Моңлы да син, шомлы да син, татар халкы

Моңлы сүзе аңлашыла, ә нигә соң шомлы, дип сорарсыз. Соңгы вакытта башка шомлы уйлар керә башлады бит әле. Кайсы гына татарча басманы алма, мөселманнарның бигүк матур булмаган, безнең татарга хас түгел гамәлләре турындагы язмаларга тап буласың.

«Татар башын татар ашар», «Татар барда хәтәр бар» дигән гыйбарәләр кайдан килеп чыккан? Моны махсус рәвештә башка милләт вәкилләреме, әллә үзебез уйлап чыгарганбызмы?

«Безнең гәҗит»нең 19нчы август санында (№ 33, 2020 ел) «Гает алдыннан хәзрәтне алдылар, дошман да шулай эшләмәс» дигән язма басылып чыккан иде. Мәчетләр, хәзрәтләр турында сүз башлагач, Туфан Миңнуллинның сүзләре исемә төште. Алар, өч иҗатташ дус, кайбер сорауларына җавап эзләп Казан мәчетләренә кереп чыгарга уйлый. Берсенә керәләр, анда караңгы чырай күреп, хәзрәтнең теләр-теләмәс кенә биргән җавапларын ишетеп, тизрәк чыгу ягын карыйлар. Икенчесендә, өченчесендә дә шушы хәл кабатлангач, бөтенләй күңелләре төшә. Шул ук сорау белән чиркәүгә кереп чыгарга булалар. Монда аларны яшь кенә атакай кояш кебек балкып каршы ала, барлык сорауларына да җавап бирә. Тәмле телле атакайны тыңлап оеп киткән Туфан аганың бер иптәше: «Егетләр, тизрәк чыгып китик, югыйсә чукынасы килә башлады», – дигәч, тизрәк чыгу юлына ашыгалар. Менә бит, адәм баласына күп кирәк түгел дә бит… Соңгы вакытларда мәчетләр, хәзрәтләр тирәсендәге негатив мәгълүматлар күбәеп китте кебек. Бу яктан Чирмешән районы алдынгы урыннарның берсен алып тора. 2019нчы елда Лашман авылы имамы Рәсүл хәзрәт турындагы хәбәрләр бөтен татар дөньясын шаулаткан иде. 14 яшьлек кыз белән никах укытканнар, имеш. Ләкин бергә тормаганнар, бергә йокламаганнар бит. Көчләү турында сүз дә юк инде. Ә бит шул егетне 4 елга утырттылар. Бу махсус эшләнелде, билгеле. «Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла», – дигән кебек. Янәсе, башка мөселманнарга сабак булыр. Вәт шундый «демократик» илдә яшибез инде. Нәтиҗәдә ике яшь кешенең тормышын җимерделәр, оешып килгән бер мөселман гаиләсен таркаттылар. Менә шушы авыр вакытларда ничә еллар авылда имам булып эшләгән Рәсүл хәзрәткә мөфтияттә утыручы чалмалы түрәләрдән бер ярдәм булмады. Әле киресенчә, аңардан йөз чөерделәр. Имеш, ул шаһәдатнамәле мулла түгел иде, аны беркем билгеләмәде, дип игълан иттеләр. Ә ничек соң ул ничә еллар имам вазыйфасын башкарган? Нәрсә, ул мәхәллә белән бергә вакуумда утырганмы? Нинди икейөзлелек, битарафлык, наданлык. Наданлык, чөнки алар үзләренең бу гамәлләре белән мөселманнарны үзләреннән читкә этәрә. «Муллалар властьны бүлеп бетергәч, мәчеткә йөри башлыйм мин», – дип әйтүчеләр күбәйде. Хөрмәтле хәзрәтләр, вәгазьләрегез матур булган кебек, гамәлләрегез дә күркәм булсын иде.

Инде килеп, тагын шул Чирмешән, тагын шул хәзрәтләр турындагы язма пәйда булды. Һәр очракта да чалма киеп утырган чиновникларның гамьсезлеге, битарафлыгы ачыктан-ачык ярылып ята. Авыр хәлгә төшкән мөселманнарны яклау түгел, аларны күрмәмешкә, танымаска салышалар. Шуның өстенә бер төркем мөселманнар хөсетлек сазлыгына батып, әләкләү юлына басып, «янып торган утка» керосин сибәләр. Мондый хәлләр Пенза өлкәсенең Әләзән авылында, Буа шәһәрендә, Казанда һәм мөселманнар яшәгән күп җирләрдә күзәтелде.

Чирмешәндәге ыгы-зыгы мәхәллә халкының тату яшәмәвеннән килеп чыккан бит инде. Менә ни өчен мин үземнең мәкаләмне «шомлы да син, татар халкы» дип атаган идем. Ничек шомлы булмасын, синең белән җилкәне җилкәгә терәп намаз укыган кеше иртәгәсен сиңа каршы чыгып, дошманга әйләнгәч. Үзара сөйләшеп аңлашу юк, зурдан кубып эшләп торган хәзрәтне эштән читләштерәләр. Мин Хәбир хәзрәтнең кем икәнлеген белмим, аның эшенә дә бәя бирергә җыенмыйм. Монда бит тавыш аңа бирелгән фатир аркасында чыккан. Баш казый Фазлыев Җәлил хәзрәт тә бу проблема белән шөгыльләнгән икән. Тугыз казый кул куйган карар чыгарып, фатирны яки акчасын кире кайтарырга кушканнар. Нәрсәгә, нинди документларга нигезләнеп карар чыгарганнар? «Җиде баҗайны бүре ашаган», дигәндәй, тугыз казый шул мәсьәләне хәл итеп, бу мәсьәләгә нокта куя алмаганнар инде. Югыйсә бит әллә ни эшләргә дә кирәкми. Администрациягә барып, шул фатирны бирергә дигән карарларны, протоколларны гына күтәреп карарга кирәк. Әгәр анда «для служебного пользования» дигән резолюция булмаса, ничек инде ул күчемсез милек мәчетнеке булырга тиеш, ди?! Фатир бит ул бала уенчыгы түгел, тиешенчә теркәлгән булырга тиеш. Хәбир хәзрәткә, аның гаиләсенә бирелгән икән, гамәлдәге РФ законнары буенча ул фатир аныкы, һәм ул аны законлы рәвештә хосусыйлаштырып, сатып җибәргән. Тагын нинди «толкование» булырга мөмкин? Нәрсәгә монда тугыз казый? Бер юристка мөрәҗәгать иткән булсалар, бернинди тавыш та булмас иде. Ләкин минем шигем бар, бу фатир бәйләнергә бер сәбәп кенәдер. Бер төркем татарлар (мөселманнар дип әйтергә телем әйләнми, чын мөселман бервакытта да алай эшләмәс) оештырган провокация инде бу. Провокаторлар кешелек дөньясында булганнар һәм булачаклар. Шуның өчен җәмгыятьтә кануннар кабул ителгән бит инде. Шуларга өстәп, шәригать кануннары бар. Шуларны үтәп барсаң гына чагыштырмача тыныч яшәргә мөмкиндер. Менә шундый төркем кешеләрне «бер мичкә балга бер кашык дегет салган кебек» дип атыйлар да инде.

Йа Раббым, бир тынычлык дөньяларга, адашкан бәндәләреңне туры юлга бастыр, шушы фани дөньяда иманлы булып яшәргә насыйп ит!

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии