Сикереп-сикереп биегәнче...

Май ае башланганчы ук күңел нидәндер шомлылык сизгәндәй тоела. Югыйсә, сәбәп тә юк кебек. Бәйрәм. Бәйрәм арты бәйрәм. Телевизор экранында җырлар, ишек төбендә үк утыртып ветеран каршында сикереп-сикереп биюләр, аякланып кына килгән балаларына хәрби киемнәр кидерү, искитмәле хәлләр, минемчә.

Ә безгә, сугыш чоры балаларына, уртача 80 яшендәге әби-бабайларга, башыбыздан үткән ачлык-ялангачлык заманын, дистәләгән миллион – төгәл сан һаман да билгесез – халык юкка чыгу фаҗигасен бәйрәм итәләр сыман тоела.

Сугыш әнине – әтидән, әтине алты балалы гаиләсеннән аера, әнине «солдатка»га әверелдерә. Алтынчысы – мин – әни карынында. Иң олыбызга 11 яшь. Кырык беренче елның зәһәр салкыны. Шул кышны суык тидереп, беребез идәндә шуышып йөри башлый. Әни, гаҗизлектән: «Улым, аяклана алмыйсың, үләрсең ахры», – ди. «Юк, әни үлмим, анда караңгы, мин куркам», – дип, әнинең йөрәген тагын да әрнетә ул... Кыскасы, алтыдан өчкә калганбыз. Өчебез ни рәвешле исән калганбыз, Раббыбызга да, әниебезгә генә билгеле. Үсеп, әнисенә терәк булырга тиешле апаны Мәскәүгә эшкә, абыйны ФЗОга алып киттеләр, Әни, мәрхүмәм, 52 яшендә – 1958нче елның 15нче октябрендә, кичке 7 тулып 15 минутта күз алдымда җан бирде.

Буа районында сугышка алынганнарның 70 проценты кайтмаганлыгын район башлыгы әйткән иде инде. Татарстан буенча да хәл шулайрак булган, дип әйтергә була. Димәк, без генә түгел, ятимнәр саны әтилеләрнекеннән берничә тапкырга күбрәк булган. Сугыштан соңгы еллардагы ачлык-ялангачлыклар, бетмәс-төкәнмәс налоглар турында күп язылды, күп тапкырлар әйтелде дә инде, тик ишетүче булды микән?

Соңгы солдат мәете табылып җирләнгәннән соң гына, сугыш бетте, дип әйтергә була икән. Ә мәетләр һаман да табыла. Аларны «поисковиклар» төркеме таба, исем-фамилиясе ачыкланса, хәбәр итәләр, килеп алучы булмаса сөякләрен кайдадыр тапшыруны, җирләүне дә алар башкара ахры. Югарыда әйтелгән сикереп- сикереп биюләргә, җырларга, парадларга багышланган миллионлаган акчаның бер өлешен генә булса да нигә дәүләткә шушы үзе башкарырга тиешле эшкә тотмаска? Шушы вазыйфаңны башкарганнан соң алар рухына багышлап дога кылуны да оештырсаң, һич кенә дә артык булмас иде.

 Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии