Гөлле Кәрим

Гөлле Кәрим

Балачагымда мин авыл халкының кушаматлары белән кызыксына идем. Һәм шулар турында өлкәннәрдән төрле риваятьләр дә ишеткәләдем.

Авылыбызда бик уңган, җитез хәрәкәтле, җор телле Кәрим абый яши иде. Кушаматы белән «Гөлле Кәрим». Каян килеп тагылган аңа бу сәер кушамат?

Сугыштан соңгарак калып кайтып, егет килеш олыгая барган Кәрим күрше авылдан Гөлбану исемле кызны урлап кайткан. Бик матур гаилә корып яши башлаган болар. Гөлбану тегү-чигүгә бик оста була. Ике авыл халкына да күлмәк-чалбарлар, чаршау-пәрдәләр теккән, алъяпкыч, мендәр тышлары чигеп, авылдашларының күңелен күргән. Кәрим абый алачыкта тимерче булып эшләгән. Ә бушаган араларда ул яшь киленнәргә төрле зурлыкта искитмәле матур бирнә сандыклары, яшь егетләрнең яңа өйләренә тәрәзә кашагалары, капка-рәшәткә бизәкләре ясап биргән. Яңа туган сабыйларга инеш буенда үскән талчыбыклардан бишекләр, чыгырлар үреп бүләк иткән. Колхоз эшләренең дә алдынгылары булып, үзләренең кул эшләре белән дә икесе дә тирә-юньдә дан казанып, сокландыргыч үрнәк гаилә булып яшәгән алар. Өч кыз – Гөлмәрьям, Гөлнур, Гөлчәчәкне дә үзләре кебек тырыш, уңган итеп тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары мәктәптән соң укырга китеп, Златоуст, Уфа, Стәрлетамак шәһәрләрендә төпләнеп калган. Әтиләре янына кайткан чакларын мин дә күрә идем. Гөлбану апа мин кечерәк чакта вафат булган. Менә шуннан бирле Кәрим абый авылдагы бөтен хатын-кызларның исеменә «гөл» сүзен кушып әйтә торган булган.

Безнең әти белән бик дуслар иде алар. Икесе дә фронтовик, икесе дә төрле уен коралларында уйный. Әти – курай, Кәрим абый төрле сыбызгылар ясап, балаларга өләшәләр иде.

Берсендә, мин алмагачлар арасындагы эскәмиядә радиодан яңа гына үзем ишеткән җырны гармунда уйнарга өйрәнеп утыра идем, урам якта коймага сөялгән Кәрим абыйны күрдем дә, яныма чакырдым. Ул, шатланып, күз ачып йомганчы кереп җитте дә:

– Нинди җыр бу, сеңлем, – дип сорады.

– «Гөлшаһидә җыры», Кәрим абый, – дидем.

– Гөл-Шаһидә?.. Сеңлем, тагын җырла әле, үзәгемне өзде бу җырың. Вәт бит, ә! Үзең яздыңмы? – ди.

– Юк, Кәрим абый. Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» пьесасы өчен язылган җыр бу. Аны радиодан Флера Сөләйманова җырлады, – дим.

– Сеңлем, башы белән ахырын гына җырла әле, истә калдырыйм, миңа шунысы да җитә, – ди бу.

Мин: «Сызлама, әрнемә юксынып, йөрәгем,

Сагынып, саргаеп өзелмә, үзәгем.

Җил исә тын гына, ай йөзә моң гына,

Йөрәктә ул гына, күңелдә ул гына», – дип җырлап бирдем. Кәрим абый да миңа кушылып җырлады. Аннары:

– Сеңлем, менә моны да җыр итеп ясап булмас микән? Карап кара әле, үзем язган идем, – дип, кесәсендә йөреп таушалган бер дәфтәр бите сузды да, саубуллашып, бакчадан чыгып китте.

Миңа биргән дәфтәр битенә менә бу шигырь язылган иде.

Синең «Гөл»не кушып дәшәм мин

Гөлбануым күчте бакыйлыкка,

Калдырды да мине ялгызым.

Берәм-берәм кайтып, хәлне белә

Юатырга тырышып өч кызым.

Гөлмәрьямем, Гөлнур, Гөлчәчәгем

Син җырлаган җырны җырлыйлар.

Әтием, диеп өзгәләнә алар,

Тик бит алар үзең булмыйлар…

Син яраткан йолдыз балкып яна

Төнгә керсәм, авылым күгендә.

Син үзең дә балкыр йолдыз идең,

Гөлбануым, күңел күгемдә!

Һәр тарафтан тоям карашыңны,

Күпме гомер шулай яшәрмен?

Авылыбызның бөтен хатын-кызын

Синең «Гөл»не кушып дәшәм мин…

Шигыреннән җыр ясап бирдем мин Кәрим абыйга – «Гөлле» Кәримгә.

Диләрә ИЛЬЯСОВА-СӘРВӘРЕТДИНОВА,

Казан шәһәре

Комментарии