«Элек бай идек»

«Элек бай идек»

«Татарстан» дәүләт телевидениесе бу елларда халкыбызның иҗади әһелләре турында, «исегездә тотыгыз» дигәндәй, берничә документаль фильм төшереп күрсәтте. «Рухият» нәшриятенең бик мөһим гамәле булган иде бу. Менә тагын шушы көннәрдә, дәһшәтле Сталинград сугышының түгәрәк датасын билгеләп үткәндә, «Татарстан» телеканалыннан «Волжская рокада» дигән документаль фильм күрсәтелде. Бу фильмда Республикабыз халкының аяусыз хезмәте нәтиҗәсендә генә фронтыбыз дошманны җиңәрлек коралланган булып чыгуы турында сөйләнә.

Әле дә зиһенле Суыксу әбиләренең һәм Буалыларның фильмда күрсәтелгәннәрне таныклавы яки үзебездәге тарихчыларның өстәмә реаль вазгыятьне тасвирлавы, документаль язмалар яңа фильмга җан керткән кебек булды. Үзебезнең колхозчы әбиләрдән ишетеп калу гына түгел, шул ишеткәннәрне фильмга беркетеп куюның да әһәмияте бик зур, чөнки бу эш, киләчәккә калдырылса, үкенечле соңару булыр иде.

Фильм мине сугыш елларына, аннан соңгы вакытка, балачагыма кайтарган кебек булды. Шул чамасыз авыр шартларда «БАМ-I»нең төзелүе ул вакыттагы кешеләр яшәешенә фаҗигале тәэсир ясады. Шулай да, бу тимер юл ярты гасыр буена Совет халык хуҗалыгына бәрәкәт, уңыш китерде.

Мин Кильдураз авылында 58нче җидееллык тимер юл мәктәбен бетердем. Ул замандагы узел станциясенең 6 состав килеп туктарлык юлы буш тормый иде. Ә тимер юл вокзалының нинди икәнен 1946 елның азагында гына күрдем. Мине 15 яшьлек апам чана белән тартып, шул вокзалда эшкә урнашкан абыйга, «ипи ашап кайтсын әле», дип китергән иде. Авылдагы алабуталы ипи әремнән дә ачырак бит ул. Исемдә калганы – заманча итеп төзелгән искитмәле зур агач вокзал гына. Клуб төзелгәнче, аның киң көтеп тору залы кино күрсәтү, тантаналы җыелышлар үткәрү өчен файдаланыла иде. Янәшәдәге Колгына авылы кырында «Шанхай» дип аталучы берничә «мазанка-времянка» йортлар да бар иде. Төзүче алманлылардан калган торак булса кирәк. Станциядәге эшчеләр интернационалларча – өчәр гаилә бер землянкада көн күрә иде: абый үсмер улы белән, 3 балалы мишәр Хәдичә һәм, управленец булса кирәк, урыс Матвеев гаиләсе. Тирә-яктагы колхозчыларны юл төзелешенә мәҗбүри китерсәләр дә, тимер юл штатына паспортсыз алмаганнар. Мәскәү ягыннан куылып кайтучылар минем абый кебек эшкә керә алган. Колхозчы көнкүреше белән чагыштырганда ул эш җәннәт булган: 8 сәгатьлек эш көне, хезмәт хакы, «карточка»лы ипи, натуралата салым түләү юк, ачлык юк, ә тоз, шырпы, керосин җитәрлек. Аннан соң да һәр җәйдә ипи ашар өчен абый янына килә идем мин. Кильдураз тора-бара күптармаклы хуҗалыкны хәтерләтә башлады: депо ангарындагы паровозларны карап, җиңелчә төзәтү урыны, «конвенция-вагоннарын» карап төзәтеп җибәрүчеләр бригадасы, водокачка, ягулык склады, ПЧ (юлны карап төзәтүчеләр), НГЧ (бина-корылмаларны караштыручылар), пакгауз, 2 катлы кибет-ашхәнә, движенецларны ял иттерү бинасы, ипи пешерү бүлеге, 3-4 кибет, гомуми мунча, акушерлы медпункт, милиция, 1952нче елдан соң дизель электростанциясе, клуб, җидееллык мәктәп… Бүген боларның берсе дә калмаган инде. Хәтта яңа салып куелган кечерәк кенә вокзалы да һәрдаим ачылмый. Шулай да, «Бу тимер юлның гөрләп торган чаклары бар иде!» – дип горурлана өлкән буын. Әнә бит, 30-40 еллар элек төзелә башлаган «БАМ-II»нең бер дә бәхете булмады, рельслары буеннан-буена күгәреп ята, диләр.

Күңелем белән дәһшәтле 1942нче елга әйләнеп кайтам. Үземне белә башлаганда, авылыбызга килеп, алдан безнең йортларда торган, ә соңрак үзләренә землянкалы колония төзегән алманлылар турында авыл халкы мактап та, жәлләп тә сөйли иде. Алар безнең авыл урманын паровозга ягулык өчен кискәннәр. Ә без – бала-чага аларны әсирләр дип уйлый идек. Гаиләләре белән Казахстанга куылган якыннары белән гел хат алышып торганнар. Бервакыт хат эченнән үлгән кечкенә кызының чәчләре килеп чыккач, яшь ирнең үкереп елаганы истә калган. Әнә шундый катлаулы заманда да хатлар йөреп торган, ә хәзер почтальон дигән хезмәтне юкка чыгару алдына китереп җиткерделәр. Җучидан урыска мирас булып калган хезмәт бит ул. Элек ана телебездә ертып алына торган календарь да чыгарылган, ә хәзер: «Аны чыгарырга иганәче юк», – диләр. Бушка булмаса да, оештырырга теләмиләр, урыс матбугатыгына калуын телиләрдер инде.

Шуны да әйтим: куылган алманлыларның берсе бездә яшәп калды, хатыны марҗа иде үзенең. Шул алманлы – Альберт Роберт улы Ленц мәктәптә физкультура һәм хезмәт дәресләре алып барды. Аның булдыклылыгы сөйләп бетергесез иде: үз куллары белән мәктәп эчендә столярный верстаклар ясады, укучыларга детекторлы радиоалгыч ясауны өйрәтте, чын спорт снарядлары (турник, боҗралар) алдырып монтажлады, дөрес итеп чаңгы шуарга өйрәтте.

Башлаган сүземнән бераз читкә киттем. «Волжская рокада» продюсеры Лия Заһидуллина һәм сценарист-режиссер Зөфәр Хәйруллин киләчәктә дә безне халкыбыз, җирлегебез хакындагы документаль фильмнар төшерүдәге уңышлары белән шатландырсын иде.

Аларга иминлек-саулык теләп,

72 яшьлек Ренат СИБГАТУЛЛИН.

Комментарии