Ялгыз алмагач

Уянам да чыгып карыйм

Зөһрә дигән йолдызга.

Ялгызлыктан курка идем,

Калды башым ялгызга.

Бу – минем әни җырлый торган җыр, мин киткәч, үзе чыгарган иде мәрхүмә.

Юлларым Түбән Кама районының югары Чаллы авылына – Кәримә апа янына алып килде әле. Ул ялгызы гына яши. Шөкер, оныклары бар, килеп хәлен беләләр. Үзе әйтмешли, әле үзе дә пешереп ашый ала. Бик авыр гомер юлы үткән кеше Кәримә апа.

Ул – сугыш чоры баласы. 1934нче елда Азнакай районы, Чатра авылында туган. Сугышның беренче көннәрендә үк әтисен сугышка алганнар. Әниләре 4 бала белән калган. 1942нче елда әтиләре бик авыр хәлдә кайта. Аны ике солдат алып кайтып сала. Шул кайтудан озак тормый, ул өйдә үлә. Ирләре сугышта үлгән гаиләләргә бераз ярдәм булса да, боларга булмый. Шуның өстенә әниләрен, балаларга куырып ашатырмын дип, бияләенә бер уч борчак салган өчен, 1 елга Удмуртиягә төрмәгә алып китәләр. Ачлыкка тилмереп, 4 бала өйдә кала. Җәй көне Кәримә абыйсы белән урманга барып, үләннәр ашап йөрсә, өйдәге 2-4 яшьлек сеңелләре алар белән бара алмый шул. Алар койма буенда үскән үгез үләненең орлыгы белән туклана, кечесе шул койма буенда, авызына үлән капкан килеш үлә. Зуррагы да яши алмый, ачлыктан җан бирә. Бәхетләренә, әниләре бер айдан кайта, тик сабыйлар исән булмый инде.

Сугыш вакытындагы барлык балалар кебек, бөтен авырлыкны күрә алар да. Адәм баласы бит ул гомер буе өмет белән яши, бәлки, тиздән барысы да үзгәрер, ди. Ләкин Кәримәгә бәхет кояшы чыгарга бик ашыкмый шул.

18 яше тулгач, күрше авылга кияүгә чыга. Чыкма аңа, сәрхуш бит ул, диләр. Кыз бу сүзнең мәгънәсен яши башлагач кына белә шул. Кыйналып-сугылып яши торгач, 4 бала туа, бер малай һәм 3 кыз. Инде түземлеге калмагач, туганнары, кыйналып үлсәң, кызларың кемгә кала, дип, Үзбәкстанга алып китәләр аны. Улы ирендә кала.

Өч балалы хатынны Үзбәкстанда кем көтеп тора, ялгызы ничек дүрт тамакны туендырырга? Кәримә алдында тагын авырлыклар гына тезелеп тора кебек. 35 яшьлек хатынны тол бер үзбәккә димлиләр. Биш яшьлек кызы да бар. Саран була ул. Шулай тыныч кына яшәгәндә авылда Кәримәнең әнисе бик каты авырый башлый, кызын чакырта. Кәримә аны карарга ялгызы гына кайта, әнисен җирләгәч тә кире китми. Ул чагында инде олы кызның берсе шунда кияүгә чыга, аннары икенчесе кияүгә чыгып, Оренбургка китәләр.

Үзбәкстанда калган кызларын авылга алып кайтасы килмичә, шәһәр тирәсенә урнашырга уйлап, Югары Чаллы авылына килә. Ул чакта колхоз була әле, торырга йорт бирәләр: кирпеч йорт, мунча, корылмалар да бар, терлек тә алып була. Йортның икенче яртысында башка гаилә яши, тату яшиләр. Кәримә терлекләр асрый, эшләп тә йөри. Үзенчә дөньясы түгәрәкләнә кебек, тик юк шул! Читтәге балалары йөрәкне әрнетә. Инде аларны барып алырга җыенганда, Оренбургтагы кызы авыр хәлдә кала. «Әни, тиз кил», –дип, аны чакыра.

Тәвәккәл Кәримә күп уйлап тормый, машина табып, терлекләрен төйи дә юлга кузгала. Йортның теге ягындагы егеттән 50 мең сум акча ала, йортны законлаштырып та тормыйлар.

Барып төшә бу бер машина байлык төяп. Шундый ямьсез поселок, бер татар юк, төрле халык – эчәләр, сугышалар, җитмәсә, янәшәдә чиркәү чаңы кагалар. Балаларын да кайтырга чакыра, үзе дә түзә алмый: сатасын сатып, калганын алып, кире кайта. Монда кайтса, йорт бикләнгән, яңа хуҗа йозакларны алмаштырган. Калган терлекләрне дә ябарга урын юк. Инде суд юлын таптарга да язган икән, дип, закон эзли башлый. Судта бик авырлык белән генә отып, өенә кабат керә. Тик язуларны алып өлгерми, ике баласын калдырып, Үзбәкстандагы кызы үлеп китә. Тагын юлга чыга Кәримә. Оныкларны алып кайтса, монда Оренбургтагы кызы кайтып, йортны законлаштырып, эшне бетереп куйган, Кәримәгә урын бар, тик оныкларга урын юк, тагын суд юлы, тагын күз яшьләре, түз генә Кәримә! Әле ирендә калган улының 17 яшендә кинәт үлеп киткәнен дә ишетмәгән була ул, хәбәр бирмиләр аңа.

Бусы гына җитмәде, дигән кебек, күршеләрдә янгын чыгып, бөтен каралтысы янып бетә, чәчәктә утырган алмагачларга кадәр янып, көлгә әйләнә. Шөкер, йорты исән кала.

Шул кадәр авырлыкларга да түзә икән адәм баласы. Инде җылы өе бар, өч оныгы килеп, булышып йөриләр, 1 кызы гына читтә, еш кайта алмый.

Кәримә апа Коръән ашы үткәрде, вафат булган балаларына багышланган иде ул. Табындагы эре-эре кызыл алмаларны, алыгыз, ал, үземнеке, дигәч, гаҗәпләнгән идем. Ишек алдына чыккач, сокланудан, сөбханаллаһ, дип куйдым, бер төп алмагач кып-кызыл алмалары белән кояшта балкып утыра. «Үзең утырткан идеңме?» – дим. «Орлыктанмы, тамырданмы чыкты», – ди. Башта яшеллек өчен булса да үссен, дигән. Аннары бер язда чәчәк атып, алма да бирә башлаган. Ел саен бирә икән, коелмаган да. Ә бит ул көнне октябрьнең 17се иде! Нәкъ үзебезнең татар халкы инде, тамыры гына исән булсын, дип уйлап куйдым.

Инде Кәримә апага 84 тула, әкрен генә йөри, ишек алдына чәчәкләр дә утырткан, пленка корып, помидор, кыяр да үстергән. Оныклары да булышкандыр инде, рәхмәт яугырлары. Ялгызлык рәхәт булмаса да, килеп, хәлеңне белеп торучы балаларың булганда шатлык бит ул.

… Ялгыз алмагач һәм Кәримә апа… Язмыш җилләренә каршы тора алган кечкенә генә татар әбисе күңелемә шундый якын тоелды, язмыйча булдыра алмадым.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы

Рәсемдә: Кәримә апа (уңда) автор белән

Комментарии