Сугыш хикмәтләре

Сугыш хикмәтләре

Әбием Фатыйма 1901 елда Башкортстанның Илеш районында хәлле гаиләдә туа. Гаиләләре белән беренчеләрдән булып колхозга керә алар. Шул сәбәпле, бик күп байлар аларны яратмый. 1921 елны ачлык котырган вакытны кияүгә чыга ул. Интегеп яши торгач, ике кызы да ачлыктан үлеп китә. Ләкин әбием бирешми, сугыш алды елларында Актаныш районы, Чишмә авылына килеп яңа тормыш башлап җибәрә.

1940 елның салкын кыш көнендә дөньяга әнкәм туа, ә бабамны фронтка алып китәләр. Ул Ленинград сугышында катнаша, бик күп газаплар кичерә. Әбием аның сугыш хатирәләрен бик еш искә төшерергә ярата иде.

Бервакыт машина өстендә барганда бабам лапаска охшаш бер нәрсә күрә дә, машинадан сикереп төшеп кала. Взводына кайткач бабамны шулай кинәт югалганы өчен атарга ук әзер булалар. Ләкин ул дөресен сөйләп биргәч, исән калдыралар. 1942 елда сугышка хатын-кызларны да кертеп карыйлар, алар ирләр белән беррәттән үлеп бетәләр. Бабам белән командиры гына исән кала. Дошманнан качу өчен, алар үлгән солдатларның гәүдәләрен үз өсләренә өяләр. Өсләренә шыбырдап кан акса да, кыймылдарга ярамый, чөнки күреп алып штык белән кадап үтерүләре бар.

Тагын бер вакытны алманнар безнең солдатларны күпләп кыра башлыйлар. Төнлә бабам, командиры һәм тагын 3 кеше ауга чыгалар һәм йөри торгач бер йомшак туфракка юлыгалар. Ә аның астында ишек була, шуны ачып кереп тыныч кына йоклап яткан алманнарны табалар. Ике алманны әсир итеп, калганнарын штык белән үтерәләр. Моның өчен аларны зурлап бүләклиләр.

1943 елны Ленинград блокадасы вакытында бомба шартлап бабам контузия ала. Ул бөтен гәүдәсе белән күмелеп, озак кына аңсыз ята, аны соң гына табып алалар. Шул вакытны аның тәнендә 27 тимер кыйпылчыгы табалар, башына да зур зыян килә. Өйгә аны ике солдат кайтара. Ул вакытта 3 яшьлек сабый гына булса да, әнием дә хәтерли моны. Әбекәй бабамны тәрбияли, карый, шулай да, аннан куркып яши, чөнки шартлау вакытында башына зыян килгән бабам гел саташа, алманнарны еш исенә төшерә. Озак айлар интегеп яшәгәннән соң үлеп китә ул. Аңы булмагач, үзенең күпсанлы бүләкләрен дә, документларын да югалта бабам. Шуңа күрә әнкәйгә пенсия дә түләнми.

Әнкәм дә бик тырыш, эшчән кеше була. Кияүгә чыккач та, озак яшәми ул ире белән, чөнки әбием янына кайтып китә, аны тәрбияли. Бик яшьли авыр эш башкара башлый ул: сыер сава, бозаулар, соңрак дуңгызлар карый.

Әбекәем 60 яшенә кадәр колхозда эшләде, бик озак чирләп 92 яшендә вафат булды. Әнкәемә бу вакытта пенсиягә чыгарга 3 ел калган иде. Элек бит пенсиягә чыкканда соңгы елларны тикшерү тәртибе булган. Шулай итеп, әнкәм, гомер буе ирләр эше эшләсә дә, бик аз пенсия алды. Интегеп кассага җыйган акчалары да аз калды аның. Өй салырга хыялланган әниемнең теләге чынга ашмады. Ялгыз хатын нишләсен инде. Ләкин ул сынмады, бирешмәде.

Шул буын кешеләренең башыннан ниләр генә үтмәгән. Яшь буынга тынычлык телисе генә кала.

Х. ГАЛИЕВА.

Мөслим районы, Нарат Асты авылы.

Комментарии