«Ярый әле сугышка киткәнмен!»

«Ярый әле сугышка киткәнмен!»

Күптән күрешмәгән танышым – Ләйсән шалтыратты. Сүз арасында гына: «Мин нәсел шәҗәрәбезне төзи башладым бит әле. Шундый кызыклы фактлар килеп чыга! Әти яклап карт бабам бар, шуның турында белешмәләр алып йөрим. Язмышы бик кызыклы, теләсәң язып та чыга аласың», – ди. Бу язмада Балык Бистәсе районының Күки авылында 1897нче елда туган Сибгатулла Галиуллинның тулы бер гомере тасвирланыр. Кулаклаштыру, колхозлаштыру чорларын гына түгел, Бөек Ватан сугышын да кичкән, башка чарасы калмаганлыктан, «Монда барыбер атып үтерерләр инде», – дип сугышка барган кеше ул. Сибгатулла – гади авыл ир-аты. Аның тарихын тыңлаганда, «Нинди авыр чорларны узган бит безнең халык», – дип шаккатарлык.

МЕНӘ СИҢА МАЛ, КӨЧЕҢ ҖИТСӘ – АЛ

Сибгатулла – гаиләдә беренче исән калган бала була. Калган бертуганнары тугач та озак яшәп тормый гына үлгәннәр, төрле чирләр ул вакытларда күп сабыйларның гомерен өзгән. Шулай да, бердән-бер бала булып үсми ул – энесе Хикмәтулла да, шушы золымнарны җиңеп, исән кала.

9 яше тулгач, Сибгатулланы Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылындагы мәдрәсәгә укырга бирәләр. Ул анда гарәпчә укырга, язарга, Ислам диненә өйрәнә. Башка балалардан аермалы буларак, курку белмәс һәм бик шук малай була. Әнә шул шуклыгы харап итә дә инде. Мәдрәсәдә яшь шәкертләргә кызлар янына керү тыелган була. Ә Сибгатулла берничә мәртәбә кызлар укыган бүлмәгә күз сала, шуның аркасында мәдрәсәдән куыла. Өйдә сырт кыздырып ятмасын дип күрәсең, әтисе малайны Казанга алып китә. Әтисенең күптәннән таныш булган дусты Гали бай янына баралар. Гали бай мануфактурачы була. Аның үз туку фабрикасы эшли, Казанда кибетләре җитәрлек. Шуларның берсенә ситсы үлчәп сатучы кирәк булганга күрә, малайны эшкә алып кала бай. Ләкин Сибгатулла эшләгәне өчен хезмәт хакы күрми. Кибетче һөнәренә өйрәткәннәре, ашаткан-эчерткәннәре өчен бу байга бушлай эшләргә тиеш була.

Ул заманнарда кибет киштәләрендә матур-матур тукымалар күп яткан. Аларны сатып алыйм дип кергән кешегә Сибгатулла әдәпле итеп эндәшергә, товарны күрсәтергә, сатып алам дигән очрагында, туры итеп кисеп, төргәген кулына тоттырырга тиеш була. Бу – сәүдә эшенә өйрәнү дип аталган.

Шулай озак еллар эшләгәннән соң, егетне армиягә алалар. 1918нче елда ул гражданнар сугышында катнаша. Ике елдан соң кабат Казанга түгел, ә туган авылы Күкигә әйләнеп кайта.

Әтисе егеткә инде үз гаиләсен корса да яраганлыгы турында искәртә. Сибгатулланың күзе үз авылларының бик чибәр кызы Бәдерхәяткә төшә. Бәдерхәят хәлле гаиләдән була. Шунлыктан, кызны сорарга баргач, егеттән калымны күп сорыйлар. «Егет үзе дә хәлле гаиләдән бит, күпме сорасак та, бирер!» – дигәннәрдер. Ә Сибгатулланың үзе эшләп алган акчасы булмагач, әтисе мөлкәтеннән шундый зур сумманы каерып аласы килми. Акчаң булмагач нишләргә кала инде? Егет сөйгәненә гашыйк булып, аны озак вакытлар читтән генә күзәтеп йөрергә мәҗбүр була. Шул вакыттан бирле ул, акчаң булмаганда кызыгып карый торган әйбер күрсә, «Менә сиңа мал, көчең җитсә – ал!» дип әйтә торган була. Аның бу сүзләре әле дә буыннан-буынга күчеп, мәкаль-әйтем кебек йөри.

Бай кызын кияүгә ала алмагач, егет Мәсрүрә исемле кызны хатынлыкка ала. Алар әти йортыннан аерылып чыгып, үз тормышлары белән яши башлый. Әкренләп балалары туа, ләкин беренче икесе озын гомерле булмый.

