Рейхстагны алу

Рейхстагны алу

«Җиңү» җырын иҗат иткәндә миңа Бөек Ватан сугышының соңгы минутларын – Рейхстагны алуны сурәтләү теләге туды. Шул чагында безнең сугышчыларның бик аз билгеле булган героик көннәрен тулырак белдем.

Хәлиткеч һөҗүмгә бер көн алдан полк һәм батальоннарның разведка роталарына тугыз Җиңү байрагы тапшырганнар. Һәр байракка икешәр сугышчы беркеткәннәр. Әмма Җиңү байрагын Рейхстаг түбәсенә эләргә теләүчеләр күп булып чыккан, шуннан соң разведчик-сугышчылар кул астына эләккән материаллардан төнлә белән үзләре биш байрак теккәннәр. Шулай итеп, разведчиклар кулында тугыз түгел, ундүрт Җиңү байрагы барлыкка килгән. Ә вазгыять шулай туры килгән – Рейхстаг түбәсенә эленгән ике байрак нәкъ узган төндә штурм алдыннан разведчиклар үз куллары белән тегелгәннәре булган.

Байракчы-разведчикларның батырлыкларын кыскача тасвирлыйм. 674нче полкның разведчиклары Григорий Булатов (Киров өлкәсе татары) һәм казах егете Рәхимҗан Кошкарбаев 30нчы апрельдә Рейхстагка үтеп керәләр һәм сәгать 11дә үзләре теккән Җиңү байрагын элеп куялар. Аннан соң шул ук байракны Булатов, разведчик Виктор Проваторов белән бергә, баскычлардан өскә табан хәрәкәт итеп, Рейхстагның түбәсендәге ат сынына бәйләп куялар. Булатовның бүләкләү кәгазендә бу батырлыкның төгәл вакыты күрсәтелгән – 30нчы апрель, 14:25. Бу вакытка чаклы 1943нче елда Кызыл Армиягә чакырылган Григорий Булатовның инде ике «За отвагу» һәм өченче дәрәҗә «Слава» ордены булган. Икенче шундый байрак Рейхстаг өстендә 1нче майга каршы төндә 00:40та җилферди. Аны бина түбәсенә разведчик солдатлар Гази Заһитов (Башкортстан татары) һәм Михаил Минин менгереп элә. Алар бу Җиңү әләмен Богиня Победы» сынына бәйләп беркетәләр. Бина түбәсенә һәр яктан туктаусыз атып торалар. Заһитов авыр яралана, ләкин Җиңү әләме беркетелгән сын янына алман сугышчыларына иртәнгә кадәр якын килергә ирек бирми. Заһитовның бүләкләү кәгазендә «ул иптәшләре белән алман парламенты бинасы түбәсенә беренче Җиңү байрагы элде» дип язылган. Берлинны штурмлауга кадәр сержант Заһитовның өченче дәрәҗә «Слава» ордены, «За отвагу», «За боевые заслуги» медальләре булган. Ул 1945нче елның 20нче гыйнварында берүзе тугыз алман сугышчысын әсир итеп алган.

Рейхстаг өстенә Җиңү байрагы элгән өчен сержант Гази Заһитов һәм өлкән сержант Григорий Булатов җитәкчелегендәге разведчиклар Советлар Союзы Герое исемен алырга тиешләр иде. Ләкин, Беренче Белоруссия фронты командующие Георгий Жуков боерыгы белән, Кызыл Байрак орденнары белән генә бүләкләнәләр. Советлар Союзы Герое исеме разведчиклар Мелитон Кантария (грузин) һәм Михаил Егоровка бирелә. Алар да Рейхстагны штурмлауда катнаша, ләкин рәсми тапшырылган Җиңү байрагын 1нче май кичендә генә эләләр.

Сүз дә юк, байраклар тотып Рейхстагны штурмлаган барлык разведчиклар да Советлар Союзы Герое исеменә лаек. Гази Заһитов һәм Григорий Булатовларны фронт командующие Г.Жуковның үзе үк сүз биреп, вәгъдә иткән Советлар Союзы Герое дәрәҗәсеннән мәхрүм итү – югары дәрәҗәдәге гаделсез карар. 19-20 яшьлек егетләрнең бу гаделсезлеккә булган рәнҗүләрен аңлап була.

1945нче елның май ахырында Григорий Булатовны Кремльгә чакыралар, ләкин Герой йолдызын бирәсе урынга, Сталин аңа бу бүләккә башка кешеләр лаеклыгын аңлата. Кирәксез батыр белән тәртипле кыланып тормыйлар, төнлә белән көчләү турындагы ялган әләкләү нигезендә ул төрмәнең җинаятьчеләр камерасына озатыла. Ә аның куллары белән тегелгән һәм Рейхстаг түбәсенә эленгән Җиңү байрагы хәзер Мәскәүнең Икенче Бөтендөнья музеенда саклана. Рейхстаг түбәсенә үзләре тегеп Җиңү байрагы беркеткән башка солдатларның да язмышлары фаҗигале була. Алар барысы да тыныч тормышта туган җирләрендә эшләгән, яшәгәндә төрле шикле шартларда үләләр. Григорий Булатов 1973нче елда ике билгесез мәскәүлеләр белән күпмедер вакыт булганнан соң, бәдрәфтә асылынган килеш табыла…

Мин иске фотографияләрдәге туган ил өчен сугышларда утны, суны кичкән, курыкмыйча үлем кочагына атлаган һәм Җиңүнең чиксез шатлыгын татыган, туган җирләренә әйләнеп кайткач, анда аларны ни көтәсен алдан сизмәгән сугыш геройларының яшь йөзләрен күрәм…

(Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның «Ренат Ибрагимов. Избранное» китабыннан).

Расих ҖӘЛӘЛ,

 Казан шәһәре

Комментарии