кабере генә дә юк бит. Кайда, кайчан, ничек үлгәннәре турында да белмибез.

Әтисез үсү һәрчак үзен сиздерә. Мәктәптә яхшы укысам да әнине ташламадым, әнине кызгандым, белем алуны дәвам итә алмадым. Әнигә кирәк булыйм дидем, алар бернинди ярдәм күрмичә үлеп киттеләр. Урыннары оҗмахта булсын.

1947нче елда июль башында безнең өйгә колхоз кәнсәләрен күчерделәр. Шул елдан башлап ныклап эшкә керештем дә инде. Мин эш яраттым, үҗәт, тәвәккәл булып үстем. Әти урынына калган малай буларак, төрле һөнәрләргә өйрәндем, дөресрәге тормыш мине үзе өйрәтте, 60 елдан артык хезмәт куйдым. Өйләнеп, биш бала – өч малай, ике кыз тәрбияләп үстердек. Өч улым да армия хезмәтендә булдылар. Кече улым Раиф Әфган сугышында катнашты. Ул вакытта тынычлап йоклау да эләкмәде.

Сугышта һәлак булганнарның акча кенәгәләренә балалары дәгъва итә ала дип әйтелгәч, мин дә көттем, ләкин нәтиҗәсе генә булмады. Әтиләре сугыштан кайтып, әтиле булып яшәгәннәргә фатирлар, машиналар, югары пенсияләр бар. Тол хатыннар, төрле хәйләләр корып, ялган белешмәләр юллап, һаман да фатирлар алалар. Ләкин бу фатирлар балаларына калгач, туган белән туганнар ызгышып-талашып беттеләр, хәзер бер-берсе белән аралашмыйча, дошманлашып яшиләр. Бәлки алар үлгәч, фатирларын кире кайтарырга кирәк булгандыр? Ел саен аларга Җиңү бәйрәмендә күпме ярдәмнәр оештырыла. Без ятимнәргә дә өлеш чыкса начар булмас иде дә бит... Без балаларның ни гаебе бар соң? Фәкать сугышта үлгәннәрнең, кайтмаганнарның гына балаларына шундый ярдәм кирәктер? Безнең әтиләр шушы якты, матур, мул тормыш өчен көрәшеп, сугышта һәлак булдылар. Ул басуларда, окопларда, сазлыкларда, елгаларда үлеп калган солдатларны кемнәр генә барлап бетерсен инде? Кайберләренең каберләре дә билгесез бит. «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый», дисәләр дә, хәбәрсез югалганнарны нигә онытабыз соң? Югары җитәкчеләр һәм Дәүләт Думасы депутатлары сайлаулар вакытында тау кадәрле вәгъдәләр биреп тә, депутат булып сайлангач «оныталар» шул.

Сугыштан соң авылларны, шәһәрләрне аякка бастырган буын түгелме соң без? Әйе, без сугыш яраларын дәваладык, «җәннәт» бакчасында уйнап үсмәдек. Өлкәннәр белән бергә сугыш камытын бик иртә кидек, ач-ялангач килеш колхоз кырларында, терлекчелек фермаларында эшләдек, урман кистек, торф чыгардык, көнне төнгә ялгап эшләдек. Әмма бу чор балаларына чират җитми, дәүләт аларны күрмәмешкә салыша. Әтиләре кайтмаган балалар – ятимнәр бит без, дәүләт тарафыннан бәяләнә алмаганга рәнҗибез. Без хәзер өлкән булсак та, күңелләр һаман китек. Инде сугыш беткәнгә дә 77 ел була, ә без 90га җитеп киләбез. Сугыш ятимнәре бармак белән генә санарлык калды. Мәсәлән, Кормашта берәү, Шәрләрәмәдә дүртәү генә. Сугыш чоры балалары барлыгы кырыклап булса да (бу өч авылга – Шәрләрәмә, Сөлек, Кормаш), сугыш ятимнәре җиде-сигез генә кеше калды. Тыл ветераннары да хәзер елдан-ел сирәгәя. Аларның да саны 16 гына.

Хәзерге вакытта, Аллаһка шөкер, ачлыкта яшәмибез анысы, әмма барыбер ачу килә. Без, сугыш чоры балалары, әтиләребез өчен дип ярдәм көтеп калабыз. 1933нче елдан башлап туган балалар исеменнән әйтәм мин бу сүзләремне. Илебез бай лабаса, инде күп тә калмадык, безне дә искә алсыннар иде.

...Миңнегалиев Гомәр абыйның сөйләгәннәре менә шушылар. Үз башыннан үткән кешегә Аллаһ ярдәм бирсен, яңадан сугышлар күрергә язмасын. Сугыш кырларында ятып калган ветераннарның якты истәлеге алдында баш иеп, бүген исәннәренең кадерен белеп яшәү безнең изге бурыч. Алар хөрмәтләүгә лаеклы.

Роза ШӘЙҺАРДАНОВА,

 Сарман районы, Шәрләрәмә авылы

Комментарии