1932-1933нче елларда авылга коллективлаштыру дигән зәхмәт килеп җитә. Колхоз кора башлыйлар. Хәллерәк кешеләрнең бөтен булган малларын, хәтта көрәкләренә кадәр колхоз фондына алып чыгып китәләр. Сибгатулланың үзенә бу кулаклаштыру җиле бик кагылмый – яңарак кына үз йорты белән күченеп чыккан ирнең әллә ни каерып алырлык байлыгы булмый чөнки. Ә менә аның төп нигезендә калган әтисе белән бертуган энесе Хикмәтуллага шактый эләгә. Хикмәтулланың 1930нчы елларда берничә кибете, нык йорты, маллары, хәтта тройкасы була. Ул тройка дигәннәре хәзерге заман белән чагыштырганда, бик кыйммәтле чит ил машинасы кебек статуска ия булган инде. Кулаклаштыру шаукымы башлангач, бер танышы Хикмәтулланың шундыйлар исемлегенә кергән булуы турында әйтә. «Син берәр чарасын күр», – ди ул аңа. Бу сүзләрдән соң, Хикмәтулла әтисен ала да, берникадәр мал-мөлкәтен төяп, төнлә белән авылдан чыгып кача. Туп-туры Казанга китә һәм башка авылга әйләнеп кайтмый. Казанда әтисе белән бергә сату эше белән шөгыльләнә башлыйлар, шунда төпләнеп калганнар. Аларның авылда булган малларын колхоз фондына кертәләр, өйләрен сүтеп, бүтән җиргә күчереп куялар да ул йорттан сельсовет ясыйлар. Төп нигез әнә шулай тарала.

Әтиләре китсә дә, кулаклаштыру җиле Сибгатуллага тимәгәч, ул авылда кала. Колхозга керергә мәҗбүр була. Гражданнар сугышында да булып кайткач, үлем белән дә күзгә-күз очрашканы булгач, тормышның үзгәрүен әллә ни авыр кичерми ир. Сельсоветта язу-сызу эшләрендә катнаша, кибеттә сатучы булып эшли.

ХАЛЫК ДОШМАНЫ БУЛАСЫҢ КИЛМӘСӘ…

Ул чорларда кешеләргә колхоз турында начар сүз сөйләргә ярамаган. Авызыннан: «Колхоз таралачак», – дигән берәр сүз чыкса, кешене шунда ук кулга алганнар. Кешеләр ГПУ килә дип куркып тора торган булган. Алар килсә: «Кемнең башына җитәрләр икән инде», – дип, өйләреннән чыгарга өркеп торганнар. Авыл эчендә берничә кеше җыелып колхоз турында сөйләшеп торса, аларны алып киткәннәр. Сибгатулланың хатыны Мәсрүрә дә шундыйлар рәтендә булып ала. Чишмәдән су алып менгән чагында күршеләре белән сөйләшеп торган була ул. ГПУ кешеләре килеп, колхозга каршы пропаганда алып барган дигән сылтау белән, хатынны сельсоветтагы тоткыннар өчен бер бүлмәгә ябып куйганнар. Шунда биклиләр дә, «Иртән сине төрмәгә җибәрәбез,
әйтмәгән сүзләреңне шунда әйтеп бетерерсең!» – дип, кырыс кына ишекне бикләп куялар. Мәсрүрә шунда төн чыга. Төне буе елый-елый белгән догаларын укый, Аллаһка ялвара: төрмәдән котылып чыгарга насыйп итүен сорый. Ул вакытларда кулга алынган кешеләр кире әйләнеп кайтмаган, шуңа күрә аның болай өзгәләнүе – табигый.

Сибгатулланың шуклыгы һәм үткенлеге монда да коткарып калган: ничек итсә-иткән, сөйләшеп, хатынын төрмә әсирлегеннән коткарып кала алган ул.

…Тормыш кабат үз җаена ага гына башлаган мәлдә, 1941нче елда Германия белән сугыш башлана. Бу вакытта Сибгатуллага 44 яшь булган. Ике улын сугышка алганнар, ә аның үзенә чакыру килмәгән, чөнки яше шактый бит инде. Аның каравы ирне колхоз рәисе итеп куялар. Ул чорда сугышка башта ир-атларны, соңыннан атларны алып киткәннәр. Авыл бушап калган. Кырларда ашлык өлгерер – аны ничек җыярга, ничек һәм кем белән печән әзерләргә?! Әле җитмәсә өстән планны яудырып кына торалар: «Арттырып үтәргә!». Ирләр калмагач, кем белән үтисең ди ул планны… Ат урынына хатын-кызларны җигәргә туры килә. Кул хезмәте генә түгел, шуңа өстәп, сөт, ит, май, йомырка салымнары бар. Район органнарыннан килгән кешеләр: «Аларны тутырмасаң, халык дошманы дип, баскан урыныңда атып үтерәбез», – дип, ул чордагы колхоз рәисләрен еш куркыта торган булган. Маңгаена пистолет терәп шулай янаулары туйдыра Сибгатулланы. Мондый янаулар кабатланган саен: «Халык дошманы исеме алып, кеше хурлыгына калып үлгәнче, мин сугышта үлүне хуп күрәм», – дигән фикергә килеп, сугышка китү җаен эзли башлый ир. Бәхетең булса, сугыштан исән дә кайтып булыр, ә монда ярлы халыктан йомырка планын һаман-һаман ничек үтәтеп бетерәсең?! Салымны көнләп түгел, сәгатьләп арттыралар!

