Сугыш сагышы һәм гомер язмышы

Карт әбием Чумарина Назия Гатаулла кызы 1910нчы елның 11нче декабрендә Олы Тархан авылында туа. Аның ире, безнең карт бабай Кәрим, 1906нчы елгы. Өч кызлары туа. Матур гына яшәп ятканда сугыш башлана. Гаилә башлыгын сугышка алалар. Кызларның берсенә 8 яшь, икенчесенә 6 яшь, кечесенә 2,5 яшь була. Әле тагын өйдә карт әби дә бар. Ачлык башлана. Әбиләр болынга юага (кыр суганына) йөри торган булалар. Төнге 12дә китеп, иртәнге 8дә бер капчык юа күтәреп кайталар. Шуның белән генә үлмичә калдык, ди иде ул. Әле бит кайткач, иртән колхоз эшенә дә барасы бар.

Әбине урманга утын кисәргә дә җибәргәннәр. Утынны бер өемгә өяргә кирәк булган. Кемнең бишмәте, чабатасы бар, шуларны җибәргәннәр. Әби пычкы кайраучы булып торган. Аннан кайткач, окоп казырга киткән. Өч ай буе окоп казыган алар. Өйдәге өч баланы әбиләре карап торган. Окоп казудан кайталар гына – чәчү вакыты җитә. Тәтештән бирле чәчүлек орлык ташыйсы. Ачлы-туклы килеш эшләп йөрү бит ул! Чәчү тәмамлана, печән җитә. Печән бетә – урак. Барысы да кулдан эшләнә. Барысы да хатын-кызлар, балалар җилкәсендә.

Ял итәргә утырсалар, сүз фронттан килгән хатлар турында гына. Кемгә хат килгән, ни дип язган. Карт бабай да яза хатларны. «Сугышка керәбез, соңгы хатым булмаса ярар иде», – дип яза ул берсендә. Бераздан әбигә кара мөһерле кәгазь килә. «Ирегез хәбәрсез югалды», диелгән була анда. Елап кына кире кайтса икән лә үлгән кеше! Әбием дә канлы күз яшьләре түгә. Ләкин алга таба яшәргә кирәк.

Карт әби 1981нче елда вафат булды. Аның улы – минем бабам да 40 яшендә операция өстәлендә җан бирә. Ул вакытта әтигә бары 14 кенә көн була әле. Көтеп алган шатлык кайгы белән алмашына. Күп тә үтми, әтинең абыйсы Таһирны армиягә чакырып повестка килә. Военкоматка бара ул. Сорашалар моннан, сез ничәү, диләр. Өчәү икәнне белгәч, кемнәр инде алар, диләр. «Әни, мин һәм энем», – ди Таһир абый. Энесенә әле өч кенә ай икәнне белгәч, ручкасын шапылдатып өстәлгә куя военком. Таһир абый Германиядә ике ел хезмәт итеп кайта.

Әби бабайга тугрылык саклап гомер итте. Бервакыт телевизордан матур парад бара. Карасам, әби елап утыра. Ник елыйсың, дигән идем, «Үзем еламыйм, егәрем елый. Хәзер тамак тук, дөньялар тыныч булса иде», – ди. 84нче яше белән бара инде. Гомер аккан су кебек, сагышы да, шатлыгы да бергә ага, ди ул. Әбиләрнең йөрәк ярасы минем йөрәгемне дә яралый.

Булат РӘХМӘТУЛЛИН,

Тәтеш районы, Иске Тархан авылы

Комментарии