Өзелеп сагынам сине бүген дә

Авылда туып-үскәннәр чит авылга кияүгә чыкса яки чит җирләргә яшәргә китсә, гомере буе авылын, ата-анасын, күршеләрен сагынып яши.

Авылымның саф сулы чишмәләрен, күлләрен, елгаларын ничек сагынмыйсың? Без, урамыбыздагы кызлар-малайлар, авыл уртасыннан аккан, ул вакытларда чиста сулы Казан-су елгасында коена идек. Кырдан урак урып кайтып килүче әниләребез дә безгә кушыла иделәр.

Әйе, без сугышка кадәр туып калган балалар. Безгә әтиләребез кочагына сыенып утырырга, аларның йөрәк җылысын тоеп яшәргә Аллаһ насыйп итмәде. Безнең әниләребез сугыш вакытында күпме авырлыклар, ачлык күрсәләр дә, ат урынына эшләсәләр дә, хезмәт көненә 15 грамм ашлык өләштеләр. Тол хатыннар җилкәсенә барлык авыр эшләрне өеп куеп, кукыраеп йөрүче ирләр дә бар иде авылда.

Миңа әнием Гыйльмикамал белән кайнанам Бибизөһрә үзләренең бик күп хатирәсен сөйләп калдырды. Бу истәлекләрдә ирләрен сагынып көтү дә, аларны ярату хисләре дә ташып тора иде. Әтием Фәтхелисламны озатырга дип әни авырлы килеш мине күтәреп поездга кадәр менгән. Әти күзләрен мөлдерәтеп карап, малай туса Реваль исеме куярсың, дигән. 1942нче елның җәендә сеңлем Зөлфия туды. Ләкин миңа аның белән бергә тәгәрәшеп үсәргә насыйп булмады. Ул каты авырудан терелә алмыйча, сугыш беткәнче үк дөнья куйды.

Зөлфиякәй, сеңлем, кабереңә килеп,

Укыйм һәрчак изге догалар.

Кабер өстендәге яфракларга

Тозлы күз яшьләрем тамалар.

Кайнатам Сөнгатулла сугышка чыгып киткәндә хатынына: «Бишенче балам Тәлгатьне саклый күр. Мин җиңеп кайтачакмын, исән-сау торыгыз», – ди. Әтием дә, кайнатам да сугыш кырында яраланып, геройларча һәлак булганнар. Аларга сугыштан гаиләләре янына кайтып, балаларын, хатыннарын сөендерергә насыйп булмый.

Көрәшче, җырчы, тракторчы әтием,

Гомерем буе минем күңелемдә.

Йөзеңне хәтерләмәсәм дә,

Өзелеп сагынам сине бүген дә.

Бу язмам авылдашларыма, якыннарыма дога булып барсын иде. Беребезгә дә сугыш афәтләрен күрергә язмасын.

Люция САФИУЛЛИНА,

Арча районы, Кәдрәк авылы

Комментарии