Берничә мәртәбә, сугышка үз теләге белән китәргә теләп, гариза язып карый Сибгатулла. Уйлап карагыз әле, үзең теләп ут эченә керерлек булган икән нинди тәмуг эчендә яшәгән бу чорда кешеләр! Әмма аның гаризаларына кул куймыйлар. Колхоз рәисен беркемнең дә сугышка җибәрәсе килми.

1942нче елның җәйге бер көнендә Күки авылына военком килә. Сибгатулла аны өенә чакырып кунак итә. Соңгы әтәчен суеп, хатыныннан аш пешертә, мунча ягып, чабындыра. Болай эшләве юктан гына булмый – военкомнан үз теләге белән сугышка җибәрүләрен сорап язган гаризасына кул куйдыртырга ниятли ир. Теләген тормышка ашыргач, кош тоткан кеше кебек сөенеп, күз яшьләрен тыя алмыйча елаган: «Монда калсам барыбер атып үтерерләр иде, сугышта үлүең хәерлерәк», – дигән. Берничә көннән иртәнге таң белән авылдан җәяүләп сугышка чыгып киткән.

ВЕЛОСИПЕДЫН КЕШЕГӘ БИРМӘГӘН

Сугышларда өлкән яшьтәгеләрне гаскәрнең алгы рәтләренә куймаганнар, алар арттан гына барган. Сугышта катнашучыларны азык-төлек, кием белән тәэмин итү белән шөгыльләнгәннәр, запасларны саклаганнар. Сибгатулла да башта эчке гаскәрләрдә хезмәт итә – дәүләткә мөһим объектларны саклый. Курск дугасы сугышларында катнаша, соңрак Берлинга кадәр барып җитә. Сугышны интендант буларак бетерә. 1946нчы елда август аенда Сибгатулла авылга кайта. Берлиннан трофей итеп велосипед алып кайткан була. Аны бик кадерләп саклый, беркемгә дә бирми һәм беркемне дә утыртмый. Сугыш ачылары, сугыш кырында ятып калган дуслары турында исенә төшерүче, Җиңүнең нинди зур авырлыклар аша яулап алынуын белгертеп торучы бер символ итеп карый ул аңа.

Иргә күп төрле медаль һәм орденнар бирелгән. «Кызыл йолдыз» ордены, «Берлинны алган өчен» медале, «1941-1945нче елларда Бөек Ватан сугышында җиңгән өчен» медале һәм башкалар. Ул медаль-орденнар бүгенге көнгә кадәр сакланып кына калмаган. Оныклары аларны «Сибгатулла бабай» күрмәгәндә генә урамга алып чыгып китеп, ишек алдында йөргән сарыкларның йоннарына элеп уйный торган булганнар. Шунда югалтып бетергәннәр.

…Сугыштан күпне күреп кайткач, Сибгатулла тормышын җайлап җибәрү ягын карый. Чит илдә яшәүчеләрнең матур тормышларын күреп, авылда зур бакча ясаган – анда чияләр һәм алмагачлар утырткан. Бөтен кеше килеп шуларны җыя торган булган. Алар яз саен ак чәчәккә күмелгән, матур бер ямь биреп торганнар. Сугыштан соңгы еллар гына булса да, кыяр-помидорлар үстергән, умартачылык белән кызыксынган. 30 умартасы булган, балалары өйләнгән вакытта бу умарталарның ике-өчен ул бирнә буларак бүләк итеп җибәргән.

Шулай да гомеренең калган өлешен Сибгатулла Галиуллин сәүдәгә багышлый. 60 яшенә кадәр Рус Әшнәге авылында кибет мөдире булып эшли. 1975нче елда гына дөнья куя.

Шунысы кызыклы – Бөек Ватан сугышына киткәне өчен бер мәртәбә дә үкенеп карамый ир. Киресенчә, күңеле ачылып киткән вакытларда, еш кына әйтә торган бер сүзе була: «Ярый әле сугышка киткәнмен, монда калсам мине күптән атып үтерерләр иде инде!».

Айгөл ЗАКИРОВА

«Ярый әле сугышка киткәнмен!», 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии